Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

БӘХЕТЛЕ АБУНӘЧЕ: Юлия Мансурованың йортында хәзер Казан курчагы “яши”

Курчакны Юлия Илгиз кызы Казан кадәр Казаннан барып алган.

 “Гаилә һәм мәктәп”  журналы июнь санында игълан иткән “Языл һәм курчак от!” бәйгесенә нәтиҗә ясады.

Бәйге шартлары буенча, курчаклы булу өчен нибары “Гаилә һәм мәктәп”  журналының басма вариантына  икенче яртыеллыкка язылырга кирәк иде. 

Күпләрне ике җиңүчегә вәгъдә ителгән курчак кызыктыргандыр, мөгаен, чөнки ул гади түгел, ә “курчак уйнаучы галимә” – педагогика фәннәре кандидаты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доценты  Мәдинә Мәхмүтованың эксклюзив курчагы. 

Әлеге бәйгедә катнашып, үз бәхетен сынап караучылар арасында Актаныш районы вәкилләре дә бар. Аларның берсе -  “ТАТМЕДИА” АҖ  гамәлләштерүче  “Язылган өчен телевизор!” бәйгесендә даими катнашып, төрле бүләкләргә ия булган Юлия ханым Мансурова

Такталачык авылында яшәүче райондашыбыз бу юлы бәхетен “Гаилә һәм мәктәп”  журналы бәйгесендә дә сынап карарга булган:
- Бәйге тәмамланырга бер көн кала квитанция  күчерелмәсен күрсәтелгән адреска җибәрдем. Мәдинә ханым, аның курчаклары хакында ишетеп белә идем, “ә бәлки курчак миңа язгандыр!” дигән өмет белән бәйгедә катнаштым, - ди күз явын алырлык курчакны Казан кадәр Казаннан барып алган абунәчебез. 

Берничә тапкыр бүләк откан Юлия Илгиз кызы бу юлы  “ТАТМЕДИА” АҖ нең үзендә булып, «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхова белән аралашып, кадерле бүләкне Актанышка алып кайткан. 

Актаныш таңнары”ның кул арты җиңел булды. “ТАТМЕДИА” мине ярата! Мин чыннан да бәхетле абунәче. Өстәвенә, хәзер минем милли киемле үз курчагым бар,  – дип, сөенече белән уртаклашты Юлия Мансурова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев