Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

БОГАДЫДА КЕЧЕ АВЫЛ КӨННӘРЕ ДӘВАМ ИТӘ(фотолар)

Иске Богады авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре быелгы җәйдә аеруча тынгысыз. Төзекләндерүдән соң яңартылган мәдәният йорты ишек алдын, парк-аллеяларны һәрвакыт карап-чистартып торалар. Халыкның җәйге ялын кызыклы, мавыктыргыч һәм күңелле үткәрүне дә алмаксат итеп куйганнар.

-    Иске Богады авыл мәдәният йорты алдында “Чәй  кичәсе” уздырдык. Үзебезнең авыл урманнарында, яланнарда үсә торган шифалы үләннәрдән төрле чәйләр әзерләдек. Авылыбызның апалары, әниләр, дәү әниләр татар халык ашлары пешереп алып килгән иде, чәйләр белән бергә тәмле тәм-томнардан авыз иттек. Әни-әбиләребезнең яшь чагында уйнаган уеннарын искә төшердек, өлкәннәр белән оештырган уеннарга яшьләр дә кушылды. Бәйрәмгә Әҗәкүл авылы клубы директоры Илнур Могътазировны чакырган идек, ул үзенең дәртле, моңлы җырлары белән кичәбезне ямьләде. Татарча күмәк биюләрдә дә рәхәтләнеп биеде чәй бәйрәменә килүчеләр. Бәйрәм караңгы төшкәнче дәвам итте,- дип сөйләде мәдәният йорты директоры Әсфирә Хафизова. 

          Җирлектә кече авылларның халкы аеруча актив. 16 июльдә Солтангол авылында, 17 июльдә Югары Богадыда Кече авыл көне узды. Клуб мөдирләре Илфира Исламова белән Илсөяр Кирамовага әлеге бәйрәмне уздыруда бар авыл халкы ярдәм итте. 
        Яңа Җияш авылында Кече авыл көнен уздыруда авылның аксакалы Марсил Харисовның этәргече зур. Узган ел авыл халкы, иганәчеләр ярдәме белән клуб каршына Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә һәйкәл төзеп куйганнар иде.  Берочтан клуб түбәсе яңартылды, әлеге эшне башкаруда авылның уңган егетләренең берсе Рәфикъ Сәхабетдиновның ярдәменә барлык мәдәният хезмәткәрләре рәхмәт әйтә. Быел шушы мәйданда берничә буын очрашты. Төрле төбәкләргә таралган авылдашлар балалары, оныклары белән кайтып, истәлекләре белән уртаклаштылар. Изге сүз-теләкләр мулдан яңгырады, җырлар, биюләр-барысында да кунаклар актив катнашты.  Кайчандыр Яңа Җияштә башлангыч мәктәп тә булган, элекке укучылар үзләренә белем һәм тәрбия биргән укытучыларын хөрмәтләделәр.  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Робсон Мусин абыйсы Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Джон Мусин белән балачакта яшәп алган Яңа Җияштә дә, Иске Солтанголда да Кече авыл көннәрендә катнаштылар, әтиләре Мирзаәхмәт укытучы булып хезмәт куйган авыл халкы белән күрешү-аралашу ике як өчен дә истәлекле мизгелләр бүләк итте.  Яңа Җияштәге Кече авыл көнен оештыруда зур көч куйган клуб мөдире Эльмира Мирзахановага, Актанышта яшәүче Нәсим Заһертдинов һәм иганәче Рәфикъ Сәхабетдиновка олы рәхмәтләрен белдерде бәйрәмдә катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев