Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Богадыда- «Кичке уен»: 92 яшьлек Гыйлемҗан бабай белән 85 яшьлек Гөлсәвия апаны да биеттек (фотолар)

Иске Богады авыл җирлегендә ял кичләрен күңелле уздырырга халык өйрәнеп бетте.

Иске Богады авыл җирлегендә ял кичләрен күңелле уздырырга халык өйрәнеп бетте.

Мәдәният хезмәткәрләре Яңа Җияш, Югары Богады, Иске Солтангол, Каенлыкта авылдашларны, якташларны бергә җыйнап  программасына җырлы-биюле, милли уеннарыбыз кертелгән тамаша-очрашулар үткәргән иделәр. Менә әле 29 июльдә, шимбә көнне Иске Богадының үзендә "Кичке уен" узды. 

Иске Богадыда "Кичке уен" бөтен республикага танылган гармунчыларыбыз ансамбле- "Баламишкин" егетләренең чыгыш белән башланып китте. Районыбызның төрле авылларында яшәүче гармунчыларга Богады халкы да кушылды- кулларында сандугач уйната торган оста гармунчылар, җырчы кызлар-егетләр авыл урамнарын милли җыр-моңнарга күмделәр.

Әллә каян үзенә чакырып, күңелне иләсләндергән көйләр өйдә утырганнарны да урамга, капка төпләренә дәште. "Туйда тукмак та бии", дигәндәй, өлкәннәргә кадәр "Баламишкин"нарга кушылып аякларын язып, рәхәтләнеп биеде. Бигрәк тә авыл аксакалы 92 яшьлек Гыйлемҗан бабай белән 85 яшьлек Гөлсәвия апаның түгәрәк уртасына чыгып тыпырдавын халык аеруча яратты, сокланды, алкышларга күмде. Кунакчыл богадылылар тукталышларда кичке уенчыларны кайнар чәй, милли ризыклар белән сыйлады.

 Урамнардагы гармунчы-җырчылар йөрешеннән соң, очрашу мәдәният йорты алдындагы мәйданда дәвам итте. Директор Әсфирә Хафизова җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләре олысын- кечесен төрле кызыклы, мәзәк уеннарга дәште.

Апалар-җиңгиләр кыюланып бер-бер артлы көч сынашларда катнаштылар, җитезлек, булдыклылыкларын тагын бер кат авылдашларына күрсәттеләр.

Кичке уенда "Ачык микрофон" эшләде. "Ачык микрофон" һәр сәләтленең йөрәк авазын халыкка танытты- нәфис сүз, җырлар башкарырга теләүчеләр күңел байлыгы белән уртаклашты.  

"Халык "Кичке уен"ны бик яратты. Әле бүген дә урамда туктатып, я телефоннан шалтыратып безгә рәхмәт әйтәләр. Үзебез дә бу кадәр күңелле булыр дип көтмәгән идек. Барыбызга да "Кичке уен" нык ошады. Җирлек башлыгы Илсур Фәттахов ит белән тәэмин итте. Ахырдан һәркемне шул иттән пешерелгән пылау белән сыйладык", ди Әсфирә ханым.

Афәрин, богадылылар! Киләчәктә дә актив булып, берләшеп, матур итеп эшләгез, яшәгез, ял итегез. Сез моңа бик тә лаек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев