Актаныш

Бренд. Актанышка кәләпүшле, калфаклы яңа ел килә, бию елы!

2016 ел Актанышта бию елы булачак дигән хәбәр, район башлыгы призына бию бәйгесе үткәрү кызыксынулар да, сораулар да уятты. Район бию сәнгатенең үзәгендә кайнаучы, үзләре дә сәхнә тотучы мәдәният хезмәткәрләре белән түгәрәк өстәл артында райондашларыбызны кызыксындырган сорауларны күтәрдек - аралаштык та, бәхәсләштек тә, борчулы мәсьәләләрне чишү юлларын да фаразладык. Альбина...

2016 ел Актанышта бию елы булачак дигән хәбәр, район башлыгы призына бию бәйгесе үткәрү кызыксынулар да, сораулар да уятты. Район бию сәнгатенең үзәгендә кайнаучы, үзләре дә сәхнә тотучы мәдәният хезмәткәрләре белән түгәрәк өстәл артында райондашларыбызны кызыксындырган сорауларны күтәрдек - аралаштык та, бәхәсләштек тә, борчулы мәсьәләләрне чишү юлларын да фаразладык.
Альбина Гәрәева - район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлегенең баш белгече, Илиза Мөхәммәтова - район мәдәният йорты методисты, Инсан Хөсәенов - район мәдәният йорты балетмейстеры, Рәфидә Наҗарова - район мәдәният йорты методисты, Ләйсән Шәязданова - район сәнгать мәктәбе директоры, Луиза Шәйгәрданова - яшь белгеч, район мәдәният йорты биючесе әңгәмәдәшләрем.
- Сәнгать - Актанышны танытучы бренд, дибез. "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбленең ярты гасырлык тарихы бар, һәм ул хәзер дәүләт статусы алып, Актаныш данын еракларга тарата. Район башлыгы призына бию бәйгесе нинди максат белән үткәрелә?
А.Гәрәева:
- Электән үк районда мәдәният тармагы җитәкчеләрнең игьтибар үзәгендә булып, 60- 80 нче елларда үсеш кичергән. Җырчы-биючеләр төбәге буларак, Актанышның даны еракларга таралган.
Җитәкчеләр үзләре дә биегәннәр, җырлаганнар, театрда уйнаганнар, берсеннән-берсе уздырып мәһабәт мәдәният сарайлары төзеткәннәр, сәхнә киемнәре тектергәннәр, уен кораллары кайтартканнар, күренекле җырчылар, рәссамнар, композиторлар, язучылар белән дус булганнар, халыкны да алар белән очраштырып кичәләр, концертлар уздырганнар. Таләпчәнлек, талантларны кайтарту, җирлектә яшәтү, алар аша халыкны мәдәниятле итүгә зур көч куйганнар.
Хәзер популяр булган "Гәрәбә" ансамблен генә алыйк - анда шул вакытның активистлары - барысы да оста биючеләр, җырчылар, сәхнәдән курыкмыйча, сәхнәдә сөйләп, биеп, җырлап, уйнап үскән, чарланган, халык яраткан, эшләре, тормышлары белән хөрмәткә лаек шәхесләр, сәхнәнең ролен, көчен аңлаган җитәкчеләр.
Актанышта элек-электән күмәк биюләр традициядә иде. Аскы Актаныштагы иске клубның фойесында, өскә күчкәч киң, биек, зәвыклы зур фойеда биюләр, вальслар, краковяк, карабайлар… хәзерге вакытта Яңа ел төнендә Үзәк чыршы янындагы боз шәһәрчегендә 70 яшьлек өлкән кешенең дә, 2 яшьлек бәләкәчнең дә матур итеп татарча биюе - бу бит шаккатмалы матур куренеш!
И.Мөхәммәтова:
- "Агыйдел" ансамбленә юлдаш, район мәдәният йорты каршында яңа ансамбль кирәк. Яшь буынны үстереп, "Агыйдел" биючеләренә лаеклы алмаш әзерләү кирәк. Җәйге җыеннар вакытында авылларда сокланырлык талантларыбызның моңарчы сәхнә артында калганлыгына игътибар иттек. Менә кайда ул күмәк көч, халык көче, дәрте, рухы, милләтебезнең, авылларыбызның матурлыгы, тарихы, җирлекнең байлыгы, традициясе! Сөенечле тетрәнү булды безнең өчен.
Икенче яктан, бию бәйгесе, бию елы безгә шунысы белән дә кадерле: 2016 ел - "Агыйдел" ансамбленең юбилей елы. Аның яңа бинасы ремонтланып ачылса, бию бәйгесе дәвамлы булып, шушы ансамбльгә яшь биючеләр табып, укытып, үзебезгә кайтартып, башка милләт биюләре белән беррәттән, үзебезнең җирлек, Агыйдел, Сөн, Ык татарларына гына хас биюләрне булдырып, татар биюендә үзебезнең сүзебезне әйтә алсак иде.
Актанышта бишектән төшүгә бии башлыйлар, диләр. Яшьләр заманча биюләр белән кызыксына хәзер. Чит ил йогынтысына тартыла. Татар биюе күләгәдә кала. Шуңа йөрәк әрни. Республикада, Рәсәйдә җыр бәйгеләре күп. Ә бию буенча, бигрәк тә татар биюе буенча, бәйгеләр юк дәрәҗәсендә. Балалар бию коллективлары катнаша торганнары - "Йолдызлык", "Сандугач сайрар илем". ТР Мәдәният министрлыгы үткәргән "Шома бас" бию конкурсы бар.
А. Гәрәева:
- Әлфия Афзалова исемендәге төбәкара җыр бәйгесен оештырган вакытта да:"Җыр бәйгесе һәр районда бар. Бию бәйгесе оештырыгыз", - дигәннәр иде. Ә бездә бию бәйгеләре үткәрүнең традициясе бар. Район сәнгатенең бөтен жанрларын да яшәтүче бәйгеләребез бар. Бу бәйгеләр район мәдәният бүлеген Илфак Ибраһимов җитәкләгәндә башланып китте. Азат Закиров исемендәге бию бәйгесе 2000 елларда башланып, соңгы 4-5 елда туктап та торды. Ә быел без биючеләр бәйгесенең колачын киңәйттек. А.Закиров исемендәге бәйге Район башлыгы призына үткәрелүче бәйге составына керде.
Бәйге барышында җитәкчеләр ансамблен, коллектив биюләрне, аерым башкаручыларны көтәбез, җирлеккә генә хас бию алымнарын, матур татар көйләрен, фольклорын, легендаларын күрербез, бию куючыларның көчен сынарбыз дибез.
Үзебез дә әзерләнәбез. Район мәдәният хезмәткәрләреннән генә торган ансамбль көчен сынаячак, үзебез яраткан "Идел" ансамбленә (җитәкчесе Зөһрә Хәбибуллина, Актанышның 1 нче урта мәктәбе), гимназия, хастаханәнең кызлар ансамбльләренә өмет баглыйбыз, яңа ансамбльләр килеп чыгар дип көтәбез.
Иң-иңнәрне, җиңүчеләрне бер сәхнәдә, "Агыйдел" ансамбле белән бер концерт проектында, төзелеп беткән яңа концерт залларында күрергә хыялланабыз.
И. Хөсәенов:
- Һәр оешма-предприятиенең, һәр җирлекнең үзенә генә хас, горурлыгы булган бию ансамбльләре бар иде. Һәр ансамбльдә өч милләт - татар, рус, башкорт биюләре, хор өчен тектерелгән киемнәр булдырылды. Традицияне дәвам итеп биюче коллектив ансамбльләр бар. Аларда биючеләр алмаша, гореф-гадәтләр саклана. Үзебезнең районда булган биючеләрне барлап, стипендиат итеп укытып, үзебезгә кайтару кирәк. Биюче егет-кызларны үстерү өчен. "Агыйдел"дә техник яктан профессиональлек барлыкка килде дәүләт ансамбле статусы алгач. Эшкә кайткан яшьләрдән яңача алымнар, яңа бию куюлар көтәбез.
Р.Наҗарова:
- 2014 елда район үзешчән сәнгать коллективлары смотрының йомгаклау концертында 60 чыгышның 50 гә якыны бию булды. Авылларда бию куючыларыбыз эшләде. Миләүшә Мусина берьюлы 5 авылда 2шәр бию куярга мөмкин. Биюләре безнеңчә, Актанышча, милли колоритка бай була. Башка милләт биюләрен дә район үзенчәлекләрен искә алып куя. Бәйге аша бию коллективларын барлыкка китергәннән соң, бию кую осталарын барлау кирәк. Инсан Галимовичның, мәсәлән, Актанышта ярыша алырлык үз бию коллективлары бар. Киров авылы үзешчәннәре белән егерме биш ел эшли. Олылардан сигез пар.
И.Хөсәенов:
- Бию куючылар - мин, Ләйсән, Миләүшә генә урыннарда биюләр куеп өлгерә алмыйбыз. "Агыйдел" ансамблендә биюче яшьләребез ул яклап та үзләрен сынап карасыннар иде. Ринат Камалов Кировка барып, биюләр куеп матур өлге күрсәтте. Бию кую бик җаваплы эш. Сәхнәгә куйганчы чистартып эшләп бетерү кирәк.
БДИ бирү керде бит хәзер. Ата-аналарның, мәктәп директорларының балаларны биюгә йөртәселәре килми. Кич чыгарга ярамый, ә көндез дәрестән алырга рөхсәт ителми. Элек биеделәр дә, спорт чараларына да катнаштылар, имтиханнарны да яхшы билгеләренә тапшырдылар. Ата-аналар курыкмасын иде.
И.Мөхәммәтова:
- Урта яшьтәгеләрне дә, оешмаларда эшләүчеләрне дә ансамбльләргә тартырга иде. Хастаханәнең бию ансамбле егерме ел эшләп килә инде. Баш табиб булып эшләгән Котдус Ситдыйковтан башлап традиция саклана. Ансамбль хәзер республика югарылыгындагы бәйгеләрдә катнаша. "Наше время" бәйгесендә катнашып та җиңү яулап кайттылар. Биючеләр алышына, традиция саклана. Ансамбль белән 25 ел инде Инсан Галим улы шөгыльләнә. 1999 елларда смотр концертларында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең һәркайсы да хорга баса, берничә тавышка җырлый һәм үзләренең вокаль ансамбльләре, алып баручылары бар иде. Коммуналь хуҗалык та сигез пар белән биюләр әзерләп катнашты. Икмәк кабул итү пунктының да бию ансамбле бик көчле иде. Хәзер смотр концертларында балалар бакчалары, мәктәп коллективлары күбрәк катнаша.
А.Гәрәева:
- Җитәкчеләр куркып та каладыр бәлкем. Бер сәхнә костюмы тектерүнең иң гадие дә 5 мең сумга төшә, сыйфатлы һәм катлаулырак итеп тектерсәң 25 мең сумга баса. Нигезләмә буенча ике бию башкару кирәк. Курыкмасыннар иде. Киемнәрне алып та торырга була. Әйе, без проблемалы әйбергә тотындык. Республика югарылыгында эшләүче ансамблебез булгач, без монысын да эшләргә җаваплы. Үз сүзебезне әйтү, үз йөзебезне булдыру кирәк.
И.Хөсәенов:
-Мәдәният хезмәткәрләренең, җитәкчеләрнең урыннарда бергәләп эшләве кирәк моның өчен. Элек Казан концертларына хезмәт коллективларындагы ансамбльләр белән 13 автобус булып бара идек.
Л.Шәязданова:
- Безнең борчулы уйлар республика югарылыгындагы мәсьәлә. Саф татар районы буларак, милли гореф-гадәтләр, традицияләр бездә сакланып килә.
А.Гәрәева:
- Энгель Нәвап улы хакимият башлыгы булып эшләгәндә сәнгатьтәге бар традицияләрне дәвам итеп, "Агыйдел" ансамблен дәүләт ансамбле югарылыгына күтәрде. Район башлыгы призына бию бәйгесе игълан итү һәм яшь талантларны үстерү, 2016 елны районда бию елы дип игълан итү дә район башлыгы Фаил Мисбах улының милли традицияләрне дәвам итеп эш оештыруы.
Л.Шәязданова:
- Традицияләрне саклау ягыннан бүгенге көндә бик актуаль әлеге бәйге. Чөнки заман алга барган саен фольклор артта кала. Заман биюләре алга чыга, музыкасы да балаларны җәлеп итә. Бию куям, дисәң, безнең матур милли бию көйләре дә юк бит әле! Композиторларыбыз бу хакта да уйлансыннар иде. Шуңа да быел бәйгегә башка милләт биюләрен куюны да керттек.
И.Хөсәенов:
- Биючеләрне һөнәри яктан әзерләү дигән идем. Яшь биючебез Луиза Шәйгәрданова читтән торып укыса, Аделина Егорова, Зәринә Габидинова стипендиатларыбыз, укуларын тәмамлап, үзебезгә эшкә кайтачаклар.
Л.Шәйгәрданова:
- Сәфәр авылы - биючеләр ягы. Кечкенәдән биеп үстем. Остазыбыз Роза Идрисова сәфәрлеләрне, кировлыларны кече яшьтән һөнәри югарылыкта биергә өйрәтә, сәнгать мәктәбе филиалында эшли ул. Станокларда эшли башлагач, күп бала авырлыкка түзә алмый китә. Егетләр җыю да проблема. Яшьләр спортка тартыла. Спортта мобиль булу соралса, биюдә бердәм, күмәк көч куеп шөгыльләнергә кирәк.
А.Гәрәева:
- Яшьләр хип-хопка тартыла. Татар биюенә кечкенәдән өйрәтү, аңа мәхәббәт тәрбияләү зарури бүген. Үзебез дә кечкенәдән биеп үстек. Күмәк биюләрне кабаттан яңартуда сәхнә бар, ә менә репетицияләр ясау, әзерләнү өчен урыннар юк. Биюнең төрле формалары булырга тиеш. Бию бәйгесе форматында да, кичке уеннар, җыеннар рәвешендә дә, төрле түгәрәкләр формасында да. Авылларда мәдәният йортлары төзекләндерелә, күмәк биюләргә әзерләнү өчен дә мөмкинлекләр арта.
- Яшьләр спортка тартыла дидек. Бүген һәркем сәламәт яшәү рәвеше алып баруны үзенә максат итеп куя. Бию сәнгатенең рухи сәламәтлек өчен зарури икәнен аңлату кирәктер безгә, бәлкем...
А.Гәрәева:
- Әйе, спорт - күмәк көч, ул - сәламәтлек чыганагы, яшәү рәвеше. Актаныш кешесенең сәнгать җанлы булуын, җырламый, биеми тора алмавын да искә алу кирәк, ул аның, чыннан да, рухи сәламәтлеген ныгыта. Сәнгать - Актаныш бренды, дибез. Актанышның үзенчәлекле биюләрен, жырларын, мәдәниятен саклыйбыз дисәк, мәдәнияткә дә күмәк көч туплау кирәк. Җитәкчеләрдән күп көч, осталык, өстәмә энергия, чыгым да таләп итә ул. Андый чагыштыру китерсәк, кызыклы фактлар, традициягә әйләнгән матур гадәтләребез дә бар.
Л.Шәязданова:
- Биергә теләүчеләр төрле формада килә. Сәхнәгә туры килмисең дип, кире борырга безнең хакыбыз юк. Спорттагы кебек, аның белән шөгыльләнү, гәүдә сыгылмалылыгына ирешү кирәк. Бию дә бит спортның сәнгатьчә үсеш алган бер төре. Репетицияләр, төрле күнекмәләр вакытында мускуллар эшли, тонус күтәрелә. Чөнки форманы саклау өчен мускулларны тонуста тоту кирәк. Кеше хәзер аз хәрәкәтләнә. Көнозын компьютер артында утыра. Физик хезмәт башкаручы да көнозын билгеле бер хәрәкәтләр башкара. Бар мускуллары да эшли дип әйтеп булмый. Ә инде биергә теләгән кеше белән махсус шөгыльләнә башласаң, аның белән коврикта да эшлисең, сикерү, йөгерү өлешләрен дә кертәсең. Үз методикасы бар.
А.Гәрәева:
- Спорт һәм мәдәният. Икесе дә районның, республиканың данын еракларга тарата, үз йөзебезне билгели.
Л.Шәязданова:
- Музыкага милләтеңне ярату, миллилек тә салынган. Музыка аша күңелгә үтеп керәсең. Кешедә рухи байлык тәрбияләнә. Биегән кешедә баш-кул-аяк өчесе өч ритмда эшли, акыл үсешенә уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, татарның гореф-гадәтенә таянып бию куябыз ди, яшьләр ул яктан да татар милләтенең тарихын, традицияләрен белеп кала. Һөнәрле үлмәс, диләр. Өстәмә һөнәрең дә була. Бию сәнгатен үстереп, түгәрәкләр дә ачарга мөмкинсең. Укучыларым шул рәвешле бию мәктәпләре ачып җибәрделәр, бизнесменга әйләнделәр.
- Бию бәйгесе дәвамлы булачакмы? Җиңүчеләр белән өстәмә шөгыльләнү, мастер-класс үткәрү үрнәкләре каралганмы?
Л.Шәязданова:
- Сәнгать мәктәбендә татар биюе буенча район семинары оештырырга җыенабыз. Бию куяр өчен, иң элек, татарның гореф-гадәтләрен белергә кирәк. Бию куючыларны да өйрәтү, билгеле бер үрнәкләр күрсәтү кирәк.
А.Гәрәева:
- "Сәләт" лагере базасында исемнәре брендка әйләнгән биючеләрне чакыру, алар катнашында мастер-класслар үткәрү ниятебез бар.
И.Хөсәенов:
- Иң мөһиме - биюченең үзенең теләге булырга тиеш. Егет-кызларга үзеңнең туенда гөрләтеп биерсең дим. Мәҗлесләргә йөрибез, күп вакыт кияү дә, килен дә бии белми. Шулай бервакыт яныма бер абзый килде. Зинһар, 4-5 бию хәрәкәте өйрәт әле, ди. Нәрсә булды, дим. Улым өйләнә, кода булып барам, ди. Дүрт көн дәвамында бию күнекмәләре өйрәнде, туйдан кайткач, килеп рәхмәт әйтте.
Биюдә егетләр аз, дидек. Бар нәрсә акчага кайтып кала. Егетләрдән ишеткән бар, без килдек, ди, безгә нәрсә була аның өчен, диләр. Электән фанатлар күп иде. Килеп, биеп, аралашып, бер-берсе белән дуслашып, гаилә дусларына әйләнәләр иде.
- Һөнәри югарылыкта бию куючылар җитми дидек. Актаныш традицияләрен дәвам итү өчен кемнәрдән үрнәк алырга, кемгә тиңләшергә?
И.Мөхәммәтова:
-Азат абый Закировка тукталыр идем беренче. Чын мәгънәсендә Актаныш чәчәне ул. Үзлегеннән гармунда, тальянда уйнарга өйрәнгән. Үзлегеннән биергә, җырларга өйрәнгән. Вокаль ансамбльләрдә аерым тавыш белән җырлый. Фикерләү сәләте дә икенче төрле. Нинди генә чара булса да, кереп, фикерләре белән уртаклаша, киңәш-табыш итә. Җансыз бию куя күрмәгез, ди.
А.Гәрәева:
- Азат абый "Агыйдел" ансамбленең беренче балетмейстеры, биюләрне сәхнәгә куючы булды. "Кияү көткәндә", "Аулак өй" кебек күләмле композицияләр туды. Ул куйган "Җизнәкәй" биюе дистә еллар дәвамында сәхнә тотты, Мәскәүгә кадәр барды. 1969 елның декабрендә "Агыйдел" ансамбленә халык ансамбле дигән исем бирелде. Илгиз Ганиев ансамбльнең беренче сәнгать җитәкчесе булды. Башкортстанның атказанган артисты Рим Бакиров сәхнәгә куйган "Казан сөлгесе" биюе 1976 елда Бөтенроссия лауреаты исеменә лаек була. Ул куйган "Уңыш бәйрәме", "Гөлнәзирә", "Яшь йөрәкләр" биюләре дә ансамбльнең алтын фондына кереп калды.
Л.Шәязданова:
-1983 елда район сәнгать мәктәбенә эшкә кайттым. Бию түгәрәге ачарга иде дип, район мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Казбек Каюм улы Әдһәмов янына кердем. Мәктәпләргә барып, беренче сыйныф балаларын сайлап алган идем. Шул буын биючеләрдән Илдар Галиев, Алгиз Фәйзуллин Казан бию ансамблендә бииләр. Ә Зөһрә Хәбибуллина, укытучы һөнәрен сайласа да, Актанышның 1 нче мәктәбендә "Идел" бию ансамблен җитәкли. Шул елларда район мәдәният йортына Инсан Хөсәенов, Фаяз Әминов, Таһир Фатыйхов эшкә кайтты. Фаязның педагогик сәләтен күреп, үзем бала ялына киткәндә, Илгиз абый Ганиевка тәкъдим иттем. Шул вакыттан сәнгать мәктәбендә ничә буын биючеләр тәрбияләдек! Аның "Бәхетле балачак", минем "Ләйсән" бию ансамбльләрем республика бәйгеләрендә гел призлы урыннар яулады. Аннан Лилия Фәтхуллинаның үз бию төркеме барлыкка килде.
- Бию елы чараларга бай булачакмы?
А.Гәрәева:
- Бию елы район башлыгы призына биючеләр бәйгесе белән башланып китеп, истәлекле матур очрашуларга, юбилейларга бай булыр дип өметләнәбез. Гыйнвар аенда "Агыйдел" җыр һәм бию ансамблендә озак еллар балетмейстер булучы Инсан Хөсәеновның иҗат-юбилей кичәсе. Казанга "Агыйдел" ансамбленең концерт белән баруы, ансамбльнең МТС бистәсендә үз бинасын ачу тантанасы, анда куелачак матур программалар, Казан ансамблендә, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләүче, үзебезнең җирлектән чыккан данлыклы оста биючеләр белән иҗади очрашулар, балаларга яңа бию студияләре ачу, Татарстанның һәм Башкортстанның атаклы бию коллективларының концертларын карау, мастер класслар үткәрү - һәммәсенә дә җитешәсе, өлгерәсе килә.
- Хәерле сәгатьтә! Фестиваль дәшә, районыбызның бию сәхнәләре дәшә!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: