Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Бөтендөнья Татар Конгрессы” Халыкара Берлеге Илдус Һаруновны тальян гармун белән бүләкләде

Бүген башкалабыз Казанда Иске Сәфәр мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Баламишкин” гармунчылар ансамбле (җитәкчесе Һарунов Илдус Һади улы ) Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья Татар Конгрессы тарафыннан татар моңын югалтмауда, элеккеге гармун тавышын, шулай ук элеккеге гореф гадәтләрне кайтаруда зур хезмәт куйганнары өчен кулдан эшләнгән тальян гармун белән бүләкләнде.

- Иң беренче чиратта, безнең хезмәтебезне, тырышлыгыбызны күрә белгән район житәкчелегенә, районыбызның мәдәният бүлегенә һәм дә инде Республика Мәдәният министрлыгына, “Бөтендөнья Татар Конгрессы” Халыкара Берлегенә чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез!,- ди Иске Сәфәр мәдәният йорты җитәкчесе Илдус Һарунов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев