Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Китап» радиосының «Мин матурлык эзлим» автомарафоны Мари Суыксуы авылына килде (фото һәм видео)

Бүген Мари суыксуы авылында бүген әлеге минутларда матур бәйрәм гөрли - «Китап» радиосының «Мин матурлык эзлим» автомарафоны мәктәп ишегалдындагы мәйданда җырлы-биюле, нәфис сүзле-шигъриятле кичә оештырды.

            "Мин матурлык эзлим" автомарафонын проектның продюсеры Лилия Кадыйрова башлап җибәрде. Беренче булып сәхнәне ул хуҗаларга тапшырды.

               Мари Суыксуының кечкенә генә малайлары, аннан соң укучы кызлар дәртле милли биюләрен башкарды. Авыл халкы да, башкала кунаклары да авларның чыгышын яратып кабул итте, алкышларга күмде.

Валерий Әхмәтҗановның мари һәм татар телләрендә җырлавын да сагынган авылдашлары. Аннан Татар Суыксуының "Асылъяр" халык ансамбле "Кызыл олау" бәйрәмен күрсәтте. 

              "Китап" радиосы эфирларында даими иҗатлары яңгырап торган артистларны да халык әллә каян танып алды. "Ярты сәгать элек кенә радиодан шушы җырны тыңлап килгән идем. Хәзер үзе каршыма чыгып җырлый", ди көлеп тә, гаҗәпләнеп тә минем яндагы концерт караучы абый. Алинә Әхмәтшинаны әйтүе икән.

Алинә заманчалары  белән ретро җырлар башкарды.

Лилиянең шигырь сөйләвен Рүзәл Зыятдиновны баян көйләре озата барды, Рүзәлнең баянда попурри уйнавын да яратты Мари Суыксуы тамашачысы.

Моннан дүрт ел элек шушы якларга гастрольгә килгән Фәрит Низамиевны да онытмаганнар. Фәритнең җырларына рәхәтләнеп кушылдылар, кыюраклар биеп тә күңел ачты.

               "Мин матурлык эзлим" автотурының Актаныш районына икенче тапкыр килүе. 28 августта Чаллы шәһәрендә быелгы җәйге турның соңгы концерты көтелә. 

                Проектның төп максаты- "Китап" радиосын популярлаштыру, Татарстан республикасында туган телләрдәге милли әдәбиятны, шигъриятне, татар җырын, фольклорны пропагандалау. Проект Татарстан Респпубликасындагы туган телләрне үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев