Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район мәдәният хезмәткәрләре конференциясеннән: Без- эштән өйгә түгел, ә өйдән эшкә ташучылар (фото һәм видео)

Бүген районыбызның мәдәният хезмәткәрләре 2021-2022 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясады. Конференция яңа гына модернизацияләнгән үзәк китапханә эшчәнлеге белән танышудан башланды.

              Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов һәм район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Дилбәр Әнвәрова китапханәнең һәр бүлеге белән танышты.

Интерактив аралашу, электрон хезмәтләндерү һәм цифрлы эшчәнлек җитәкчеләрне таң калдырды.

Россия Федерациясенең "Мәдәният" милли проекты кысаларында яңарган китапханәгә йөрүчеләр саны кыска гына вакыт эчендә күзгә күренеп арткан. Электрон элемтә чаралары хакимлек иткән заманда китапка мәхәббәтне саклап калу, балаларны, яшьләрне китап укырга җәлеп итү җиңел түгел. Бу проблема ил күләмендә менә шушы рәвешле хәл ителә. 

             Китапханәләр системасы директоры Гөлназ Әхмәдишина заманча китапханәнең мөмкинлекләре турында конференция барышында да телгә алды. Хөрмәтле райондашлар, авылыбызның китап дөньясына сез дә тизрәк килегез, балаларыгыз белән бергәләп белем илендә гыйлем туплап, ял итеп китегез. Бу хакта Ленар Рафак улы да залдагыларга искәртте. 


               Районыбыз артистлары өлкәнәя дип борчыласы түгел икән лә. Моны мәгариф хезмәткәрләренең еллык эшчәнлеге турында хисап тоткан район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге башлыгы Назил Латыйпов та үз чыгышында ассызыклады. Кунаклар китапханәдән чыгуга аларны Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сарае алдын себерүче артистлар каршылады. Олы яшьтәге мәдәният хезмәткәрләре яшьләребез белән тандемда театральләштерелгән тамаша күрсәтте.

Фойеда исә татар мәдәни югары культурасы үсеше тәкъдим ителде.

                 Конференциядә трибунага күтәрелгән җитәкчеләр үз юнәлешләре буенча башкарылган эшләр турында сөйләгәннән соң проблемаларны чишүдә район җитәкчелегеннән ярдәм сорады.

                      Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Әхмәдишина үзәкләштерелгән китапханәләр системасына керми калган авыл китапханәләрнең бүгенге эш мөмкинлекләренең гаять чикләнүен әйтте. 

                     Район сәнгать мәктәбе директоры Айгиз Мәгъдәнов мәктәпнең үзенә яңа бина кирәклеген күтәрде, авылдагы филиалларны да саклау мөһим. Муниципаль район театры җитәкчесе Алсу Хуҗина исә театрга бинага кадәр берәр бүлмә бирсәләр дә канәгать икәнлеген әйтте. Алсу ханым шулай ук райондагы халык һәм үзешчән театрларның финанс ягы авыр булуын җиткерде. Ә барлык мәдәният хезмәткәрләренең уртак һәм йөрәгендә йөрткән фикере Шәбезбаш авылы клубы директоры Рәмилә Хамматуллина чыгышында яңгырады: "Без- эштән өйгә түгел, ә өйдән эшкә ташучылар!",-диде лаеклы ялга чккач Иске Кормаш мәдәният йорты директорлыгыннан кече авылга эшкә киткән Рәмилә апа. Тәҗрибәле мәдәният хезмәткәре авылдагы һәр кешенең сәләтен уята, аларның яшәешен ямьле, гамьле итүдә бар көчен куя. Әлбәттә, ул ялгыз түгел. Башка җирлекләрнең мәдәният хезмәткәрләре белән нинди генә кичәләр, бәйрәмнәр узмый Шәбезбашта. Авыл яшьләре белән телевидение тапшыруына кадәр төшереп ясыйлар алар. Мәдәният хезмәткәренең төп миссиясе дә һәр авыл кешесенә барып җитү, аның рухын күтәрү, тормышына дәрт-дәрман өстәү бит. Телеграмм-каналда, башка социаль челтәрләрдә Шәбезбаш клубының тормышы көн саен яктыртыла, без дә аларны күзтеп барабыз, яңалыкларын тагы да күбрәк райондашлар, республика, илебездә күрсен, танышсын өчен үзебезнең ресурсларда кулланабыз.

          Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина авылның мәдәният дөньясында кайнап яши. Бүгенге чыгышында ул авылдашлары белән төрле бәйгеләргә барулары, андагы уңышлары турында сөенеп сөйләде. 

            Район башлыгы Ленар Зарипов һәр чыгышны игътибар белән тыңлап баруын, күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итәргә кирәклеген, моның өчен федераль программалар аша финанслар җәлеп итү артыннан эш башлануын хәбәр итте. Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәтен югары бәяләп рәхмәт белдерде. 

               Мәгариф хезмәткәрләреннән кала районыбызның мәдәният коллективы иң зур команда. Сәнгать җанлы райондашларыбызның Актанышта гына түгел, республикада данлы исеме бар. Районыбызда үткәрелгән бер генә чара да мәдәният хезмәткәрләреннән башка узмый. Бүгенге конференция ахырында алдынгыларга, төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңүчеләргә, тырыш хезмәт куйган мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. 


 Тиздән әлеге язма фото һәм видеолар белән тулыланачак.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев