Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якташыбыз Татарстан АССРның атказанган артисты Хәнәви Хәмзә улы Шәйдуллинның тууына 85 ел

Хәнәви Шәйдуллин 1938 елның 15 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Табанлыкүл авылында туа.

Мәктәптә уку елларында ул авыл үзешчәннәре оештырган концертларда катнаша. 1955 елның мартында Казанда республика үзешчән сәнгать смотрында катнаша. 1961 ел башында аларның авылына композитор Исмай Шәмсетдинов җитәкчелегендәге Татарстан радиосы һәм Татар дәүләт филармониясе вәкилләре җыр яздырырга килә. Концертта Хәнәви Шәйдуллин да чыгыш ясый.
 

Филармониянең лекторий бүлеге сәнгать җитәкчесе Айсылу Мусина аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен оештырылачак җырчылар конкурсына чакыра. Ул шул ук елны Казанга килеп әлеге зур конкурста катнаша һәм ансамбльгә хор артисты итеп кабул ителә. Нота белеме белән дә Хәнәви беренче тапкыр шунда таныша, күмәк җырлау кагыйдәләрен дә шунда үзләштерә. Ансамбль коллективы белән ул Башкортстан, Урал, Себер якларында чыгыш ясый. 1964 елда «Сәхнәдә яшьләр» исемле концертларда җырчылар: Зәйтүнә Әхтәмова, Шамил Әхмәтҗанов, Флера Әгъләмова, баянчылар: Гали Җәмлиханов, Насих Вильданов, Фаил Исхаков, Владимир Федотов, алып баручылар: Мәрзия Вәлиева, Әзәл Яһүдин һ. б. белән бергә чыгыш ясый.
 

1965 елда Казан музыка училищесына укырга керүе, аңа иҗади яктан үсәргә яңа дәрт һәм көч өсти. Анда җырчының тавышы тагын да камилләшә, репертуары байый. Мәшһүр җырчылар иҗатын өйрәнү, төрле композиторларның әсәрләре белән танышу аның иҗади офыгын тагын да киңәйтә.Укуын тәмамлагач, бераз вакыт Минзәлә театрында эшләгәч, ул яңадан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә кайта. Ул биредә Таһир Якупов, Шамил Әхмәтҗанов, Нәфисә Василова һәм башкалар белән бергә эшли. 1975 елда филармониянең эстрада бүлегенә күчә. Биредә Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Рабига Сибгатуллина һәм башка танылган җырчылар белән бергә чыгыш ясый.

Филармониядә эшләү дәверендә аңа күп композиторлар белән очрашырга, аларның эстрада өчен язган җырларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шулай ук «Әллүки», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Айзар-генәем, гөлзар-генәем», «Зимагурлар җыры», «Ай, дубыр-дубая», «Тары җире, киндер җире», «Гөлнәзирә», «Бөрьян егетләре» кебек татар халык җырлары аның репертуарында урын ала. Ул үзенең иҗат төркеме белән илебезнең бик күп төбәкләрендә, шәһәрләрендә, авылларында була.Үзенә генә хас кабатланмас, моңлы, матур тавышы, сәхнәдәге ягымлылыгы белән тамашачы мәхәббәтен яулый.

 

Җырчы репертуарындагы бик күп җырлар радио-телевидениенең алтын фондына керә. 2001 елның 26 сентябрендә вафат була, Казанда Яңа Татар зиратында җирләнә. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры.ви Шәйдуллин баянчы Кирам Сатиев белән. 80 нче еллар Х.Шәйдуллин уртада беренче рәттә. Түбән Кама. 1998 ел.   ---

Татар дәүләт филармониясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев