Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген Түбән Яхшыйда төзекләндерүдән соң авыл клубы ачылды

Бүген Түбән Яхшыйда төзекләндерүдән соң авыл клубы ачылды. Мәдәният үзәген тантаналы ачуда район башлыгы Ленар Зарипов катнашты.

Күптәннән ташландык хәлгә килеп җиткән клубны шушы авылда туып-үскән Ильяс Мирзаяновның финанс ярдәме белән төзекләндерелә. Шулай ук башка авылдашлар да читтә калмый, һәркем кулыннан килгәнчә мәдәният учагын яңадан сафка бастыруда тырышлык куя. 

Бүген күмәк көч белән төзекләндерелгән бина тантаналы төстә ачылды. Клуб авылдашларга күңелләрен ачу, яңа хезмәт уңышларына дәртләндерү, бергәләп аралашу урыны булып торсын иде, ишекләре һәрвакыт ачык булсын!

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев