Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

БУЛГАННАН БАР ДА БУЛА: Киров халык театры Учалыны да таң калдырып кайтты

Киров халык театры Башкортстанның Учалы шәһәрендә үткән “Алтын тирмә” регионара фестивалендә катнашып, бик тә күңелле хатирәләр, шатлыклы хәбәрләр белән кайтты. 40ка якын театр арасында 3 нче урынны яулаганнар. Энҗе Сибгатуллина “Иң яхшы хатын-кыз образы” номинациясендә бүләкләнгән. Әлеге зур бәйге-фестивальдә алар Киров авылы исеменнән генә түгел, ә Актанышыбызның, хәтта Татарстаныбызның данын яклап, бик уңышлы чыгыш ясадылар.

Катнашучы коллективларның географиясе бик киң: Мәскәү, Чиләбе, Ульяновск, Оренбург шәһәрләреннән, Курганнан, Башкортстан, Мари-эль, Татарстан республикаларыннан җыелганнар. Жюри әгъзалары Мәскәүдән килгән. Кировлылар Туфан Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу” спектакле белән катнаштылар. Матди чыгымнарны район җитәкчелеге, авыл җирлеге ярдәме белән хәл иткәннәр. 

– Башка республикага барып чыгыш ясау кыенрак булыр дип уйлаган идек, киресенчә, безне анда бик җылы кабул иттеләр. Фестивальне оештыручылар белән бергә, Учалы шәһәре мэры һәм шәһәр Советы рәисе каршы алды, – диде Киров авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Гафуров. 

Кировлыларның уйнау осталыклары турында без инде яхшы беләбез. Шулай да, чит республикага барып, бөтенләй таныш түгел коллективлар белән сәхнәдә көч сынашу артистларыбызны башта куркытыбрак та куйган. Ләкин бу курку озакка бармаган. 

– Фестивальне оештыручылар безгә бик яхшы мөгамәлә күрсәттеләр. Барысы да ачык йөзле. Монда үзеңне өеңдәге кебек хис итәсең. Башкортстанның гүзәл табигатен, Урал тауларын күреп хозурланып кайттык, – дип, хатирәләре белән уртаклаштылар Киров артистлары.

Реклама

– Киләчәктә дә коллективка уңышлар телим, тагын да зуррак әсәрләргә алынып, тагын да зуррак уңышларга ирешсеннәр, тамашачыны сөендерсеннәр. Мәскәүгә кадәр барып уйнарга язсын, дигән максатлар белән яшибез, – диде “Актаныш” агрофирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе Илфак Гаянов. 

– Башкортларның уйнаулары да, сайлаган әсәрләре дә үзенчәлекле. Һәрбер милләтнең милли төсмерләре, гореф-гадәтләре сәхнәдә чагылыш таба. Моңа кадәр Башкортстанның Уфа, Дүртөйле шәһәрләре белән иҗади элемтәләребез бар иде. Агыйдел шәһәренең халык театры артистлары белән дә якынайдык. Мондый бәйгеләр ешрак үткәрелсен, авылларның театр коллективларына бу хакта хәбәр итеп торсыннар иде, – ди спектакльнең режиссеры Алсу Хуҗина.

Киров авылы халкы мәдәниятне бик ярата. Озак еллар сәхнәдән төшмәгән Фәнил Гарипов һәм Фәндәрия Галләмова яшьләрне үзләре янына чакырдылар. 

Фәндәрия Галләмова: 
– 1984 елда килгән идем коллективка. 1985 елда Сәет Шәкүровның “Туган туфрак” әсәре белән халык театры исемен алдык. Шуннан бирле сәхнәдән төшкән юк. Яшьләребезгә дә шундый ук активлык телим, – диде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев