Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Быелгы театр айлыгында Пучы халык театры Исламия Мәхмүтованың «Мәхәббәт чишмәсе» әсәрен сәхнәләштерә

Районыбыз Яңа елның театр аена аяк басты. Авыл җирлекләрендәге мәдәният йортлары кичләрен аеруча гөрләп тора хәзер. Күңелләре белән театр сәнгатенә тартылган, сәхнәгә гашыйк төрле һөнәр ияләре мәдәният йортларында, клубларда яңа спектакль сәхнәләштерү белән мәшгуль.

              Пучы авылында эшләп килүче "Ихлас" халык театры коллективы бу көннәрдә Исламия Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" әсәре буенча репетиция ясый.

Спектакльнең режиссеры-  Әлфия Авзалова исемендәге җыр конкурсы,  "ТАНТАНА" театр премиясе лауреаты, Дамир Сираҗиев премиясе иясе Ленар Миңнемуллин.

Бу хакта безгә мәдәният йорты директоры Илгина Нуретдинова хәбәр итте.  "Тиздән спектакльне авылдашларга тәкъдим итәчәкбез", диде Ильгина ханым.

             Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүче һәммә райондашларга, авылдашларга уңышлар телибез.  Сезнең иҗат җимешләрегезне Актаныш сәхнәсендә көтәбез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев