Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Быелгы "Йолдызлык"та 2 меңнән артык бала катнашты, 349 чыгыш лауреат, дипломант исеменә лаек булды

Күзләре очкын чәчеп, дәртләнеп, табаннарыннан ут чәчеп биегән укучылар, яңгыравык тавыш белән хис-тойгыларын җырга салган кыз-егетләр Актанышның сәнгать дөньясының киңлеген, байлыгын күрсәтте.

  Бу көннәрдә районыбыз "Созвездие-Йолдызлык- 2022" фестивале рухы белән яши. 

      Быелгы “Йолдызлык”та 2 меңнән артык бала чыгыш ясавы турында хәбәр иткән идек.

Урыннарда узган беренче турдан район сайлап алу этабында 349 чыгыш кабат бәяләнеп бәйгенең дипломантлары, лауреатлары ачыкланды.

Аларның иң-иңнәре районның зур сәхнәсендә иҗатларын тәкъдим итте. 

           Авыл мәктәпләреннән 61 укучы "Ялгыз җыр" номинациясендә татар,  рус, инглиз телендә чыгыш ясады. Туган телебезне хөрмәт итү, туган илгә мәхәббәт, дуслык темасына җырлар сайланган.  Елдан-ел конкурсның масштабы киңәя, укучыларның башкару осталыгы арта, яңалыкка омтылу күзәтелә. Мари Суыксуы, Пучы, Киров мәктәпләре бу номинацияләргә яхшы әзерлекле булулары белән аерылып тора.


          "Вокаль ансамбль" номинациясе буенча  Чуракай, Пучы, Сәфәр, Аккүз, Татар Ямалысы мәктәпләре иң яхшылар рәтендә. Фестивальгә тәкъдим ителгән чыгышлар арасында ике тавышка җырлау элементларын да булу мактауга лаек.

Нигезләмә буенча да вокаль чыгышлар тавышларга бүленергә тиеш иде.

Бу хакта фестиваль хәрәкәтенә анализ ясаганда башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева билгеләп үтте.

Яңа Әлем, Богады мәктәпләренә белгечләр белән эшләргә киңәш ителде. 

Реклама

      "Йолдызлык" сәхнәсендә Актаныш гимназиясе, кадет-интернат мәктәбе инструменталь ансамбль чыгышларын тәкъдим итте.

Мари Суыксуы укучылары милли уен коралы- тумырда уйнады. Фестивальне оештыручылар башка мәктәпләргә дә инструменталь ансамбльләр булдыру бурычын куйды. Ансамбль кашыкчылар номерына әйләнеп калмасын иде, дигән тәкъдим җиткерелде. 


            Әзерләнгән чыгышларның сыйфаты, номерларның күптөрлелеге- "Йолдызлык"ка әзерләнгәндә балаларның, педагогларның, әти-әниләрнең күп хезмәт куюы турында сөйли. Яңа сәхнә костюмнарын тектерү коллективларның мәдәният, сәнгать белән кызыксынулары, яңалыкларга битараф булмаулары турында сөйли.


                Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов укучыларның әзерлеген, сәхнәдәге чыгышларын, талантларын югары бәяләде.

Яшь җырчы-биючеләрнең, нәфис сүз осталарының чыгышларын "Йолдызлык" сәхнәсендә генә калдырмыйча районда, күрше-тирә төбәкләрдә, республикада таныту кирәклеген әйтте.

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында җиңүчеләр: 

I урын- Мари Суыксуы,
II урын- Чуракай һәм Татар Ямалысы;
III урында- Теләкәй, Яңа Әлем мәктәпләре.

Аккүз, Богады, Байсар, Иске Кормаш мәктәпләре- уңышлы чыгыш ясаучылар.

Урта гомуми белем бирү мәктәпләре буенча җиңүчеләр:
I урында- Пучы гомуми белем бирү мәктәбе, кадет- интернат мәктәбе;
II урында- Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе;
III урында- Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе;
Уңышлы чыгыш ясаучы- Татар Суыксуы мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев