Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәйге: “Әдәби герой музее”

Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, Актаныш үзәк балалар китапханәсе китап укучы балаларны "Әдәби герой музее"дигән исемдәге республика бәйгесендә катнашырга чакыра. Республика балалар иҗат бәйгесе шартнамәсе "Әдәби герой музее" республика балалар иҗат бәйгесе 2016 елның 1 гыйнварыннан 1 ноябренә кадәр ике номинациядә уздырыла. "Г.Тукай әкиятләре - илһам чыганагы"...

Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, Актаныш үзәк балалар китапханәсе китап укучы балаларны "Әдәби герой музее"дигән исемдәге республика бәйгесендә катнашырга чакыра.
Республика балалар иҗат бәйгесе шартнамәсе
"Әдәби герой музее" республика балалар иҗат бәйгесе 2016 елның 1 гыйнварыннан 1 ноябренә кадәр ике номинациядә уздырыла.
"Г.Тукай әкиятләре - илһам чыганагы" номинациясе буенча эшләрне Актаныш балалар китапханәсенә 20 марттан да соңга калмый тапшыру кирәк.
"Минем яраткан әдәби героем" номинациясе буенча әзер эшләрне 20 октябрьдән дә соңга калмый Актаныш балалар китапханәсенә тапшырырга.
Конкурс ике этапта уздырыла.
I этап - Актаныш балалар китапханәсе каршында төзелгән оештыру комитеты тарафыннан кабул ителгән эшләрдән күргәзмәлекләр төзү, урыннар чыгару һәм иң яхшыларын сайлап алып икенче этап - Республика балалар китапханәсенә җибәрү.
Конкурста III-IV сыйныф һәм V-VI сыйныф укучылары катнаша.
Катнашучы һәр бала Актаныш балалар китапханәсенә түбәндәге эшләрен тапшыра:
- Г.Тукай әсәрләреннән иллюстрацияләнгән кул эше;
- Яраткан әдәби геройларны тасвирлаган кул эше (мәсәлән, әдәби геройныкы булган алсу чәчәк, Золушканың аяк киеме һ.б.).
Кул эшләре аппликация, оригами, квиллинг, бисер белән, үрү, чигү, макраме һ.б. ысуллар белән төрле материал кулланып (кәгазь, тукыма, балчык, агач, тозлы камыр һ.б.) эшләнергә мөмкин.
Кул эшенең эчтәлеге конкурсның темасын чагылдырырга тиеш.
Катнашучы бер генә эш тәкъдим итә ала.
Бәйгедә катнашкан һәр кул эшендә шагыйрьнең кайсы әсәре буенча эшләнүе, конкурста катнашучының исем-фамилиясе, яше, ничәнче сыйныфта укуы, яшәгән урыны күрсәтелергә тиеш. Бәйгедә катнашучының ни өчен менә шушы китапны сайлавы һәм ул сайлаган персонаж аңа нәрсәсе белән ошавы турында кыска гына хикәя дә язылган булырга тиеш.
Актаныш балалар китапханәсе каршында төзелгән оештыру комитеты тарафыннан бәйгенең I этабына нәтиҗә ясалып, урыннар чыгарылачак һәм ике номинация буенча I-III урыннарны алучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Һәр ике номинация буенча беренче урынны алган ике эш Республика балалар китапханәсенә җибәреләчәк. Бәйгегә нәтиҗә республика оештыру комитеты тарафыннан ясалачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев