Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәйге нәтиҗәләре

Милли көрәштә балалар арасында 35 килограмм үлчәм авырлыгында Илгизәр Нурлыев (Богады), 40 килограмм үлчәм авырлыгында Раббани Нургалиев (Әлем), 45 килограмм үлчәм авырлыгында Денис Муллахмәтов (Актаныш), 50 килограмм үлчәм авырлыгында Айбулат Гобәев (Аеш), 55 килограмм үлчәм авырлыгында Алгиз Исмәгыйлев (Актаныш), 60 килограмм үлчәм авырлыгында Айзат Валемов (Иске Кормаш), 65 килограмм үлчәм...

Милли көрәштә балалар арасында 35 килограмм үлчәм авырлыгында Илгизәр Нурлыев (Богады), 40 килограмм үлчәм авырлыгында Раббани Нургалиев (Әлем), 45 килограмм үлчәм авырлыгында Денис Муллахмәтов (Актаныш), 50 килограмм үлчәм авырлыгында Айбулат Гобәев (Аеш), 55 килограмм үлчәм авырлыгында Алгиз Исмәгыйлев (Актаныш), 60 килограмм үлчәм авырлыгында Айзат Валемов (Иске Кормаш), 65 килограмм үлчәм авырлыгында Илдар Рахматуллин (Актаныш), 65 килограмм үлчәм авырлыгыннан югарырак Ренат Камалов (Меңнәр) I урынга ия булдылар. Яшь көрәшчеләр арасында абсолют батыр исеменә Ренат Камалов лаек булды.
Зурлар төркемендә 65 килограмм үлчәм авырлыгында Рамил Хисмәтуллин (Актаныш), 75 килограмм үлчәм авырлыгында Айзат Фәйрушин (Татар Суыксу), 80 килограмм үлчәм авырлыгында Азат Габдрәшитов (Татар Суыксу), 100 килограмм үлчәм авырлыгында Раил Сираев (Татар Суыксу), 100 килограмм үлчәм авырлыгыннан югарырак Илнар Насыриев (Актаныш) I урынга ия булдылар. Абсолют батыр исеменә Раил Сираев лаек булды. Ветеран көрәшчеләр арасында беренчелекне Бүләк авылыннан Марс Гафаров яулады.
Аркылы пычкы белән утын кисүдә хатын-кызлардан Чулпан Хәләфетдиновага (Чуракай), ир-егетләр арасында Фарис Сәрвәровка (Такталачык) тиңнәр булмады.
Капчык белән сугышуда беренчелекне хатын-кызлар арасында Ирина Фәттахова (Актаныш), ир-егетләр арасында Рәвис Әхмәтов (Актаныш) яуладылар.
"Иң көчле кеше" исеменә Раиль Гайсин (Агыйдел) лаек булды.
Озынлыкка һәм биеклеккә сикерүдә кызлар арасында Азалия Хөсәенова (Актаныш), егетләр арасында Фәнзил Ягудинга (Чаллы) тиңнәр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев