Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Быел Гамил Афзал премиясе Данил Салиховка тапшырылды (+ФОТОЛАР)

Гамил Афзал әсәрләре үзенчәлекле - сүз-сурәт дөньясы бай, үткен акыл-фикерле, аксакалларча зирәк һәм моңсу, иронияле, хәтта усал да... Ә кайчакта Хуҗа Насретдиндай мәзәкчел, шук, тапкыр, халыкчан. Гамил ага үзе юк инде, ләкин якты шигырьләре меңнәрнең күңелен нурландыра, күзләрен ача. Шагыйребезнең тууына бые 96 ел тулды. Ә 2011 елда, 21 майда,...

Гамил Афзал әсәрләре үзенчәлекле - сүз-сурәт дөньясы бай, үткен акыл-фикерле, аксакалларча зирәк һәм моңсу, иронияле, хәтта усал да... Ә кайчакта Хуҗа Насретдиндай мәзәкчел, шук, тапкыр, халыкчан.
Гамил ага үзе юк инде, ләкин якты шигырьләре меңнәрнең күңелен нурландыра, күзләрен ача.
Шагыйребезнең тууына бые 96 ел тулды.
Ә 2011 елда, 21 майда, аның 90 еллыгы уңаеннан, Такталачык авылында иҗат фестивале булып узган иде.
Гамил Афзал премиясе ияләре:
2011 ел - "Минһаж маҗаралары" китабы өчен Туфан Миңнуллин;
2012 ел - "Көлмә кешедән" китабы өчен Фәнзаман Баттал;
2013 ел - "Дөя муены" китабы өчен Марат Әмирханов;
2014 ел - "Шобага: сатира һәм юмор" китабы өчен Әмиржан Моталлапов;
2015 ел - "Ком сәгате" китабы өчен Камил Кәримов.
2016 ел - "Юморкалар" китабы өчен Ләбиб Лерон
Премияне гамәлгә куючылар - Актаныш хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге.
27 ноябрьдә район мәдәният йортында Гамил Афзал премиясенең җиденче иясе аталды. Бүләккә якташыбыз - татар драматургы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы Данил Салихов ия булды. Премияне аңа район башлыгы Фаил Камаев тапшырды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев