Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәйрәм тантанасы

район мәдәният сараенда төрле тармакларда хезмәт куйган 500 нәфис зат зур бәйрәм тантанасында катнашты. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев хатын-кызларны яз, наз бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итеп районның социаль һәм икътисадый үсешенә зур өлеш керткән гүзәл затларыбызны Рәхмәт хатлары белән хөрмәтләде. "Хатын-кыз - ул үзе бер дөнья, анда...

район мәдәният сараенда төрле тармакларда хезмәт куйган 500 нәфис зат зур бәйрәм тантанасында катнашты. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев хатын-кызларны яз, наз бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итеп районның социаль һәм икътисадый үсешенә зур өлеш керткән гүзәл затларыбызны Рәхмәт хатлары белән хөрмәтләде.
"Хатын-кыз - ул үзе бер дөнья, анда һәрвакыт мәхәббәт һәм матурлык яши, ана булу хисе һәм гаилә турында кайгырту өстенлек итә. Хатын-кызның гүзәллегенә, зиһененә, талантына, сөйкемлелегенә меңнәрчә гасыр дан җырлана. Гаилә учагын җылы килеш саклаучы да, без - ир-атларны яңадан-яңа үрләргә рухландырып торучы да, балаларга матур тәрбия бирүче дә - Сез... Сезне язның күркәм бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Тормышыгызда игелек, наз, мәхәббәт ташып торсын, туганнарыгыз, якыннарыгыз, дусларыгыз тарафыннан игътибар һәм ихтирам тоеп, шатланып яшәгез. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим" диелә әлеге тәбрикләүдә.
Бәйрәм барышында гүзәл затларыбызны Руслан хәзрәт Мортазин, район башлыгының урынбасары Илфак Бариев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисовлар да котлады. Районда зурлап уздырылган язның тәүге бәйрәме балалар тарафыннан әзерләнгән күңелле концерт тамашасы белән дәвам итте.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 8 март, 2013 18 (9764) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев