Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәйрәм тантанасы

21 февраль көнне район мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды. Бирегә Бөек Ватан сугышы ветераннары, төрле еллардагы канкойгыч бәрелешләрдә, кайнар нокталарда хезмәт куйганнар, бүгенге көндә дә иминлегебез сагында торганнар чакырулы иде. Хәер, аны бәйрәм дип атау да бик дөрес булмас, чөнки дәһшәтле сугыш елларының хатирәләрен яңарту...

21 февраль көнне район мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды.
Бирегә Бөек Ватан сугышы ветераннары, төрле еллардагы канкойгыч бәрелешләрдә, кайнар нокталарда хезмәт куйганнар, бүгенге көндә дә иминлегебез сагында торганнар чакырулы иде. Хәер, аны бәйрәм дип атау да бик дөрес булмас, чөнки дәһшәтле сугыш елларының хатирәләрен яңарту беркемгә дә җиңел түгел. Исәннәрнең кадерен белү ул дип әйтсәк тә арттыру булмас. Тантана район мәдәният хезмәткәрләренең кадет-интернат мәктәбенең җыр-биюләре, җирле телевидение каһарманнарыбыз турында әзерләгән видеосюжетлары һәм Бөек Ватан сугышы, әфган, чечен сугышларында катнашкан, бүгенге имин тормышыбызда яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия биргәннәрне тәбрикләүләр белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев