Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чаллыда шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның иҗат кичәсе узды (+ФОТОЛАР)

29 март көнне Чаллының Үзәк китапханәсендә шушы төбәктә яшәп иҗат итүче яшь шагыйрә, халыкара "Белла" әдәби премиясе лауреаты, "Мин бәхетне күрәм!..", "Тынлык кайтавазы" шигъри җыентыклары авторы Лилия Гыйбадуллинаның иҗат кичәсе узды. Анда шушы җирлектә каләм тибрәтүче мөхтәрәм шагыйрь һәм язучылар, шулай ук Казаннан шагыйрәнең иҗатташ дусты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы...

29 март көнне Чаллының Үзәк китапханәсендә шушы төбәктә яшәп иҗат итүче яшь шагыйрә, халыкара "Белла" әдәби премиясе лауреаты, "Мин бәхетне күрәм!..", "Тынлык кайтавазы" шигъри җыентыклары авторы Лилия Гыйбадуллинаның иҗат кичәсе узды.
Анда шушы җирлектә каләм тибрәтүче мөхтәрәм шагыйрь һәм язучылар, шулай ук Казаннан шагыйрәнең иҗатташ дусты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Луиза Янсуар да бар иде. Кичә Лилия Гыйбадуллинаның шигырь тезмәләре белән башланып китте. Килгән кунакларны дәртле җыры белән Чаллы педагогия университеты студенты Гүзәл Җиһаншина сәламләде.
Бәйрәм тантанасын ачып җибәрү өчен сүз бирелгәч, Чаллы язучылар берлеге рәисе, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин үз чыгышын: "Бу шагыйрәне байтак еллар белсәм дә, аңа багышлап аерым очрашу оештырган булмады", - дигән сүзләр белән башлады. Лилия Гыйбадуллинаның иҗатын югары бәяләп, аны "эмоцианаль-экспрессив шагыйрә" дип атады.
Ф.Сафинның фикерен дәвам итеп балалар шагыйре, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Рәшит Бәшәр яшь шагыйрәне "сүз белән рәсем ясау сәләтенә ия" дип ассызыклап узды. Шагыйрә Әлфия Ситдыйкова яшь каләмдәшенә "Агыйдел дулкыннарында тибрәлеп үскән бала. Иҗат юлында ышанычлы дуслар насыйп булсын үзеңә", - дип чын күңелдән теләкләр теләде.
Чынлап та, Лилия Гыйбадуллинаның иҗаты хатын-кызларга гына хас нечкә лирика, образлы фикерләү, үтә дә тыйнаклык белән сугарылган. Берәү белән дә уртаклаша алмаган, күңел түрендә йөрткән садә хисләре шигъри тәлгәшкә әйләнеп ак кәгазьгә күчкән. Кичәдә шагыйрәгә карата күп матур сүзләр, котлаулар яңгырады. Чаллы җырчылары Альберт Салихов һәм Зөлфия Җиһан да Л.Гыйбадуллинага котлау сүзләрен җырлары аша ирештерде. Иҗатташ дусты, шагыйрә Луиза Янсуар үз чыгышында аңа соклану хисләрен белдерде. Лилия Гыйбадуллинаны иң якын кешеләренең берсе дип атады. Дустын олылап бер кочак шигъри бәйләм бүләк итте, "Шигърияте елдан-ел ныгый", - дип бәяләде. Кичә ахырында Л.Гыйбадуллинаның үзенә сүз бирелде: "Минем кечкенә генә иҗатыма да шундый зур игътибар бирүегез өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм", - диде ул, олпат шагыйрьләргә һәм шигырь сөючеләргә рәхмәт сүзләрен шигырьләре аша җиткереп.
чыганак: http://maydan.tatar/challyda-shagyjre-liliya-gyjbadullinanyn-ijat-kichese-uzdy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев