Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чит ил сәхнәләре күрке булырлык!” – өлкәннәрнең “Агыйдел” ансамбленә куйган бәясе

2 октябрь көнне район мәдәният йортында "Агыйдел" җыр һәм бию дәүләт ансамбле өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәм концерты куйды. Өлкәннәребез арасында "Милли ризыклар" һәм "Сугыш чоры балалары" фоторәсемнәр бәйге-күргәзмәләре дә һәр кешенең игътибарын җәлеп итте, сокланучылар да, тәкъдимнәрен әйтүчеләр дә булды. "Сугыш чоры балалары" фоторәсемнәрен өлкәннәребез хуплап кабул итте. Юлия Әхмәтова, районда...

2 октябрь көнне район мәдәният йортында "Агыйдел" җыр һәм бию дәүләт ансамбле өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәм концерты куйды. Өлкәннәребез арасында "Милли ризыклар" һәм "Сугыш чоры балалары" фоторәсемнәр бәйге-күргәзмәләре дә һәр кешенең игътибарын җәлеп итте, сокланучылар да, тәкъдимнәрен әйтүчеләр дә булды.
"Сугыш чоры балалары" фоторәсемнәрен өлкәннәребез хуплап кабул итте.
Юлия Әхмәтова, районда "Сугыш чоры балалары" координацион советның җаваплы сәркатибе:
-Совет оешкач, җирлек җитәкчеләре, ветераннар оешмалары рәисләре белән сугыш чоры балаларының исемлеген булдырдык. 3125 булды алар, шуның эченнән 1272 се сугыш ятиме. Җиңүнең 70 еллыгына аларны искә алып, ярдәм чаралары булдырылсын иде.
Минтимер Ахметханов, "Сугыш чоры балалары" советы рәисе:
-Җиңүнең 70 еллыгы үткәнче күргәзмә эшләсен һәм тулыландырылсын иде. Өлкәннәребез балалары, оныклары белән килеп, фотолар аша сугыш чорының авырлыгын яшь буынга күзалларлык ярдәмлек булсын ул.
Рәйлә Ардаширова, Актаныш:
-Сугыш вакытында салам, тирес яга идек. Әниләр өйгә сыер кертеп сава иде, - дип сөйли башласак, оныклар, кайсы гасырда, дип сорыйлар. Һәммәсе дә кичерелгән бит.
Актанышбаш мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Шагалиева, китапханәче Диләрә Хәкимова, Чөгәнә клубы җитәкчесе Алсу Арсланова өлкәннәрнең эшләрен ике бәйгегә дә әзерләп алып килгәннәр. Инсия Шәрипова балан бәлеше, Мәгъфия Бакирова, Рәзифә Гыйльфанова чәкчәк алып килгән "Милли ризыклар" күргәзмәсенә. Җирлекнең күркәм кешеләре алар. "Сугыш чоры балалары" фотоконкурсына Чөгәнә авылыннан Алсу Арсланова гаилә архивындагы өч фотоны тәкъдим итә.
Һәр җирлектә ункөнлек барышында чаралар планлаштырылган. Очрашу уңаеннан авыл башлыклары да үзара фикерләште, тәҗрибә уртаклашты.
Җәүһәрия Зиннәтуллина, Югары Яхшый:
-Бүген ветераннар белән концерт карарга килдек. Мәдәният хезмәткәрләре белән өлкәннәрне иртәгә үзебездә котлыйбыз, мәктәпләрдә дә очрашулар үтә. 4 октябрьдә авылыбыз эшмәкәре Мөнир Заһитов эре мал чалдыра, мәчеттә корбан мәҗлесе үтәчәк. Авыл җирлеге,"Эконом" хуҗалыгы тарафыннан өлкәннәргә күчтәнәч каплары әзерләнде.
Дилбәр Әнвәрова, Яңа Әлем:
-Бездәге һәр оешма өлкәннәрне чәйгә дәшә, концерт куя, күчтәнәч каплары әзерли. Тимурчылык хәрәкәте шушы чорда аеруча да көчәя. Балалар бик актив. Ике авылда да корбан ашлары үтәчәк.
-Бик дулкынланабыз, өлкәннәребезгә чыгышларыбызны бүләк итәбез бүген. Үземнең һәм коллектив исеменнән өлкәннәребезне бәйрәм белән котлыйм, гаилә бәхете, җан тынычлыгы, сәламәтлек телим. Бары шатлыклы көннәр генә насыйп булсын аларга, - дип, изге теләкләрен җиткерде "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лилия Ялалова сәхнә ачылыр мизгелләр якынлашканда. - "Агыйдел" халык бию ансамбле чорында биегән ветеран җырчыларыбыз, биючеләребез белән очрашырга ниятлибез үзебез дә, чөнки ул - тарих. Кунакка чакырып, алар белән түгәрәк өстәл артында фикерләшү уебыз. Инсан Хөсәенов, Азат Закиров, Мәгыйс Әһлетдинов, Луиза Исламованы бүген дә тамашачы үз итеп кабул итә. Яшьләргә алар белән аралашу, киңәш-тәкъдимнәрен ишетү иҗади этәргеч.
-Кадерле өлкәннәребез, ак әбиләр, ак бабайлар! Район башлыгы Фаил Мисбахович, шәхсән үз исемемнән сезне өлкәннәр көне белән котлыйм, - дип, өлкәннәребезгә мөрәҗәгать итте район башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова, бәйгеләрдә җиңүчеләрне тәбрикләргә сәхнәгә күтәрелгәч. - Ункөнлек барышындагы һәр чара артында - изге ният, изге хисләр, кадер-хөрмәт күрсәтү, күңел җылыбызны бүләк итү. Сезнең белән бергәләп эшләгән эшләребез яшьләргә тәрбияви үрнәк тә. Бүген тәкъдим ителгән бәйге-күргәзмәләр дә шундыйлардан. Фоторәсемнәр күргәзмәсенә 49 эш кабул ителде. Һәр фотода - тарих, сугыш чоры балаларының кадерле ядкаре алар. Милли ашларыбыз да өлкәннәребезнең күңел җылысын туплаган, һәркайсында кабатланмас тәм үзенчәлеге - хуҗабикәнең осталыгы. Җиңүчеләребез, сәхнәгә рәхим итегез!
Концерт барышында җыр-биюләр көчле алкышлар белән кабул ителде. Өлкәннәргә күтәренке кәеф бүләк итте. Актаныштан Фәридә Вәлиева данлыклы ансамбльнең дәүләт статусы алуына сөенүен белдерсә, Рәмзия Рәкыйпова, мәгариф ветераны, Актаныш:"Сәхнәгә менеп, үзебезнең дә кушылып биисе, җырлыйсы килде. Бер сулыштан кабул ителә бөтенесе. Ветераннарны, укытучыларны чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм, исәнлек, саулык, сәламәтлек телим, балалар, оныклар кадер-хөрмәтендә яшәргә язсын!" - диде. Ә инде сугыш чоры баласы - Актаныштан 1941 елгы Рәшидә Закирҗанова:
-Шулкадәр хөрмәт күрсәттеләр. Киемнәре! Биюләре! Җырлары! Биюләренә сокландым, аяк хәрәкәтләренә күз иярми. Чит ил сәхнәләре күрке булырлык! Һәр җирдә хөрмәт белән каршы алалар, эшләгән урыннарымда да, гозерем төшкән оешмаларда да. Игелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын! - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев