Актаныш

Дәү бабай, җырчы бабай, моңлы бабай, Кыш бабай!

Яшәүдән һәм тормыштан ямь, тәм табып, башкаларны да бәхетле итеп яшәүчеләргә сокланасың. Кабатланмас яклары белән ачылып, тагын да соклану уяталар. Районыбызда һәр кеше, хәтта бишектән төшеп, тәпи йөреп китүче балалар да белгән Робсон Мусин да гаҗәеп киңкырлы кеше! Һәрчак тыныч, йөзе балкып торучы, йомшак сөйләшеп, синең дә күңелеңне күтәрергә омтылучы,...

Яшәүдән һәм тормыштан ямь, тәм табып, башкаларны да бәхетле итеп яшәүчеләргә сокланасың. Кабатланмас яклары белән ачылып, тагын да соклану уяталар. Районыбызда һәр кеше, хәтта бишектән төшеп, тәпи йөреп китүче балалар да белгән Робсон Мусин да гаҗәеп киңкырлы кеше! Һәрчак тыныч, йөзе балкып торучы, йомшак сөйләшеп, синең дә күңелеңне күтәрергә омтылучы, ә инде үзенә игътибар биреп җиткермәсәң, яисә гаделсезлек белән очрашса, сабыр, тын гына үткәрүче... Саный китсәң, гәрәбәдәй тезәргә була аның күркәм сыйфатларын!
Робсон абыйны без районыбызның сәхнә күрке буларак таныйбыз - оста да, остаз да. Мәдәнияткә мәхәббәт, затлылык нәселләреннән үк килә икән. Әти-әнисе, туганнары, үзе, гаиләсе, балалары. Мәдәнияткә, сәнгатькә тартылу буыннан-буынга күчә, яңара, тагын да тулылана.
Мусиннар нәселе - җырчылар нәселе. Әтиләре Мирза гармунчы, җырга да оста була. Әниләре Тәрҗимә дә спектакльләрдә катнашып, заманында "Ак калфак"та Хәмдияне, "Галиябану"да Галиябануны уйнап, җырлавы белән сокландыра торган була. Сәнгать һәм хезмәт сөючән гаиләдә алты бала үсә алар. Өченче уллары Робсонның дөньяга аваз салганына җиде дистә ел. Туганнар, дуслар 1 гыйнвар көнне билгеләп үтә аның гомер бәйрәмен. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, егет Алабуга мәдәният-агарту училищесында белем ала. Совет армиясе сафларында хезмәт иткәч, Казан мәдәният институтын тәмамлый, 1974 елда хор коллективы җитәкчесе булып, районга эшкә кайта. Сәнгать мәктәбендә белем бирә, "Агыйдел" халык җыр һәм бию ансамблендә сәнгать җитәкчесе булып эшли.
Районда хор белән эшләүче белгечләребез күп түгел. Робсон Мирза улы авыл клублары хорлары белән дә, район үзәге учреждениеләрендә дә күп эшли. Вокаль ансамбльләр әзерләүдә дә аның хезмәте зур. Ул үзе дә вокаль ансамбльнең алыштыргысыз җырчысы. Аның тавышы "дефицит", сирәк тавыш - бас партиясен алып бара ул. Үз репертуарына да җиңел, шома җырлар гына сайламый, татар классикасын да, халык җырларын да тамашачыга зур осталык белән җиткерә белә. Аннан соң, һәммәбез көтеп алган Кыш бабай образын тудыручы, аны яратып һәм килештереп башкаручы да ул.
Мәдәният һәм сәнгать дөньясында лаеклы хезмәте Робсон Мусинга казанышлар да алып килә. 1983 елда "ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелә, I, II, III Бөтенсоюз мәдәният хезмәткәрләре фестивальләре лауреаты, I, II Бөтенроссия халык иҗаты фестивальләре лауреаты, РСФСР күләмендә узган Бөтенсоюз мәдәният хезмәткәрләре смотрында җиңүче, 1990 елда республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе белән бүләкләнә. Бүген дә хезмәттә ул, район мәдәният йортында хормейстер булып эшли.
Робсон абыйның гаиләсе дә сәнгать сөючән. Тормыш иптәше Миңнур апа да заманында концертларда катнашып, ягымлы, моңлы җырлары белән тамашачы мәхәббәтен яулады. Балалары Рөстәм, мөгаллимлек юлын сайласа да, сәхнә кешесе. Ә Миләүшә - әтисенең хезмәтен дәвам итеп, "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамблендә хореограф.
Һәр чорның үз матурлыгы. Гомер көзендә Робсон абый балалар дәүмәтен күреп, Миңнур апа белән тигезлектә Актаныш авылында бәхетле картлык кичерә. Онык сөю бәхете дә бик татлы, оныклары Рамазан - гаиләләрендә иң кадерле кеше.
Тормышны, табигатьне яратуы бакчачылык белән мавыгуында да чагылыш таба аның. Әтием кая гына күчеп яшәсә дә, алма, груша, чия агачлары утырта иде, дип искә ала ул. Аннан соң, һәр эшне төгәл, җиренә җиткереп эшләргә ярата. Әйткән сүзендә тора, кешеләрнең дә шундыйларын хөрмәт итә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: