Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Данил Салихов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

Татарстан Республикасы Президентының 2018 елның 22 июнендәге 457нче санлы Указы белән татар әдәбиятенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗади хезмәте өчен язучы, «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» оешмасы (Иҗади берлек) рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.


Данил Хәбибрахман улы Салихов (1958 елның 7 октябрендә туган) — татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2000), Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы.
 
Драматург 1958 елның 7 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Киров исемендәге совхоз бистәсендә дөньяга килә. 1976 елда бистәдәге урта мәктәпне тәмамлый, аннан соң ул Казан музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Өченче курс программасын үткәч, белемен арттыру максаты белән, Казан театр училищесына укырга күчә һәм 1983 елда аны тәмамлап, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1985—1991 елларда ул — К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында актерлык хезмәтендә. Аннары Данил Салихов театрдан китә һәм 1992—1993 елларда Татарстанның «Салават күпере» балалар журналы редакциясендә баш мөхәррир урынбасары һәм Д.Х.Салихов1993 елның гыйнварыннан башлап 2006 елның июленә кадәр ике вазифа башкара. 1993-1998 нче елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасы, белән беррәттән, 2006 елның июленә кадәр Татарстан Әдәби фонды директоры вазифаларын башкарса, 1998 елдан 2006 нчы елга кадәр Әдәби фонд белән бергә авторларның милек саклау оешмасы директоры вазифаларын үти. 2006 нчы елның июненнән 2010 елның декабренә кадәр Әлмәт Язучылар оешмасында җаваплы секретарь. 1991 елдан Данил Салихов — Татарстан Язучылар, 2001 елның маеннан Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы.
 
2016 елның 16 июнендә Казанда узган Татарстан язучылар берлегенең XVIII корылтаенда идарә рәисе итеп сайланды[2].
 
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
2000 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2005 Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби бүләге
2005 «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
2007 Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе
2014 Саҗидә Сөләйманова премиясе
 

чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=22789

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев