Актаныш

Әдипләр күп булмый

Якташыбыз, әдип Вахит Имамов бу көннәрдә гөрләтеп алтмыш яшьлек юбилеен билгеләп йөри. Шыгрым тулы Камал театрында узган кичәдә шәхесләребез әйткән берничә фикерне генә җиткерсәм дә, әдип, журналист, кеше буларак Вахит әфәнденең йөзен ачып бирә алырмындыр. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лилия Әхмәтҗанова: - Иҗатыгыз киңкырлы: тарихи, мәдәни. Ул безнең...

Якташыбыз, әдип Вахит Имамов бу көннәрдә гөрләтеп алтмыш яшьлек юбилеен билгеләп йөри. Шыгрым тулы Камал театрында узган кичәдә шәхесләребез әйткән берничә фикерне генә җиткерсәм дә, әдип, журналист, кеше буларак Вахит әфәнденең йөзен ачып бирә алырмындыр.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лилия Әхмәтҗанова:
- Иҗатыгыз киңкырлы: тарихи, мәдәни. Ул безнең чишмәбезнең саф суын тулыландыра. Киләчәк буынга сез шушы суны эчәргә мөмкинлек бирәсез, рәхмәт!
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина:
- Безнең журналистлар арасында әдәбият дөньясы ишекләрен ачып караучылар шактый, ә ишеген ачып, түргә узучылар бик күп түгел. Ә инде түренә узып, бүгенгедәй мәйдан җыючылар - бармак белән генә санарлык. Шулар арасында, Вахит ага - сез. Безнең өчен Вахит Имамов - беренче чиратта, баш мөхәррир һәм арабызда шундый кешенең эшләве шатлык, горурлык.

Г.Тукай премиясе лауреаты, язучы Рабит Батулла:
- Без бөтенебез дә - язучы. Хат, донос, гариза язганыбыз бар... Язучылыктан өстен сүз - әдип бар. Аны без сирәк кулланабыз. Татарстанда өч йөздән артык язучы бар, ә әдипләр бик аз. Ул күп була алмый. Әдип дип без Әмирхан Еникигә, Гомәр Бәшировка, Нурихан Фәттахка, Аяз Гыйләҗевкә әйтә торган идек. Кеше нәрсә турында, ни генә язса да, ул милләтнең язмышы турында булырга тиеш. Менә шулары әдип була. Вахит - әдип.
Чаллы педагогия институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Фәйрүзә Мостафина:
- Вахит Имамовның "Утлы дага" романы Кол Галинең борчулы фикерләре белән төгәлләнә. Ул Болгар иленең киләчәге турында уйлана. Вахит үзе дә шундый шәхесләрнең берсе, ул татар милләте, теле өчен көрәшә һәм армый-талмый шуны эшли. Бер нәрсәгә дә карамый дөреслекне яза. Әгәр син моны тормышта үзең исбат итә алмыйсың икән, романда исбатлап булмый.
Чаллыда әдипнең абруе, үз сүзе, авторитеты бар.

Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев:
- Без әлеге юбилей кичәсенә бик теләп килдек. Вахит ага - бик күп гасырлар тарихын актарып, татар халкына чын дөреслекне әйткән шәхес. Шулай ук, Вахит Имамов җитәкчелегендә чыгып килүче "Мәйдан" журналы бүген генә әдәбиятка аяк баскан яшь язучылар өчен тәүге мәйдан. Ә Вахит әфәнденең туган төбәгендә юбилей кичәсен көз көне, уңышларны җыеп алгач үткәрербез дип торабыз.
Юбилей кичәсе "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең, Равил Галиев, Резеда Шәрәфиева, Асаф Вәлиевләрнең җыр-моңнары, Камал театры артистларының әдип әсәрләреннән куйган өзекләре, кунакларның котлау сузләре белән үрелеп барды. Йомгаклап, Вахит Имамов әлеге юбилей кичәсен оештыручыларга, аны тәбрикләргә килүчеләргә, тормыш иптәше, әти-әнисенә рәхмәт хисләрен җиткерде. Тарихчы-әдип үз сүзен милләтебезнең алтын тоткалары турында әйтеп тәмамлады:
- Гомер буе сокланып яшәдем: чечен халкының Шамил имамы, башкортның Салават Юлаевы булган. Ә минем милләтемнең ирек өчен көрәшкән каһарманнары кая соң, нишләп безнекеләрнең һәйкәлләре басып тормый? Берничәсенең генә, тезләнмәгән, тезләнүнең ни икәнен дә белмәгән бабаларыбызның исемнәрен атап китәм: 1391 елда Кондырча буенда яуда оттырганнан соң, безнең Болгар иленә Аксак Тимер үзенең гаскәре белән килеп керә. 1394-95 еллар кышында, татар милләте югалмасын, дип тырышкан Туктамыш ханны, аны яклаган Габдулла ханны 12 вәзире белән бергә Аксак Тимер, бүкәнгә салып, башларын чаптыра. Безнең җиребезне монастырьларга өләшә, биләмәләребезгә китереп Ырынбур калалары сала, татар халкыннан байлык талау өчен өстәмә рәвештә җитмеш ике төрле салым, хәтта күз төсе өчен (соры күз төсе өчен - алты тиен, зәңгәр яки кара күзле булган өчен - сигез тиен) сала башлагач, бабаларыбыз яуга кузгала. Унар мең җайдак өстеннән башлык булып йөри иң башта Теләкәй морза, аннары аның эшен дәвам итә Күчем, Акай. Менә безгә кемнәр белән горурланырга кирәк! Һәм, әлбәттә, без татар теленә бурычлы. Тукай теле яшәсә генә, без яшибез, дәүләтле була алабыз.



Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: