Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Драма коллективлары смотрын Чишмәбаш театры «Табылдык» спектакле белән башлап җибәрде

27 ноябрь көнне Чишмәбаш авылы үзешчәннәре районда беренчеләрдән булып, үзешчән драма коллективлары смотрын башлап җибәрделәр.

Чишмәбаш театры тамашачыларга һәм Актаныштан килгән район мәдәният идарәсе һәм мәдәният сараеннан килгән жюри әгъзаларына Р. Хөсәенованың "Табылдык" исемле моңсу комедиясен тәкъдим итте. 

Иске Байсар авыл мәдәният йорты директоры Фәнзилә Хәйриева өлкәннәрнең берләшеп авылдашларына күңелле кичке ял бүләк иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде:

- Спектакльне бер тында карадык. Өлкәннәребез үз рольләрен зур осталык белән башкардылар. Киләчәктә дә шулай матур әсәрләрне сәхнәдә куярга язсын. Бердәм булыйк, бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев