Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ЭКСКЛЮЗИВ: Энгель Фәттахов гармунчылар парадында гармун уйнады

Актанышта гармунчылар парады үтте.

Бүген Актанышта “Актаныш гармуннары” Бөтенроссия фестиваленең беренче көне үтте. Профессиональ гармунчылар парады тантананың кульминация ноктасы булгандыр, мөгаен.   Актаныштан гына да парадта  80гә якын гармунчы катнашты. Иң кызыгы – парадны үзенең гармуны белән Актаныш районының башлыгы Энгель Фәттахов җитәкләде. Районның башкарма комитет җитәкчесе, парад белән мәйдан уртасына килгәннән соң, сәхнәгә күтәрелеп, гармунда уйнап күрсәтте. Халык гармун остасын алкышларга күмде. Оста итеп шигырь сөйләп, халыкны таң калдырган җитәкченең гармунда уйнавына бүген райондашларыбыз гына түгел, бөтен Рәсәйдән килгән гармунчылар да шаһит булды. Афәрин!  

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев