Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Еллар тамчысында бию эзләре: Актанышның үзе, сүзе, милли йөзе 2

Көзге эшләрне тәмамлаганнан соң, узган ел ук бии башлаган иде актанышлылар. Яше дә, карты да, бала-чагасы да вакыт булу белән клубка ашыкты. Татар милли биюен пропагандалап, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны бию аша яшь буынга өйрәтүне максат итеп куючы район башлыгы призына үтүче бәйге уйландырды да, эзләндерде дә. Тарихи истәлекләр барланды, электән куелып...

Көзге эшләрне тәмамлаганнан соң, узган ел ук бии башлаган иде актанышлылар. Яше дә, карты да, бала-чагасы да вакыт булу белән клубка ашыкты. Татар милли биюен пропагандалап, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны бию аша яшь буынга өйрәтүне максат итеп куючы район башлыгы призына үтүче бәйге уйландырды да, эзләндерде дә. Тарихи истәлекләр барланды, электән куелып онытылган биюләр торгызылды. Дәүләт ансамбле статусы алган "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбленең 50 еллыгын каршы алуга әзерлек тә нәкъ менә шул бәйгедән башланды.
Бию бәйгесендә 1000 нән артык үзешчән биюче катнашты. Бәйге 3 яшь төркеменә бүленде: 13 яшьтән 18 яшькә кадәр, 18 яшьтән 40 яшькә кадәр, 40 яшьтән 60 яшькә кадәр.
Нигезләмәдә күрсәтелгән критерийларга таянып, конкурста катнашучы коллективлар, аерым һәм парлы башкаручылар ике бию тәкъдим иттеләр. Башкарма комитет, авыл башлыклары, җирлекләр, районның уку-укыту учреждениеләре, балалар бакчалары, оешмалар иҗат итте: биюне өйрәнеп, шомартып, эшләп бетереп сәхнәгә куйганчы биючеләребез дуслашып, бердәм коллектив - ансамбль булып тупланды.
Киров, Иске Кормаш, Пучы, Богады, Усы, Аккүз, Байсар , Татар Суыксуы авылы җирлекләре үз төбәкләренең милли үзенчәлекләрен туплаган иде. Әлеге бәйге өчен Иске Кормашның "Чишмә", үзәк хастаханәнең "Шәфкать" ансамбльләре бию костюмнары тектерде.
Җирлекләрдә, оешмалар арасында бию коллективларының чыгышларын беренчел карау вакытында жюри әгъзалары алар белән хезмәттәшлек тә итте - һәр биюгә анализ ясап, киңәш-тәкъдимнәрен белдерде. Шундый мастер-классларның берсендә без дә катнаштык.
- Рәхмәт шундый бәйгедә катнашканыгыз, матур итеп чыгыш ясаганыгыз өчен. Бию сәнгате - авыр сәнгать. Арагызда сәхнәгә тәүге тапкыр чыкканнарыгыз бардыр, үзегез дә сизгәнсездер. Кыенсыну да булгандыр. Бию куйганда шуны истә тоту мөһим - һәр милләтнең үзенең башкару манерасы бар. Характерны бирергә кирәк. Биюнең уңышлы булуына яхшы тегелгән костюм - 30, дөрес сайланган музыка 30 процент йогынты ясый. Калганы биюченең осталыгына бәйле. Моннан тыш, татар биюенә читекләр милли орнамент белән кирәк. Бию - ул аерым бер әсәр.
Район башкарма комитеты коллективы куйган биюләрдә, аеруча да татар биюендә, кызларның итәк тотуында, кулларны куюда, гореф-гадәтләргә таянып сюжет куелышында хореографның да, егет-кызларның да иҗади эзләнүләре күренеп тора, - диде жюри әгъзасы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фаяз Әминов.
- Сезнең белән аралашып, үзебез дә иҗатка илһам алабыз, чыгышларны карап ял итәбез. Авыллардагы талантларны да барлыйбыз. Яшь биючеләр белән аралашуыбызны, эшчәнлегебезне дәвам итеп, аларга һөнәри яктан үсү, укытып, үзебезнең районга эшкә кайтару - бәйге максатларының берсе, - дип, фикерен белдерде шулай ук жюри әгъзасы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Инсан Хөсәенов.
Җирлекләрдә һәр эшчәнлекнең башында торучы авыл башлыклары бәйгедә аерым ансамбль буларак берләштеләр, "Бәйге ачышы" номинациясендә җиңү яуладылар. Бию елы башлану уңаеннан аларның фикерләре белән дә кызыксындык.
Дилбәр Әнвәрова, Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы:
- Әйе, без дә бергәләп бию куйдык. Күбебез 2015 елда гына әлеге хезмәткә сайланды. Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәтен бәяләү өчен дә, бер-беребезгә якынаю өчен дә, формаль булмаган аралашу өчен дә бәйге безнең өчен нәтиҗәле булды. Берләштек. Күңелле итеп яшибез, эшлибез. Авыл башлыгы һәр өлкәдә үрнәк булырга тиеш.
Рәйхан Галимҗанова, Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы:
- Биюдә катнашучыларның барысы да бию сәнгатен яратучылар. Бу өлкәдә яңа эшли башладым. Үзебезне сынап карадык, формага килү өчен дә әйбәт булды.
Илдус Закиров, Аеш авыл җирлеге башлыгы:
- 1978-1979 елларда "Агыйдел" җыр-бию ансамблендә биегән идем. Бәйге игълан ителгәч, бию сәнгате тагын үзенә җәлеп итте.
Альберт Тимиров, Актаныш авыл җирлеге башлыгы:
- Биергә өйрәтүче Миләүшә Мусина иң элек көйгә басарга, музыканы тыңларга, аңларга өйрәтте, рәхмәт аңа.
18-40 яшькә кадәрге биючеләр арасында Иске Кормаш мәдәният йортының "Чишмә" халык бию ансамбле һәм Киров мәдәният йортының "Дуслык" бию ансамбле беренче урынны яуладылар. Икесенең дә район сәнгатен үстерүдә тоткан урыны, данлы үткәне, бүгенге үрләре, киләчәккә өметләре бар.
Иске Кормаш мәдәният йортында район һәм республика бәйгеләрендә катнашып даими призлы урыннар яулаучы биш коллектив эшли: "Чишмә" халык бию ансамбле, халык театры, "Мәрҗән" фольклор коллективы, "Базар" КВН командасы, "Хәзинә" ветераннар коллективы.
Ветераннар коллективы 1995 елда "Хәтер" ветераннар клубы буларак оешкан иде. 2009 елда аның җитәкчесе итеп Хәния Сәлахова сайлана. Коллектив сәхнәдә генә түгел, авыл тормышында да зур роль уйный. Һәр ел саен яңа җырлар, яңа биюләр белән репертуарын баета, үзешчән смотр концертларында катнаша. 2013-2014 елларда ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның "Балкыш" республика фестивалендә лауреат исемен алдылар. Ә район башлыгы призына үткәрелгән бию бәйгесендә узган ел гран-прига лаек булды "Хәзинә" ансамбле. Афәрин!
Киров авылының бию ансамбле 2010 елдан "Дуслык" исемен йөртә. Коллектив 8 пардан тора, төрле һөнәр ияләрен бергә туплый. Җирлек башлыгы Айваз Гафуров та, "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе Илфак Гаянов та, мәктәп директоры Гөлназ Вәлиева да ансамбль составында һәм һәр эштә башлап йөриләр. "Дуслык" ансамбле дә елдан-ел репертуарын баета, төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләрен, традицияләрен өйрәнеп, үзенчәлекләрен бию элементларына кертә, образ тудыра.
Киров урта мәктәбенең укытучылар бию коллективы исә, бәйгенең Азат Закиров исемендәге призына ия булды.
...Кеше китә, җыры кала, дибез. Олпат затыбыз, һәр яктан камил шәхес - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат абый Закировның хәер-фатихасы белән башланды бию елы.
- Оста булу һәр кешенең теләге. Ә теләге булган кеше үз эшенең остасы булмый кала алмый. Талантлар үзебездә безнең. Мәскәү сәхнәләрен шаккаттырырлык биючеләребез дә бар. Биюләр әйбәт, костюмнар бик матур. Баланың биергә теләге бар икән, каршы килмәгез. Биесен! Яшьлек бит ул үзе матур! Яшьлек бит ул үзе кешеләрне бер-берсенә тартып китерә. Биюче дә чабыш аты кебек сәхнәгә чыгарга атлыгып тора. Матур итеп яшәгез, иҗат итегез. Сәхнәне яратыгыз! Халыкны яратыгыз! - дигән теләкләрен җиткерде ул.
Хәерле сәгатьтә! Актанышлылар, рәхим итегез! Яңа эзләнүләргә, яңа ачышларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев