Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Еллар тамчысында бию эзләре: Актанышның үзе, сүзе, милли йөзе 1

Актаныш. Даны еракларга таралган аның. Еллар аша борынгыдан тупланып килгән милли җәүһәрләребез бай тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәребез күңелендә дә мөлдерәмә тулган. Сәхнәдә ут уйнатып, тузаннар туздырып, балаларны үсендереп, яшьләрне җилкендереп, өлкәннәрнең керфекләрен чылатып, хатирәләрен яңарттырырлык итеп биюче яшь алмашка тапшыру өчен нәкъ вакыты. Бию елының тәүге сәгатьләре сукты. Сәхнәдә актанышлылар!...

Актаныш. Даны еракларга таралган аның. Еллар аша борынгыдан тупланып килгән милли җәүһәрләребез бай тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәребез күңелендә дә мөлдерәмә тулган. Сәхнәдә ут уйнатып, тузаннар туздырып, балаларны үсендереп, яшьләрне җилкендереп, өлкәннәрнең керфекләрен чылатып, хатирәләрен яңарттырырлык итеп биюче яшь алмашка тапшыру өчен нәкъ вакыты. Бию елының тәүге сәгатьләре сукты. Сәхнәдә актанышлылар!
Еллар да, юллар да күңелдә
Бию елы Актанышыбызда Солтангол авылы егете, остаз, оештыручы, яңа ел таңында 60 яшен тутыручы, 35 ел сәхнәдә биегән - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Инсан Хөсәеновның иҗат кичәсе белән башланып китте. Хөрмәтле тамашачыларны җыр аша, "Әссәләмүгаләйкүм", дип сәламләде Инсан Галим улы, хөрмәтен дә, рәхмәтен дә белдерде. Сәхнә тутырып, остазның биючеләре - бию коллективлары, укучылар күтәрелде. Бәйрәм бүләге буларак, һәркайсы бию гөлләмәсе бүләк итте аларның. "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә, иҗатташ дуслары да, ерак араларны якын итеп кайткан якташлары, дуслары туганнары да иң изге теләкләрен юллады.
Әтисе Галим абый һәм әнисе Кәшифә апа корган җылы ояда ун бала үсә алар. Галим абыйның гармунда уйнавына сокланып һәм горурланып, аның кебек булырга хыялланган, "Галиябану" спек-таклендә Хәлил-әтиләренең уйнавын карап, сәхнә тормышының сихри ләззәтенә кызыккан балаларның һәммәсе җырлый, ә инде Инсан үзенең тормышын сәнгать дөньясы белән бәйли.
Сәхнәгә юлы урау була аның. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, ике ел фермада бозаулар карый, кичке мәктәптә укып белем ала. 1972 елда Казанда баянчылар курсында укыгач, бер ел Богады мәдәният йортында эшли. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайта. Белемен тагын да арттыру нияте белән, 1976 елда укырга китә һәм Алабуга сәнгать училищесын тәмамлап, 1979 елда "бию коллективы җитәкчесе" дигән диплом белән Актанышка эшкә кайта. 1980 елдан "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры булып эшли. Иҗатта үткән ул елларны "Агыйдел" ансамбле хезмәткәрләре җыр һәм биюләр аша чагылдырса, Туган як музее җи-тәкчесе Мирсил Әһлетдинов Инсан Хөсәеновның иҗади уңышларын ансамбльнең тарихы, истәлекләр белән бәйләп алып барды. Чаллы, Казан, Яшел Үзән, Хабаровск, Магнитогорск, Мәскәү, Венгрия... Иҗатта үткән еллар да, юллар да күңелдә, дуслар да янәшәдә.
Инсан Галим улы 2003 елдан район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшли, авылларда, оешмаларда да район сәнгатен үстерүдә актив эшчәнлек алып бара. "Чакматаш" сатира миниатюралар театрында, халык театрында чыгыш ясый, вокаль ансамбльдә җырлый. Иҗат кичәсендә дә Киров мәктәбе укучылары, Киров мәдәният йортының "Дуслык" ансамбле, үзәк хастаханәнең "Шәфкать" ансамбле аның куелышындагы биюләрне биеде. Бик күп санлы котлауларга кушылып, иҗатташлары исеменнән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Робсон Мусин Инсан Хөсәеновка багышлап махсус язылган җырны сәхнәдән тәүге тапкыр яңгыратты. "Алтмыш яшь - өлгергән чак кына" җырының сүзләрен дә, көен дә туган ягыбызда яшәп иҗат итүче асыл егетләребез язган, алар - Татар Суыксуыннан шагыйрь Фәнәвис Дәүләтбаев, Пучыдан һәвәскәр композитор Илдар Шәмсемөхәммәтов (узган ел гына да алар 15 җыр иҗат итте, шуның унысы Актаныш авылларына багышланган).
Инсан абыйның тормыш иптәше Фәридә апа белән гаилә корып яши башлауларына узган елның 27 декабрендә 31 ел тулган. Үткән гомер - аккан су. Сөлектәй өч егет Айнур, Илдар, Ринат -әти-әнисе янәшәсендә олы терәк хәзер. Айнур, Илдар әтиләре хезмәтен дәвам итә - икесе дә "Агыйдел" ансамбле биючеләре. Ринат - рәссам. Инсан абыйның туганнары да җырлый дигән идек. Иҗат кичәсендә алар бергәләп "Әнкәй безне Сөннән алып кайткан" җырын башкардылар. Ун бала үстек - биш кыз, биш малай, диделәр. Әниләре урынына калган олы апалары Луиза һәммәсе исеменнән котлап: "Энем, бию хезмәте авыр, җиде кат тозыңны чыгарып халыкка хезмәт итәсен, әҗерен күр", - дигән фикерен белдерде. Туганы Мирзаһитның улы Илфар җыр аша Себер якларының сәламнәрен җиткерде.
Район башлыгы Фаил Камаев Инсан Хөсәеновка, хезмәтләрен хөрмәтләп, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының һәм район башлыгының Мактау кәгазьләрен тапшырды:
- Сәхнә - ул тәрбия чарасы, күренми торган авыр хезмәт, Инсан Галим улы бар гомерен туган якка хезмәт итүгә багышлый, "Агыйдел" ансамбленең дәүләт ансамбле статусы алуы өчен лаеклы хезмәт куйган һәм бүген ул әлеге ансамбльдә ике улының хезмәт куюы белән дә бәхетле. Йөрәгендә - ялкын, үзе сәхнәгә гашыйк, киләчәктә дә хезмәтендә матур күрсәткечләргә ирешеп эшләргә язсын, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев