Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Энҗенең бөртекләре

Актанышыбызда һәркемгә таныш йолдыз - энҗе бөртеге турында язарга дип кулыма каләм алгач, Энҗе ханымның тормыш юлы күз алдымнан үтте. Еллар дәвамында нинди генә вакыйгалар үзәгендә очратмадым мин аны! Энҗе, Энҗе Муллануровна, сеңел, апа, кыз, килен, хатын, әни, күрше, туган, дус... Тормышында нинди генә вазыйфалар башкармый ул! Хезмәттәшләре өчен җитәкче,...

Актанышыбызда һәркемгә таныш йолдыз - энҗе бөртеге турында язарга дип кулыма каләм алгач, Энҗе ханымның тормыш юлы күз алдымнан үтте. Еллар дәвамында нинди генә вакыйгалар үзәгендә очратмадым мин аны!
Энҗе, Энҗе Муллануровна, сеңел, апа, кыз, килен, хатын, әни, күрше, туган, дус... Тормышында нинди генә вазыйфалар башкармый ул! Хезмәттәшләре өчен җитәкче, киңәшче булса, гаилә әгъзалары өчен ул сеңел, туган, килен, хатын, әни - тормышларын яктыртучы энҗе тамчысы!
Бик бәхетле Кеше Энҗе ханым! Бәхетле булуны үзең сизмисең бит аны. Үзе дә, мин бит гап-гади кеше инде, нәрсә сөйлим, ди. Үзе тын гына торса да, күзләре, йөзе, һәр хәрәкәте, үз-үзен тотышы сөйли аның тормыш мизгелләрен... һәм якын кешеләре. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры булып эшләүче Энҗе Мулланур кызы Мәүлетованың 3 февральдә гомер бәйрәме - туган көне! Әлеге көнне истәлекле, якты, онытылмас һәм кабатланмас итү өчен аның якыннары бер ай алдан эш башлаган иде, һәркем янып-көеп йөрде. Һәркайсы белән аралашканнан соң, мин аларны үзем өчен Энҗенең бөртекләре дип атадым, һәммәсе берләшеп, янына тупланып, якты йолдыз итеп балкыта бит үзен!
Җырчы! Сәхнә йолдызыбыз. Нәселебездән килгән сәләт, табигать бүләге, ди үзе бу хакта.
- Әткәй Мулланур, әнкәй Хафизә җырчылар, гармунда да уйнадылар, бертуган абыйларым да җырлыйлар да, гармунда да уйныйлар! Мин генә гармунда уйнарга өйрәнмәгәнмен икән, - ди төпчек кыз, дүртенче бала, бүген дә Ирмәш авылының суы тәмен һәм ямен белеп яшәүче Энҗе апа. - Ишле гаиләдә үстем, сигез кеше яшәдек - картәти, картәни, әти, әни һәм дүрт бала. Хәмит һәм Хәнифә Мәүлетовлар гаиләсенә килен булып төштем. Алар да бик якын итеп каршы алды. Ике якны да тигез күреп, аралашып, ярдәмләшеп яшәдек. Гомер кыска, ничек яшәсәң дә үтә. Рөстәм белән аңлашып яшибез, 33 ел бергә. Ике ул үстердек. Ранис - Казанда авиация заводында инженер. Данис та КАИны тәмамлады, абыйсы юлыннан китте, Мәскәүдә эшли. Өйдән эшкә барасы, эштән өйгә кайтасы килеп торсын, дип әйтәм аларга.
Гаилә йолдызы! Бу хакта Рөстәм абый:
- Энҗегә рәхмәтлемен! Мине ир итеп олылап яши, улларыбыз тәрбияле, 94 яшьлек әтиемнең дә ярдәмчесе, кайгыртучысы ул. Ике як туганнар да, Энҗебез, дип кенә эндәшәләр. Ял көнне туганнар олылап кайтты юбилеена. Өзгәләнеп торалар аның өчен. Энҗенең һәр кеше өчен җан атып яшәвеннән димен. Үзе 18 яшьтәге кебек матур, ярата да, яраттыра да белә. Иртән һәр көнне эшкә менгезәм машина белән. Күзәтәм: кеше әле йокыдан гына торып килә, ә Энҗе инде өйдәге һәм каралты-курадагы бар эшен тәмамлаган була, тырыш та, җитез дә.
Җитәкче! Энҗе Муллануровна өчен китапханә ул - олы бер гаилә. Хезмәттәшләренә остаз да ул, дус, иптәш тә ул. Үзәк китапханәдә эшләүче -14, авыл китапханәләрендә хезмәт куючы 37 хезмәткәр олы бер гаилә аның өчен!
Һәр вакыйганы, һәр кешене күңелем аша үткәрәм. Аралашып, кинәшләшеп эшлибез, яшибез, - ди, 1985 елда китапханәгә эшкә килеп, 1987 елның 1 апреленнән бүгенгәчә җитәкче булып эшләүче Энҗе Мулланур кызы. - Китапханә эше тавык чүпләсә дә бетә торган түгел. Каталог, картотека, фонд белән эшлибез. Үткәрәсе чараларга әзерләнәбез. Гыйнвар аенда узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясадык, 2016 елга календарь план эшләдек. Авыллардагы китапханәләр дә техник җиһазланган, интернет челтәре аша кызларыбыз халыкны яңалыклар белән таныштырып баралар, мультимедиа белән эшлиләр. Китап укучыларның кызыксынуларын өйрәнеп, төрле клублар алып баралар. Кайткан яңа китаплар, газета-журналлар белән таныштыралар. 27 майда һөнәри бәйрәмебез.
Лаеклы ялга чыккан китапханәчеләрне дә чакырып, бик күңелле, эшлекле һәм нәтиҗәле үткәрәбез.
Хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә бик хөрмәт итә районның һәр чарасында актив катнашып яшәүче, уңышка ирешүче җитәкчене - аңа ышаналар, яңалыкларны тормышка һәм эшчәнлеккә бергәләп кертәләр.
Илшат Габделхәев, район башкарма комитетының социаль агарту бүлеге җитәкчесе:
- Энҗе Муллануровна - тормышка, матурлыкка,табигатькә гашыйк гүзәл зат, тормышының 37 елын районыбыз мәдәниятенә, сәнгатенә багышлаган профессиональ белгеч, остаз, хөрмәтле җитәкче. Үзәк китапханә директоры буларак, авыл китапханәләрен бер йодрыкка туплап , кадрларны саклап, укытып, фондларны яңартып, халыкның аң-белемен арттырып, төрле чаралар аша халык белән тыгыз элемтәдә эшли. Үрнәк тә, терәк тә. Киң күңелле, ярдәмчел, һәрвакыт ачык йөзле, ихлас, күркәм холыклы кеше буларак беләбез, ихтирам итәбез. Аңа киләчәктә дә шулай яшь, чая булып, күңел матурлыгы, саулык-сәламәтлек белән безне, коллегаларын, гаиләсен, туганнарын, якыннарын сөендереп, имин, мул тормышта яшәргә язсын!
Рима Минһаҗева, Чуракай китапханәсе җитәкчесе:
-Энҗе Мулланур кызының, иң беренче, сабырлыгына сокланам. Ул кешене тыңлый белә, шатлыкларына сөенә, борчуларың булса, юата, кирәк булса, киңәшен бирә. Күңеле белән дә, төс-кыяфәте белән дә бик матур кеше. Ул беркайчан да кешегә каты бәрелмәс. Кешелекле дә ул, мәгънәле дә, ярдәмчел дә, гади дә. Аңа сәламәтлек, гаиләсендә иминлек, бәрәкәт, озын гомер телим.
Рәфкать Фәхертдинов, Актаныш авылы, китап укучы:
- Китапханәгә теләп һәм бик яратып йөрибез. Вакытыбызны файдалы үткәрергә бик яхшы китаплар бар биредә. Кызлар үзләре дә китап сайларга булышалар, укыгач, фикеребезне сорыйлар. Залга кереп газета-журналлар укыйбыз, дөнья хәлләре белән танышабыз. Шунысы борчый - яшьләр сирәк күренә. Компьютерга бирелгәннәр. Зарарлы якларын без ата-аналар әйтергә, кисәтергә тиеш инде, вакытны файдалы үткәрергә өйрәтик. Кызларга, Энҗе Муллануровнага хезмәт уңышлары, сәламәтлек телим!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев