Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Эстетик тәрбия – ел ачышы

Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының хисап концерты гаҗәпләндерде дә, сокландырды да, сөендерде дә быел. Район үзәгендә белем алучы - 296, авыллардагы бүлекләрдә укучы 306 бала Актаныш тамашачысы һәм әти-әниләр алдында сәхнә тотты. Ике сәгать ярым барган концерт тере тавыш, тере музыка белән дә, жанрларның төрлелеге белән дә, укытучыларның иҗадилыгы һәм җирлек...

Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының хисап концерты гаҗәпләндерде дә, сокландырды да, сөендерде дә быел. Район үзәгендә белем алучы - 296, авыллардагы бүлекләрдә укучы 306 бала Актаныш тамашачысы һәм әти-әниләр алдында сәхнә тотты. Ике сәгать ярым барган концерт тере тавыш, тере музыка белән дә, жанрларның төрлелеге белән дә, укытучыларның иҗадилыгы һәм җирлек үзенчәлекләренә бай булуы белән дә сокландырырлык иде шул.
37 чыгышта 276 бала катнашты, ә фойеда урнаштырылган рәсем күргәзмәсендә 144 баланың иҗат эшләре тәкъдим ителде. Ишбердин Фархад җитәкчелегендә - тынлы, Лилия Әхмәтшәрипова җитәкчелегендә халык уен кораллары ансамбльләре дә тамашачы игътибарына керә-керешкә үк тәкъдим ителде.
Район сәнгать мәктәбендә 2015-2016 уку елында 5-6 яшьлек балаларга эстетик тәрбия бирелә башлады, алар җыр, рәсем, бию сәнгатен ике еллык программа кысаларында өйрәнәләр һәм сәнгать мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кергәндә үзләренә ошаган сәнгать төрен сайлап алалар. Хисап концертында әлеге балаларның җырлаулары, биюләре, гармунда уйнаулары гаҗәпләндерде дә инде безне, афәрин! Кечкенәдән балаларга эстетик тәрбия бирү - ел ачышы. Киләсе уку елыннан сәнгать мәктәбе балаларны гына түгел, ә теләгән һәр кешене - урта һәм өлкән буынны да укытырга ниятли.
- Хисап концерты сәнгать мәктәбенең бер еллык эшчәнлеген югары бәяли, барлык бүлекләр дә ел дәвамында нәтиҗәле эшләгән. Район башлыгы тарафыннан бию ансамбльләрен, милли биюләрне киредән торгызу максаты куелган иде. Эш башланган, сигез пар булып биюче ансамбльләр барлыкка килгән. Рәсем бүлегенең күргәзмәсе, елдагыча, сокланырлык. Тынлы оркестр уйнап каршы алды, инструменталь ансамбльләр күтәрелеп килә, фортепианода оста уйнаучы укучыларыбыз күбәйгән. Балалар бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган. Бәйгеләргә барганда, сәхнә киемнәре тектергәндә, ата-аналар, һәрвакыт ярдәм итәсез, аңлавыгыз өчен рәхмәт! Сәнгать мәктәбе - башлангыч һөнәри белем бирүче учреждение, балалар, тырышып укыгыз, сәләтегезне үстерегез, актив һәм сәламәт булыгыз, - дип, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев фикерләрен белдерде.
Район сәнгать мәктәбендә үзәктә фортепиано, баян, курай, гитара, вокал, бию, рәсем бүлекләре эшли. Кәзкәй бүлегендә - тынлы уен кораллары, Такталачыкта - рәсем, баян, Яңа Әлемдә - рәсем, баян, бию, Аккүздә - рәсем, баян, аккордеон, Байсарда - рәсем, Чуракайда - баян, Богадыда - рәсем, Сәфәрдә - рәсем, бию, Кировта - рәсем, баян, бию, вокал, Пучыда рәсем, баян, бию бүлекләре укучыларга башлангыч һөнәри белем бирә. Кадерле балалар, кечкенәдән үк сәләтләрегезне үстерергә рәхим итегез. Сәхнәдә үз һөнәрләрен күрсәткән балалар өчен сокланып карадык концертны, дусларыгызның, әти-әниләрегезнең, укытучыларның һәм аларның сезгә багышлаган вакытларының кадерен белегез, иҗат итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев