Актаныш

Гармунчының гармуны җилкетте йөрәкләрне

Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев исемендәге гармунчылар бәйгесе быел да легендар баянчының туган авылында оештырылды. Быел исә ул башка еллардан үзгә буларак, табигать кочагында, Сөтлә үзәнендә үткәрелде. Ерактан, бик ерактан моңлы гармун тавышы ишетелә. Аның күңелнең бар кылларын тибрәтүче аһәңендә уйнаучының хис-тойгылары, күңел халәте чагыла сыман. Әле салмак, әле дәртле...

Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев исемендәге гармунчылар бәйгесе быел да легендар баянчының туган авылында оештырылды. Быел исә ул башка еллардан үзгә буларак, табигать кочагында, Сөтлә үзәнендә үткәрелде.
Ерактан, бик ерактан моңлы гармун тавышы ишетелә. Аның күңелнең бар кылларын тибрәтүче аһәңендә уйнаучының хис-тойгылары, күңел халәте чагыла сыман. Әле салмак, әле дәртле көйләрне яңгыратучы тавыш якынайганнан-якыная барып, бар кешенең күңелен җанландырды. Кем уйный соң шундый итеп?! Әлбәттә, Кирам Сатиев. Туган якның шифалы һавасы да аңа, әйтерсең, яңа илһам чыганагы өсти сыман.
Балачак хыяллары
...1955 елның 21 июлендә Татар Ямалы авылында Сәгадәт һәм Шәйхиян Сатиевларның уллары дөньяга килә. Кечкенәдән татар моңына гашыйк малай әтисенең тальян гармунында уйнарга өйрәнә. Ишле, 9 балалы гаиләдә туганга, яшьтән үк тормыш арбасына җигелеп, әти-әнисенә булышып үсә ул. Мәктәптә укыганда да сәнгатькә булган мәхәббәте сүрелми, киресенчә, көчәя генә. Сыздырып гармунда уйнаган Нәҗмиевләргә ак көнләшү хисләре белән карый. Их, мин дә шулар кебек уйнасам икән дигән уй тынгы бирми аңа. Озын тәнәфесләрдә, авылда үткән чараларда гармунында уйнап бармакларын шомарта. VIII сыйныфны тәмамлагач, Әлмәт музыка училищесына юл ала. Дүрт ел белем алгач, 1974-1979 елларда Казан консерваториясендә белемен күтәрә һәм Г. Тукай исемендәге филармониягә гармунчы итеп эшкә билгеләнә.
Ике ай эшләгәч, армия сафларына алына. 1981 елда хәрби бурычын намус белән үтәп кайткач, хезмәт юлын дәвам итә. Сәләтле, яшь гармунчыны мәшһүр җырчы Әлфия Авзалова күреп, үзенең иҗат төркеменә баянчы итеп ала.
Менә шул вакыттан яшь егет өчен бетмәс-төкәнмәс гастрольләр башлана. Кайларда гына булмый алар, кемнәр алдында гына чыгыш ясамый. Тырыш баянчы җырчының моңлы җырлары халык күңеленә үтеп каерсен өчен көчен кызганмый. Салкын клубларда бармаклары туңса да, сыздырып уйный. Халкыбызның күренекле
җырчылары Әлфия Авзалова, Илһам Шакировның мактаулы исемнәрен алуда, һичшиксез, Кирам Сатиевның өлеше дә бәһаләп бетергесез.
Талантлы гармунчы булуы өстенә, журналист, сатирик та әле ул. 1994 елда "Татарстан хәбәрләре" газетасында татар баянчылары дигән махсус рубрика алып бара. Анда 50дән артык баянчы турында мәкаләсе басыла. Аларны туплап, "Татар баянчылары" дигән китабын да бастыра. Шушы тырыш хезмәтләре өчен, Татарстанның атказанган артисты Кирам Сатиевка 2006 елда халык артисты дигән исем бирелә. Үзенең "Ак баян" исемле китабы дөнья күрә.
Гармунчылар болынны яңгыратты
Баян - татар җырының, татар эстрадасының җаны, төп уен коралы. Кирам Сатиевның да ак баянының менә ничә еллар инде сәхнәдән төшкәне юк. Аның моңнары Әлфия Авзалованың халыкчан җырларына кушылып ургылды, Илһам Шакировның моңлы аһәңнәренә ияреп сызыла, Римма Ибраһимованың якты җырларын тагын да яктыртып җибәрә. Аның моңнары теләсә кайсы җырчыны илһамландыра, моңландыра. Виртуоз гармунчы Кирам Сатиев өчен бу ел аеруча уңышлы булды. Ул Татарстанның күп шәһәрләреннән тыш, милләттәшләребез яшәгән башка төбәкләрдә дә чыгыш ясады.Гармун моңнарын еракларга таратты. Ә гармунчылар бәйгесенең тарихына килгәндә, ул беренче тапкыр, 2007 елның октябрь аенда үткәрелде, ул вакытта Татар Ямалы авылындагы мәдәният йортының бер бүлмәсендә Кирам Сатиевның иҗатына багышлап музей бүлмәсе дә эшләнә. Беренче елларда ТРның халык артисты, гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге премиясе лауреаты Кирам Сатиев исемендәге гармунчылар бәйгесендә катнашучылар саны күп булмаса да, соңгы елларда анда катнашырга теләк белдерүчеләр саны артканнан-арта. Быелгы бәйгегә Әгерҗе районыннан "Көмеш телле гармун" халык ансамбленең, Түбән Кама аксакалларының да килүе, матур чыгышлары белән халыкны сокландырулары әлеге чарага үзгә бер ямь өстәде.
Зирәк Шиһапов, Түбән Кама шәһәрендәге аксакаллар шурасы рәисе:
- Сезнең якларга бик зур кызыксыну белән килдек. Кирам Сатиевның иҗатын хөрмәт итәбез. Әлеге чара бик ошады. Сездән үрнәк алып, кайткач үзебездә дә баянчылар бәйгесе үткәрергә хыялланабыз. Мөмкинлектән файдаланып, биредәге башка районнар белән дә сөйләшеп, районнарда аксакаллар шурасын булдыру өстендә эшлибез. Татарстанда уннан артык районда бар инде ул. Әлеге шураны нык кирәк дип исәплибез.
- Туган якка кайту нык шатлыклы әйбер. Шушы болыннарга, урманнарга карагач, үзеңне бөтенләй башкача хис итәсең, - ди Кирам ага. - Татар Ямалы авылы минем өчен ерак та, якын да. Ни өчен ерак, бу Казан Татар Ямалы авылының ераклыгы белән бәйле. Ни өчен якын, чөнки туган авылым һәрчак минем күңелемдә. Үземнең исемдәге шушындый гармунчылар фестивален үткәрү минем өчен олы горурлык. Аның киләчәге дәвамлы булсын иде дип телим.
Кирам Сатиев кулына гармун алгач, һәркем тынып калды. Аның төрле зурлыктагы һәм исемдәге гармуннары болынны яңгыратты. Кирам ага хәтта ирен гармунында да халык көйләрен күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарды.
Шуны да искәртеп китү урынлы булыр, быелның июль аенда Кирам ага Сатиевка 60 яшь тулды. Ләкин аның күңеле әле 18 яшьлек егетләрнеке кебек. Энергиясе ташып тора. Милләтенә хезмәт итүенә сөенеп, янып яши.
Әлеге күңелле чарада муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев та катнашып, изге теләкләрен ирештерде.
- Кирам Сатиев татар сәнгатендә зур урын алып торган баянчыларыбызның берсе. Ул бик күп мәһшүр җырчыларга баян моңнарын бүләк иткән кеше. Ике елга бер тапкыр үткәрелә торган гармунчылар фестивале бик күп балаларыбызга канат өстәде. Смотр концертларында баянчы балаларыбыз Казан тамашачысын шаккаттырды. Шуның өчен Кирам абый гармун моңнарын яшь буынга тапшыручы да булып тора. Халкыбызга апрмый-талмый хезмәт иткәнегез өчен рәхмәт сезгә.
Районның мәдәният хезмәткәрләре, Татар Ямалы авылы сәнгатькәрләре көче белән оештырылган чара үз максатына иреште. Ул авылдашларны күрештерде, сихри тавышка ия булган гармуннар телендә сөйләштерде, җырлатты һәм биетте. Үз халкыңнан үзең исән чагында олы хөрмәт алу - бик сирәкләргә тәти торган бәхет бит ул. Кирам Сатиев шушы бәхеткә дә ия. Ул үзенең баяны, оста уйнавы белән татар тормышын киләчәктә дә бизәп торсын, җаннарыбызны тетрәндерсен, хисләребезне уятып җибәрсен.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


  • {mpremote}http://youtu.be/mj-zn9TOZZc{/mpremote}
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: