Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ГАРМУНГА БИЕГӘН КЫЗЛАР БЕЗ: Бүген район гармунчылары Чишмә авылында кунакта (фотолар)

Иске Сәфәр мәдәният йорты директоры Илдус Һарунов инициативасы белән бер төркем гармунчылар җәйнең ямьле көннәрендә Чишмәбаш, Иске Кормаш, Әҗмәт авылларында моң бәйрәмен уздырган иде. Бүген Чишмә авылы халкы яраткан җырларын гармунга кушылып сузды, урам тузанын туздырып татарча биеде.

         Чишмә мәдәният йорты каршында җыелып Иске Сәфәр, Чалманарат, Иске Байсар, Иске Кормаш, Зөбәер һәм башка авыллардан җыелган тугыз көйче гармун телләрен биетеп репетиция ясады.

        Халкыбыз төрле бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә башкара торган яраткан җырларның сүзләрен искә төшергән арада капка төпләренә чыгып утырган апалар белән аралашып алдык. Сәрмәдия апа ире Ирек абый белән әнисенең хәлен белергә Актаныштан кайткан, гармун көйләрен рәхәтләнеп икәүләшеп тыңлап утыралар

-  Гармун тавышын ишетеп урамга чыктык. Бик матур уйныйлар, җырлыйлар, Чишмә авылы гөрләп тора. Без шуңа бик шатбыз, сөенәбез. Безнең авылда төрле бәйрәмнәр  шулай күңелле уза,- ди Сәрмәдия апа. 

Хөршидә апа Мордагалиева да гармун көйләрен сагынган:

-  Без яшь чагында музыкага түгел, гармун көенә биедек. Гармунчылар килә дигәч, күрше урамнан ук клубка килдем. 80дә булсам да биер идем, аякларым гына авырта. Менә бит ничек ямь керде авылыбызга,- дип, гармун бәйрәменә фатихасын бирде ак әби.

   Ә гармунчылар дәртле, дәрманлы халык. Бер-бер артлы көйләрне сибәләр генә: "Бер егет гармун сайрый", "Күбәләк" һәм, әлбәттә инде, "Бер гүзәлен сагынам Чишмәнең" җырын рәхәтләнеп җырлаттылар да, җырладылар да.

Урамнар озын, җырлар да шактый җырланды әле караңгы төшкәнче.

       - Гармун уйнарга мин өченче сыйныфта өйрәндем. Ике дус малай гармунда уйный белә иде инде ул вакытта. Беренче укытучым: "Әйдә әле, син дә уйнап кара!", дип, гармун дөньясына кертеп җибәрде. Әтием гармун алып бирде, "Кара мунчада уйна, җырлый-җырлый уйна, караңгыда да уйнап кара",- дия иде әти. Шул көннән башлап гармунның кулдан төшкәне юк. Кызым да, улым да гармунда уйный беләләр,- дип гармунына булган мәхәббәте турында сөйләде Илдус Һарунов.

         Чалманараттан ук килгән, Такталачык мәдәният йортында эшләүче Әфка Мәрдәнов та яшьтән үк кулларында сандугач сайрата:

- Гармунчыларның авылларга гармун моңы кайтаруы идеясе барыбызда да бар иде. Әмма безне Илдус Һарунов оештырып җибәрде. Авыл халкы гармун моңына сусаган. Элек-электән гармун-  халыкның шатлыгын уртаклашучы, авыр вакытта юатучы . Тормышны гармунсыз күз алдына да китереп булмый, әмма тавышы гына сирәк ишетелә. Без уйнаган көйләрне халкыбыз яратып тыңласын, яшьләр дә кулларына гармун тотсын, өйрәнсеннәр. Миңа гармунны ундүрт яшьтә абыем алып бирде. Баштарак уйнарга өйрәнә алмыйча җәфаландым. Соңыннан инде кулымнан да төшермәдем. Гармун- кешенең тормышында күңелен күтәрә торган уен коралы.

       Шимбә, ял көнне Чишмәгә кунаклар да шактый иде, авылны сагынып кайтканнарга күңелле бүләк булды гармунчыларның килүе.

         Капка төпләрендә үзләрен көтеп торганны күреп гармунчылар бию көйләрен сыздырып уйнап җибәрде- рәхәтләнеп, тузаннар өертеп тыпырдады көне буе хуҗалык эше белән мәшгуль булган апалар.

Күңелләр күтәрелде, йөзләрдә елмаю балкыды, дөнья мәшәкатьләре онытылды.

Менә бит синдә нинди зур көч бар- гармун, гармун моңы!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев