Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гастрольләрдә чарланган «Сөн» Халык театры актанышлыларга «Туй күлмәгем, соңгы бүләгем» драмасын күрсәтте

Мәдәнияткә җаны-тәне белән бирелгән халкыбыз үзенең бу көннәрдә сәләтен театр сәнгатендә күрсәтә. Районыбызның төп сәхнәсе- Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда театр коллективлары смотрын Иске Байсарның «Сөн» халык театры вәкилләре дәвам итеп тамашачылар мәхәббәтен яулады.

4 март көнне Актаныш районы мәдәният йортында Иске Байсар авыл җирлегенең "Сөн" халык театры үзешчәннәре Данил Салиховның «Туй күлмәгем, соңгы бүләгем» драмасын куйдылар.
Тетрәндергеч, чын мәгънәсендә уйланырлык әсәр булды. Тамашачылар спектакльне бер тында күңел биреп, яратып карадылар. Рәхәтләнеп ял иттеләр, көлделәр, еладылар, уйландылар.

Иске Байсар мәдәният йорты директоры Фәнзилә Хәйриева авыл үзешчәннәренә зур рәхмәтле:

- Эштән арып кайтканнан соң мәдәният йортына җыелып, төн уртасына чаклы репетицияләр ясап, гастрольләргә йөрдек. Районыбызның Чуракай мәдәният йортында, Мөслим районының Әмәкәй мәдәният йортында, хәтта ут күршеләребез Башкортстанның Илеш районы Исәмәт мәдәният йортына барып та әлеге спектакльне күрсәттек. Артистларыбызга армый-талмый, авылыбыз мәдәниятен күтәргәннәре өчен чиксез зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы!