Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Газетада мәкаләләрне кемнәр яза?

22 сентябрь көнне Актаныш балалар үзәк китапханәсендә Актаныш 1 санлы урта мәктәбенең 2"Б" сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Айсылу Әхмәтҗанова) "Балалар өчен журналлар һәм газеталар" дигән исемдә библиографик дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты: балаларны периодик басмалар белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту иде. Дәрескә кунак итеп Актаныш почта бүлекчәсенең вакытлы матбугатка яздырту...

22 сентябрь көнне Актаныш балалар үзәк китапханәсендә Актаныш 1 санлы урта мәктәбенең 2"Б" сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Айсылу Әхмәтҗанова) "Балалар өчен журналлар һәм газеталар" дигән исемдә библиографик дәрес үткәрелде.

Дәреснең максаты: балаларны периодик басмалар белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту иде. Дәрескә кунак итеп Актаныш почта бүлекчәсенең вакытлы матбугатка яздырту инженеры Гибадуллина Резеда Флус кызы, "Актаныш таңнары" газетасы журналисты Тимерова Ләйсән Мәхмүт кызы чакырылды. Укучылар балалар өчен беренче тапкыр чыга башлаган газета һәм журналларның тарихы белән таныштылар. Гибадуллина Резеда балаларны газета - журналларга язылу тәртибе белән таныштырды, балалар өчен чыга торган журналларга күзәтү уздырды. Ләйсән Тимерова исә газетада мәкаләләрнең ничек пәйда булуын, аларны кемнәр язуын аңлатты һәм укучыларны "Актаныш таңнары" редакциясенә кунак итеп чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев