Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөрләде яшьләр сабантуе да

20 июль көнне Актанышта яшьләр сабантуе уздырылды. Район сабантуе мәйданында үткәрелгән кичке бәйрәмгә авылларда яшәүчеләр генә түгел, читтән кунакка кайтучылар да җыелды. Театральләштерелгән тамаша белән башланып киткән чара спорт ярышлары дәртле җыр-биюләр, күңелле уеннар белән аралаштырылып алып барылды. Район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, ТР Мәдәният министрлыгының эшләр идарәчесе Кадрия...

20 июль көнне Актанышта яшьләр сабантуе уздырылды. Район сабантуе мәйданында үткәрелгән кичке бәйрәмгә авылларда яшәүчеләр генә түгел, читтән кунакка кайтучылар да җыелды. Театральләштерелгән тамаша белән башланып киткән чара спорт ярышлары дәртле җыр-биюләр, күңелле уеннар белән аралаштырылып алып барылды.
Район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, ТР Мәдәният министрлыгының эшләр идарәчесе Кадрия Идрисова яшьләргә күңелле яллар теләделәр.
- Районда яшьләр сабантуе уздырыла башлаганга 15 еллап бардыр инде. Баштагы елларда ул кечкенә аланчыкта булды, аннары берничә ел стадионда үтте.
Елдан-ел үсә барып, соңгы вакытта район сабантуе урынында зурлап уздырыла башлады. Халыкка ул олы җыен дип тә уйлыйм, чөнки аны яшьләр генә түгел, олысы-кечесе көтеп ала. Чөнки июнь ае башында булып үткән милли бәйрәмнәрдән соң, озын җәйләр үткәнче, күңел тагын ниндидер зур чара оештырылуын өмет итә, - диде хәзерге көндә мәркәзебездә яшәсә дә, туган ягында уздырылучы чараларга теләп кайтучы якташыбыз Кадрия Рәис кызы.
Яшьләр сабантуе, чыннан да, һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев