Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөрләп уза Сабан туйлары (ФОТОЛАР)

Халкыбызның күркәм бәйрәме Сабантуйны җир шарының төрле төбәкләрендә уздыралар. Ә, тамырлары белән ул авылга барып тоташкан. Сабан эшләре беткәч авыл халкы зур басу эшләре алдыннан бераз ял итеп күңел ачкан. Сабантуйга әзерлекнең бер йоласы - бүләк җыю булган. Хәзерге көндә ул бераз яңартылган. Бүләкләр кибет киштәләрннән колгаларда урын ала. Ә,...

Халкыбызның күркәм бәйрәме Сабантуйны җир шарының төрле төбәкләрендә уздыралар. Ә, тамырлары белән ул авылга барып тоташкан. Сабан эшләре беткәч авыл халкы зур басу эшләре алдыннан бераз ял итеп күңел ачкан. Сабантуйга әзерлекнең бер йоласы - бүләк җыю булган. Хәзерге көндә ул бераз яңартылган. Бүләкләр кибет киштәләрннән колгаларда урын ала. Ә, элек Сабантуйга тапшырыласы бүләккә зур игътибар һәм көч куелган булган. Колгада урынны кышларын кич утырып чигелгән матур бизәкле сөлгеләр алганнар.
Туган авылым Татар Ямалысына кунакка кайткач "бүген Сабантуйга әйбер җыячаклар" дигән хәбәрне бик сөенеп кабул иттем. Олы яшенә карамастан һәр елны Сабантуйны калдырмыйча якташлары, туганнары белән очрашырга чыгучы әбиемнең чәчкәле күлмәген, ак яулыгын табып алып киеп куйдым. Үз балама да, күршедәге нәни дусларга да бу йоланың ничек матур булуына басым ясыйсым килде.
Матур арбада милли киемнәрдән киенгән авыл яшьләрен, колгаларда җилфердәп килгән материал-сөлгеләрне күреп, баян тавышын ишетеп чыккан бала-чагалар, күрше апа-абыйлар, әбиләр атның безнең очка килеп җитүен көтәләр иде.
Һәрберебез өйләребездән алып чыкан бүләкләребезне зур горурлык белән колгаларга элеп куйдык. "Алыгыз әле бу күкәйне-биетегез әле бу түтәйне" дип, тавык йомыркаларын да чиләккә салып, шаяру-көлке, җыр-биюләр белән бу йолага зур әһәмият бирдек. Шәһәрләрдән кайткан балалар да татарча биергә тартылдылар. Ат кузгалып киткәч артыннан чабып китүче күрше малай-кызлар матур балачакны хәтерләтте.
Балаларның күңелендә бу мизгелләр матур булып сакланып калыр, алар да безнең йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне дәвам итерләр, милли җанлы булып үсерләр дип ышанасы килә.
Чит төбәкләрдә туган авылыбыз өчен сөенеп яшәүчеләр исеменнән милли йолаларыбызны югалтмыйча саклап калуда зур көч куйган авыл клубы директоры Дәвир Галиевка, китапханәче Гүзәлия Нургалиевага, ат башчы Илфар Сайфуллинга, бүләк җыючы авыл яшьләренә зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев