Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Халкыбызның күңел бизәкләре

Көннәр язга авышканда, төрки дөнья Нәүрүз бәйрәмен каршылаганда, Күҗәкә авылы клубында олысы-кечесе өчен зур бәйрәм чарасы уздырылды. "Бүген безнең авылга сыерчыклар килде. Түбәләрдән тамчылар тама. Авыл урамнары уяна, бар дөнья җанлана. Язлар-җәйләр бәрәкәте белән килсен, игеннәребез мул булсын, бакчаларда бәрәңге-яшелчәләр уңсын. Халкыбызга шатланышып яшәргә язсын," - дигән изге теләкләр белән...

Көннәр язга авышканда, төрки дөнья Нәүрүз бәйрәмен каршылаганда, Күҗәкә авылы клубында олысы-кечесе өчен зур бәйрәм чарасы уздырылды. "Бүген безнең авылга сыерчыклар килде. Түбәләрдән тамчылар тама. Авыл урамнары уяна, бар дөнья җанлана. Язлар-җәйләр бәрәкәте белән килсен, игеннәребез мул булсын, бакчаларда бәрәңге-яшелчәләр уңсын. Халкыбызга шатланышып яшәргә язсын," - дигән изге теләкләр белән башланды ул. Һәркемнең күңел кылларын кузгатырлык итеп оештырылган кичәнең исеме дә йөрәккә ятышлы - "Халкыбызның күңел бизәкләре".
Җан җылысы кирәк кешегә
Татар халкы элек-электән аш-суга осталыгы белән дан тоткан. Бу һәвәслек күҗәкәлеләргә дә хас. Нинди генә тәмле ризыклар пешереп алып килмәгәннәр! Чәй янына камыр ашлары, чәкчәк, пирог, кош теле, коймак - ниләр генә юк. Кайнар бәлеш тә, хәтта пылау да пешкән. Клубка килгән һәркемне - тамашачыны да, катнашучыны да табын янына утыртмыйча, залга уздырмыйлар. Бер-берең белән аралашуның нинди үтемле чарасы.
Мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән Акмалова һәм Нурсинә Биктимерова кичәне оештыруга һәм җанлы итеп алып баруга зур әзерлек белән килгәннәр.
- Кибетләргә керсәк, базарларга чыксак, җаның ни тели - бөтенесе дә бар. Халыкның тормыш-көнкүреше дә сөбеханаллаһ. Бер-беребездән көнләшә-көнләшә дөнья артыннан куабыз, тик менә шул муллыкта-байлыкта бер нәрсә җитеп бетми. Ул - рухи бердәмлек, җан җылылыгы. Ә бит борынгы бабаларыбыз бердәм яшәгән, бер сынык икмәкне бүлешеп көн итсә дә, рухи байлык матди байлыктан өстенрәк булган.
Менә шул чорлардан бирле сакланып калган берничә милли йола күренешләре тамашачыга тәкъдим ителде. Анда Күҗәкә, Уръяды, Адай авылларыннан җор-шаян сүзле, җыр-биюгә, тапкыр сүзгә оста, берсеннән-берсе шат күңелле апалар-сеңелләр, ир-егетләр катнашты.
Башваткыч табышмаклар, тапкыр сүзләр әйтештеләр. Йөзек салышлы уйнадылар. Кызны кияүгә бирү йолаларын күрсәттеләр. Бирнә сандыгына чигүле сөлгеләр, тукылган паласлар салынды. Кич утыручылар җырлап-биегән арада мичтә татар халкының милли ризыгы бәлеш пеште. Шул арада сәхнәдә киндер тукмаклау йоласын да күрсәттеләр.
Зәвык кечкенәдән тәрбияләнә
Тамаша әкренләп Нәүрүз бәйрәменә күчте. Халкыбызга иман байлыгы, җан сихәтлеге, күңел тынычлыгы иңсен. Ил-көннәребез тыныч, төннәребез имин булсын. Хәерле язлар килсен. Авылның киләчәген ышанып тапшырырдай лаеклы яшь буын үсеп килә. Әби-бабайлардан сакланып калган матур гадәтләрне, тырышлыкны, һәр эшкә осталыкны аларда да күрү гаять күңелле. Әнә бит Күҗәкә клубының бию түгәрәгенә йөрүче балалар чыгышларын яратып караудан күңел һич туймый.
Сәхнә бизәлешендә, залда кул эшләреннән күргәзмә урын алган. Күз нурлары, йөрәк җылысы кушылган кул эшләрен күргәзмәгә тәкъдим иткән, тәмле ризыклары белән авылдашларын сыйлаган уңган хатын-кызларны сәхнәгә чакырдылар. Рәхилә Шәйхелмәрдәнова, Лилия Гыйльметдинова, Люзия Фәррахова, Гөлчирә Ганиева, Ләлә Гомәрова, Әнисә Сәлахова, Мәүҗидә Хаҗиева, Рәмзия Хөрмәтуллина, Зәйтүнә Галиева, Мәхрәмә Гыйләҗетдинова, Фәндәлия Маликова, Нәгыймә Газизҗанова, Мавкыя Әхмәтханова, Вәсилә Ситдыйкова, Лиза Мортазина, Рәмилә Мортазина һәм башкаларга Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рәйхан Галимҗанова, зур рәхмәтләр әйтеп, бүләкләр тапшырды.
- Татар халкының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калуны, өлкәннәребезнең хәтерендә яңартып, киләчәк буынга тапшыруны күздә тоттык, - диде ул. - "Ак калфак" оешмасы бик актив эшләп китте. Мәдәният хезмәткәрләре тормышыбызда зур роль уйныйлар. Аларның эшчәнлегеннән без канәгать. Нинди генә чара үткәрелсә дә, катнашмыйча калмыйлар. "Аулак өй" күренешендә авыл яшьләре генә түгел, лаеклы ялдагылар да теләп катнашты, Нәүрүз бәйрәме өлешендә мәктәп укучыларының чыгышлары күрсәтелде. Иң сөендергәне - күзләрендә янып торучы очкын, киләсе көнгә ышаныч чагыла, ә иң мөһиме - шушы чараларда һәркайсы теләп һәм яратып катнаша.
Сүз - "аккалфаклылар"га
"Халкыбызның күңел бизәкләре" дип исемләнгән әлеге чара кысаларында "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы үзенең өр-яңа эшчәнлеге белән таныштырды. Мондый эшчәнлекне халык ихтирамын яулаган ханымнар гына башкарырга лаек. Бөтендөнья татар хатын-кызларын берләштергән җәмгыятьнең төп максаты - милли гаилә традицияләрен саклау, яшь буынга ныклы тәрбия бирү, инсафлы, тәүфыйклы булырга өйрәтү,
халкыбызның рухи мирасын киләчәк буынга тапшыру.
Ләйсән АКМАЛОВА, Күҗәкә авылының "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе, китапханәче:
- Безнең эшчәнлек киң кырлы: әхлак темасы да үзәктә, мәчеттә дин сабаклары өйрәнергә йөрүчеләребез күп. 20ләп хатын-кыз китапханәгә җыела. Төрле чаралар оештырабыз, тегү-бәйләү серләренә өйрәнәбез, мәктәп укучылары өчен мастер-
класслар оештырабыз.
Халидә ГОМӘРОВА, лаеклы ялда:
- Элек клублар булмаган, ә шулай да аулак өйләрдә кич утырулар уздырганнар, кул эшләре белән утырганнар, тапкыр уеннар уйнаганнар.
Мин үзем күп еллар буе мәктәптә эшләдем, хәзер лаеклы ялда. Үзебез олыгаеп барсак та, күңелләр һаман яшь кала. Шуңа күрә менә ничә еллар буена авылыбызның төрле яшьтәге хатын-кызлары белән төрле мавыктыргыч, мәгънәле чаралар оештырып, тормышыбызны матурларга тырышабыз.
Ләлә ГОМӘРОВА, лаеклы ялда:
- Гомерем буе шушы авылда яшәдем, 1960 елда мәдәният-агарту училищесын тәмамлап эшли башладым. Клуб бик салкын иде, яңасын төзегәч, яңа дәрт-көч өстәлде. Авыл яшьләре бик актив булдылар, алар - мине, мин аларны бик яраттым, хәзер дә шул елларны сагынып искә төшерәбез.
Роза АБДУЛЛИНА, Адай авылының "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе:
- Безнең Адай авылы хатын-кызлары да иҗтимагый тормышта яшиләр. Авылыбызның тарихын, нәсел-ыруларыбызны, гореф-гадәтләребезне халыкка җиткерү һәм яшь буынга мирас итеп калдыру - төп бурычыбыз. Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә китапханәгә җыелып, яңа китаплар белән танышабыз. Кул эшләре - чигү-бәйләү түгәрәкләре эшли. Тәмле ризыклар пешерү серләренә өйрәнәбез. Дин-әхлак темаларына әңгәмәләр үткәрәбез, аларны абыстаебыз Фәния Әхмәдуллина алып бара. Милли ризыкларыбыз, милли киемнәребез, туган телебез яшәгәндә без яшәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев