Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Халкым моңы” – балалар өчен тәүге бәйге

- Моңлы, гади, кешелекле булуы белән Әлфия апа безне таң калдыра. Репертуары бик бай. Җырларын өйрәнгәндә аның башкаруында тыңлыйбыз, аңа охшарга тырышабыз. Аның кебек гади һәм ихлас итеп җырны халыкка җиткерүе бик катлаулы икән, без шуңа омтылабыз, - диделәр 26 март көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда моң патшабикәсе...

- Моңлы, гади, кешелекле булуы белән Әлфия апа безне таң калдыра. Репертуары бик бай. Җырларын өйрәнгәндә аның башкаруында тыңлыйбыз, аңа охшарга тырышабыз. Аның кебек гади һәм ихлас итеп җырны халыкка җиткерүе бик катлаулы икән, без шуңа омтылабыз, - диделәр 26 март көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда моң патшабикәсе истәлегенә багышланган "Халкым моңы" республикакүләм ачык фестиваль-бәйгесендә катнашучы җырчы балалар.
Фестивальдә Мөслим районы сәнгать мәктәбеннән, Мөслим районы лицееннан, Тукай районы сәнгать мәктәбеннән һәм үзебезнең район сәнгать мәктәбеннән, авыл мәктәпләреннән 35 укучы катнашты. Бәйге шарты буенча алар ике җыр - легендар җырчыбыз Әлфия Авзалова башкаруындагы һәм татар халык җырын башкарды.
Мөслим районыннан килгән Гүзәл Зиннурова Әлфия Авзалова репертуарындагы "Моңлану" җырын әтисе белән баянга җырлап өйрәнгән. "Әлфия апаның җырларын кечкенәдән тыңлап үстем, әнием дә җырлый иде. Кызыбыз да күңелендәге моңнарны халыкка җиткереп җырлау өчен тырышты," - ди Гүзәлнең әнисе Чулпан. Тукай районы Калмыя авылыннан килгән Данил Әюпов "Умырзая", "Әнисә" җырларын башкарды. Укытучысы Вера Сәлимова: "1998 елда Әлфия апа безнең авылга килгән иде. Кешелекле, гади һәм ул һәрвакыт шулай булып калды да. Һәр җыры саен кабат-кабат сәхнәгә чакыралар иде. Бүген дә балалар башкаруындагы җырларын тыңлаганда күз алдыма килеп баса", - ди.
Илеш районы сәнгать мәктәбе директоры - бәйгенең жюри әгъзасы Наил Мөхәммәтҗанов: "Бәйге җыр сәнгатенең күркәм традицияләрен дәвам итеп, талантлы балаларны ачыклады, без аларга алга таба шөгыльләнү өчен дөрес юнәлеш бирергә тиеш", - дип фикерен белдерде. 2014 елда Актанышта узган Әлфия Авзалова исемендәге төбәкара бәйгедә катнашып гран-при яулаган Рәзилә Галиева да балалар өчен беренче тапкыр үткәрелгән "Халкым моңы" бәйгесендә жюри составында булды: "Фестивальдә урыннарны өч яшь төркемендә чыгардык. 15-18 яшьлекләр арасында бик көчле тавышлы кызлар-егетләр бар. Мондый бәйгеләрдә балалар бер-берсен күреп өйрәнәләр, репертуар өстендә эшли башлыйлар. Зуррак бәйгеләрдә үзеңне сынап карау өчен дә этәргеч. Минус фонограмма кулланучылар да булды. Ләкин баянга, скрипкага җырлау икенче. Фонограммада җырчы җырның моңын, бормаларын биреп бетерә алмый", - диде.
- Фестивальгә зур әзерлек белән килгәнсез, киемнәрегез милли, матур. Вокал укытучыларына, әти-әниләргә, балаларга зур рәхмәт. Районыбызда 28-30 июнь көннәрендә Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестивальнең регионара конкурсы үтәчәк. Анда 15-25 яшькә кадәрге кызларыбыз-егетләребез катнаша ала, -дип, фестиваль җиңүчеләрен халыкара фестивальдә катнашырга чакырды район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев