Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Халыкара бәхет көнендә Актанышта чигелгән кулъяулыклар бәйгесе үтте (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген, 20 март - Халыкара бәхет көнендә, Актанышта "Илемне саклаучыга - вәгъдә бүләгем - кулъяулыгым" дип исемләнгән чигелгән кулъяулыклар бәйгесе үтте. Балалар иҗат үзәге, "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе белән берлектә, татар халкының милли мәдәни мирасын саклау һәм баету, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне киңрәк өйрәнү, алар аша...

Бүген, 20 март - Халыкара бәхет көнендә, Актанышта "Илемне саклаучыга - вәгъдә бүләгем - кулъяулыгым" дип исемләнгән чигелгән кулъяулыклар бәйгесе үтте.
Балалар иҗат үзәге, "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе белән берлектә, татар халкының милли мәдәни мирасын саклау һәм баету, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне киңрәк өйрәнү, алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү, балаларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү максатлары белән балалар арасында оештырылды ул.
Биредә район буенча 10 балалар бакчасы, 5 башлангыч, бер урта мәктәптән барлыгы 16 эш тәъдим ителде.
Бәйгенең шарты буенча, милли кием кигән кыз бала чиккән кулъяулыгын егеткә тапшыру күренешен күрсәтте.
Җиңүчеләр һәм призерлар мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-4 сыйныф укучылары 5-8 сыйныф укучылары арасында аерым билгеләнде.
Бәйгедән соң исә чиккән кулъяулыклар "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсенә тапшырылды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев