Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хатлардан юллар

Быел да Өлкәннәр көне, гадәттәгечә, мәктәптә үткәрелде. Авылыбыз өлкәннәре, әле ярый мәктәп бар, үзе җылы, үзе якты дип, чәй табынына җыелдылар. Мәктәп укучылары аларны котлап концерт куйдылар. Өлкәннәр түгәрәк өстәл янында рәхәтләнеп сөйләштеләр, гармунга кушылып җырладылар. Инде менә укучылар көтеп алган Сөмбелә бәйрәме дә җитте. Һәр гаилә табигый материаллардан зәвык...

Быел да Өлкәннәр көне, гадәттәгечә, мәктәптә үткәрелде. Авылыбыз өлкәннәре, әле ярый мәктәп бар, үзе җылы, үзе якты дип, чәй табынына җыелдылар.

Мәктәп укучылары аларны котлап концерт куйдылар. Өлкәннәр түгәрәк өстәл янында рәхәтләнеп сөйләштеләр, гармунга кушылып җырладылар.

Инде менә укучылар көтеп алган Сөмбелә бәйрәме дә җитте. Һәр гаилә табигый материаллардан зәвык белән эчтәлекле итеп эшләнгән эшләрен алып килгән. Бигрәк тә Г.Хамматуллина, С.Могътазирова, Л.Әсләмова, А.Галиев, Р.Камалиев игътибарга лаек. Балаларның үзләренең фантазия белән эшләнгән эшләре дә бар иде. Бәйрәм укучыларның концерт номерлары, уеннар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев