Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хэллоуин

Хэллоуин - бар изгеләр көне алдыннан билгеләп үтелүче төн бәйрәме, быел Актанышта да үтте. 1 ноябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә оештырылган әлеге бәйрәмгә мәктәп укучылары хәтта авыллардан да килгәннәр иде. Берсен-берсе уздырып киенгән, танымаслык дәрәҗәдә үзгәргән кыз-егетләр костюмнар буенча да, биюдә дә көч сынаштылар. Алданрак игълан ителгән рәсем бәйгесенә дә...

Хэллоуин - бар изгеләр көне алдыннан билгеләп үтелүче төн бәйрәме, быел Актанышта да үтте. 1 ноябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә оештырылган әлеге бәйрәмгә мәктәп укучылары хәтта авыллардан да килгәннәр иде. Берсен-берсе уздырып киенгән, танымаслык дәрәҗәдә үзгәргән кыз-егетләр костюмнар буенча да, биюдә дә көч сынаштылар. Алданрак игълан ителгән рәсем бәйгесенә дә монда йомгак ясалды.
"Фантастик бию" бәйгесендә I урынны гуманитар гимназия-интернат командасы яулады. Яңа Кормаш, Меңнәр командалары II-III урыннарда. "Фантастик костюм" бәйгесендә беренчелеккә Яна Кормаш командасы иреште, II урында - Киров, III урында Актанышның 2 нче урта мәктәбе командалары. "Фантастик рәсем" бәйгесендә Фирүзә Закирҗанова җиңүче дип танылды, Фирүзә Җиһангирова - II, Әлфия Шәйхелмәрданова III урыннарга ия булдылар. Ә Гүзәлия Сәрвәрова һәм Айзилә Шәймөхәмәтова тамашачылар күңелен яуладылар.
Җиңүчеләргә бүләкләрне район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев