Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хезмәтләре авыр, мактаулы

Үз борчу-мәшәкатьләре белән килгән тагын бер ел ахырына якынлашып килә. Әле аны җөпләп куярга иртәрәк булса да, авыл хуҗалыгында инде нәтиҗәләр ясар вакыт. Әлеге нияттән, 18 октябрь көнне район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды. Бирегә хуҗалык рәисләре, алдынгылары, яшь белгечләр һәм районның агросәнәгать үсешенә...

Үз борчу-мәшәкатьләре белән килгән тагын бер ел ахырына якынлашып килә. Әле аны җөпләп куярга иртәрәк булса да, авыл хуҗалыгында инде нәтиҗәләр ясар вакыт. Әлеге нияттән, 18 октябрь көнне район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды. Бирегә хуҗалык рәисләре, алдынгылары, яшь белгечләр һәм районның агросәнәгать үсешенә үз өлешләрен керткән фермерлар чакырулы иде.
Бәйрәм көне, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы продукциясенә, мул көзнең нигъмәтләренә бай, район халкы зарыгып көткән зур ярминкә белән башланып китте.
2014 ел башлангычында үз борчулары белән көендерсә дә, шөкер, хәере белән килде. Быелгы уракны 150 мең тоннага якын бөртеклеләр уңышы белән тәмамладык. Әлбәттә, моның артында зур хезмәт ята. Район икътисадының иминлеген тәэмин иткән авыл хуҗалыгы тармагы һәрдаим үсештә һәм, сер түгел, әлеге алгарышны агросәнәгать комплексында тырыш хезмәт куйган эшсөярләр билгели. Әлеге фикерне үзенең хөрмәтләү сүзендә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та ассызыклады:
- Бүген без сезнең белән тынгысыз көннәр һәм төннәр кичереп, яздан алып көзгә кадәр яңгыр өмет итеп, тырышлык һәм фидакарь хезмәт белән мул гына уңыш җыеп алып, алтын көзләргә дә җиттек. Уңыш күләме буенча район республикада II урында. Әмма моңа карап кына хезмәтебезгә нәтиҗә ясау аздыр. Актаныш җире яхшы сыйфатлы икмәк үстерә торган җир ул. Казык төртсәң, агач үсеп чыгарлык туфракта икмәк игәбез. Шуңа да, кызыл яки комсу җирләрдә икмәк үстергән республикабызның башка төбәкләре белән чагышырга да, алган уңыш белән генә тынычланырга да тиеш түгел без. Билгеле, һава шартларының көйсез булуы чәчүлекләрне саклап калуда, ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу, терлек азыгын тиешле күләмдә җыеп калуда шактый кыенлыклар тудырды. Тик шул шартларда да 149 мең тоннадан артык ашлык суктырып алуга ирештек. Игенчелектә генә түгел, хуҗалыкларның төп таянычы булган терлекчелек тармагында да алгарышларыбыз шактый. Бу, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, сезнең фидакарь хезмәтегез. Без дә инде үз чиратыбызда агросәнәгать комплексында хезмәт куйганнарның ихтыяҗларын алга куеп, тиешенчә эшне оештырырга, социаль яктан яклауны тәэмин итәргә тырышабыз һәм тырышачакбыз. Бүгенге көндә шушы тармакта хезмәт куйганнарны, лаеклы ялдагы ветераннарыбызны чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә фидакарь хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм, үз-үзегезне аямыйча, көнне төнгә ялгап эшләвегез өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сезгә чын күңелдән игелекле хезмәтегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек телим, гаиләгездә иминлек, тынычлык, муллык булсын!
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов та авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт куйганнарны тәбрикләп, җирлегебез яшәешендә аларның тоткан урыннарын билгеләп:
- Киләчәктә дә шундый мул уңышларыбыз белән сөенеп, районыбыз, республика халкын сөендереп, матур итеп бердәм булып яшәргә һәм хезмәт итәргә язсын. Бик күп кенә борчулы көннәре белән тарихка кереп калган елны төгәлләп киләбез. Сезнең фидакарь хезмәтегез белән без яшәешебезне, акча керемен саклап калу гына түгел, узган елларга караганда аны тагы да югарырак баскычка куярга ирештек. Көнне төнгә ялгап хезмәт куйган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында башымны иеп рәхмәт әйтәм. Сез - авылны яшәтүче, сез - авылны үстерүче, сез бар икән - гаилә, балалар бар. Сез авылны, милләтебезне саклауга үзегезнең саллы гына өлешегезне кертәсез. Бәйрәм белән барыгызны да, исәнлек-саулык бирсен Ходай! - дип ассызыклады.
Уңыш бәйрәменең кунагы, Чаллы шәһәре башлыгының урынбасары Искәндәр Галимов район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен шәһәр мэры Наил Мәһдиев, аның халкы исеменнән тәбрикләп, күптән түгел Чаллыда узган ярминкәдә катнашкан райондашларыбызга, гомумән, район халкына ихлас рәхмәтләрен җиткерде:
- Сезнең эш нәтиҗәләре горурланырлык, республикада да алдынгылар рәтендә. Сезгә киләчәктә дә исән-имин хезмәт куеп, тагын да югарырак үрләргә ирешүегезне телим. Чаллы шәһәрендәге ярминкәләрне һәр елны да актанышлылар башлап җибәрә. Шушы күркәм традицияләрне саклап килгән эшмәкәрләргә, фермерларга, Фаил Мисбахович сезгә, тагын бер зур рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Бәйрәм белән сезне! - дип ихластан тәбрикләп, ярминкәдә катнашкан фермерларны, аерым оешмаларны шәһәр мэрының Рәхмәт хатлары белән хөрмәтләде.
Җыр-моң белән үрелеп барган тантанадан бар да канәгать булып кайтып киткәндер.. Авыл хуҗалыгы ветераннары да, әле кичә генә хезмәт юлына аяк баскан яшьләр дә, озак еллар хуҗалыкта хезмәт куйган игенче-терлекчеләр дә ихлас хөрмәтләүгә лаек булдылар. Бәйрәм ахырында исә бар халык рәхәтләнеп Салават Фәтхетдиновның концерт-тамашасын хозур кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев