Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хәния Фәрхи гомере буе ашыгып яшәде...

Камал театры бу кадәр халыкны соңгы тапкыр кайчан кабул итте икән? Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи белән хушлашырга килгән кешеләрнең күңелендә иң беренче әнә шул сорау тугандыр, мөгаен. Халык театр фойесына сыеша алмады, театр каршындагы мәйдан, урам хушлашырга килгән рәхмәтле тамашачы белән тулды. Мөгаен, оештыручылар, Мәдәният министрлыгы бу кадәр кеше...

Камал театры бу кадәр халыкны соңгы тапкыр кайчан кабул итте икән? Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи белән хушлашырга килгән кешеләрнең күңелендә иң беренче әнә шул сорау тугандыр, мөгаен. Халык театр фойесына сыеша алмады, театр каршындагы мәйдан, урам хушлашырга килгән рәхмәтле тамашачы белән тулды. Мөгаен, оештыручылар, Мәдәният министрлыгы бу кадәр кеше килер дип уйламагандыр. Юкса җырчының җәсәден сәхнәгә үк урнаштырырлар иде.
Чыннан да, утыз градус эсседә халык театрга агылыр дип уйламаганнар икән. Министрның хушлашу урамда оештырыла дигән сүзләре дә бу очракта тынычландыра алмады. Чөнки хезмәттәшләре, курсташларының күбесенә якын килеп бәхилләшү мөмкинлеге, кызганычка каршы, тәтемәде. Соңрак телевидение операторлары кадрларны профессиональ аппаратка түгел, телефонга төшерүләрен әйттеләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм хөкүмәт җитәкчеләренең хушлашу сүзен мәдәният министры Айрат Сибагатуллин укыды.
Хушлашу чарасына Башкортстан мәдәният министры урынбасары Рәис Алтынбаев та килгән иде. Ул Башкортстанда да җыр¬чы¬ның яраткан тамашачысы булуын, аларның да хушлашырга килүләре турында сөйләде һәм Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның хатын укыды. Хәния Фәрхи гомере буе ашыгып яшәде. Аның янә¬шәсендә гел ыгы-зыгы булды, диделәр аның турында хез¬мәттәшләре. Әллә сизенеп, ул хәтта шагыйрь, депутат, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевтән "китәм" сүзе кер¬гән җыр язуын да үтенгән. "Мин һәрвакыт кайтам дигән җырлар башкарам, китәм дигәнен дә җыр¬лыйсым килә", - дигән ул. Разил Вәлиев, ул бит бик моңсу, ямансу җыр була, дип каршы чыгарга да тырышкан. Ләкин Фәрхи үз сүзендә нык торган. Разил абый ул җырның бер куплетын гына язып куйганын әйтте һәм халыкка укып та күрсәтте:"Мин китәм мәңгелек иленә, хушыгыз, урманнар, кырларым.Мин китәм язмышым артыннан, калдырып, иң газиз моңнарым.Мин китәм мәңгелек иленә, бәхетле булсыннар җырларым".
Хәния Фәрхинең соңгы концерты 30 майда, 57 яше тулган көнне Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә булган икән. Кадим Нуруллин әнә шул концертны искә алды һәм бу аяныч хәбәрне Мәр¬җани мәчетендә Әлфия Авзалованың кырыгын үткәргән көнне алулары турында хәбәр итте. Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия үзенә бик авыр булуын яшермәде. "Әни бит аны дәвамчысы дип кабул итә иде, кем уйлаган гомер чырасы шулай тиз янып бетәр дип. Әни аны хөрмәт итте, мин дус буларак яраттым. Без аның белән театр училищесында бергә укыдык", - диде ул. Хәния Фәрхинең кызы Алия Гәрәева халыкның күңелен беренче мизгел¬ләреннән үк яулап алды. Чын татарча, әнисенеке кебек ихлас иде аның сүзләре:
- Барыгызга да әнине соңгы юлга озатырга килүегез өчен чын күңелдән рәхмәт. Чөнки ул гомеренең күп өлешен сезнең белән, яраткан тамашачысы белән булды. Әни, мине бер яшьлек чагымда ук әби янында калдырып, гастрольләргә китә иде. Бик сагына идем мин аны. Ул безне сабыр булырга өйрәтте, үзе дә сабыр иде. Менә ул тагын гастрольгә китте. Бу юлы мәң¬гегә...Филүс Каһиров, Фирдүс Тямаев, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм башка бик күп җырчылар: "Хәния, без сине бик яратабыз", - диделәр. Һәм бу ихлас иде.
Ул үзенә образ уйлап чыгарып, шул образга тәңгәл килергә тырышмады. Ничек бар, шулай иде. Эстраданың коточкыч җир икәнен дә яшермәде. Бер әңгәмәдә: "Җырчының балкып алган чагы биш ел була, аннан сүнә. Без берничә җырчы гына агымда әле",- дигән. Инде ул җырчылар арасында да бушлык барлыкка килде.Хәния Фәрхидән соң тагын бер күренеш калды. Халык, аңа багышлап, шигырь яза башлады. Әнис Шәй¬мәрдәнов, хәтта ирләр дә елый, дип язса, Инзилә Галиуллина, бушлык калдырып китте, дип әйткән. Авторлар болар гына түгел, әлбәттә. Хәния Фәрхи исә, ничек гөлт итеп кабынса, шулай ка¬пылт сүнде дә. Үзе әйткәнчә, яратып, хисләр давылында янып, әмма битарафлыкны урап узып. Урыны оҗмахта булсын.
чыганак: http://vatantat.ru/index.php?pg=1707

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев