Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хәтерле бакча, дәвамлы солых

5 сентябрьдә районыбызда да "Парклар һәм скверлар көннәре" парклар мәдәнияте фестивале истәлекле чараларга бай булды. Районыбызда яңа парк - Хәтер бакчасы ачылу белән дә тарихыбызга кереп калды. Хәтер бакчасы Аскы Актаныш ветераннар йорты шимбә көн иртәдән үк өлкәннәребезнең шатлыклы, дәртле, моңлы һәм аһәңле авазларына күмелде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан...

5 сентябрьдә районыбызда да "Парклар һәм скверлар көннәре" парклар мәдәнияте фестивале истәлекле чараларга бай булды. Районыбызда яңа парк - Хәтер бакчасы ачылу белән дә тарихыбызга кереп калды.
Хәтер бакчасы
Аскы Актаныш ветераннар йорты шимбә көн иртәдән үк өлкәннәребезнең шатлыклы, дәртле, моңлы һәм аһәңле авазларына күмелде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан аларның күптәнге хыялы, теләкләрен искә алып, Хәтер бакчасы буларак чынга ашты. Паркны ачуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова катнашты.
- Парклар һәм скверлар елында быел Актанышта Җиңү паркы реконструкцияләнде, авыл җирлекләрендә Җиңүнең 70 еллыгына 14 яңа һәйкәл ачылды. Бүген Хәтер бакчасын ачабыз. Шушы көннәрдә дамба буенда яңа парк -сквер ачу планлаштырыла. Актаныштагы Җиңү, Ленин, Мәдәният һәм сәнгать парклары - халкыбызның яраткан урыннары. Парклар һәм скверлар көне белән ихлас күңелдән котлыйм, гаиләләргә тынычлык, иминлек, һәркайсыгызга сәламәтлек телим, - диде.
Район ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев Хәтер паркын ачуда ярдәмче булган җитәкчеләргә, райондашларыбызга рәхмәтен белдерде.
- Ветераннарның тәкъдимен күтәреп алып, хуплап, эш барышы, һәрчак өлкәннәр тормышы белән кызыксынып торучы район башлыгы Фаил Камаевка, ветераннар оешмасы белән озак еллар җитәкчелек иткән Мирсәлим Сәетовка, урынбасары булып эшләгән Лира Хафизовага, "Гәрәбә" ансамблендә йөрүче өлкәннәребезгә, Актаныш авыл җирлеге башлыгы Мөнир Әмирхановка, "Коммунсервис" җәмгыяте җитәкчесе Римма Кустовага, киңәшләре, хезмәте белән ярдәм итүче һәр кешегә рәхмәтлебез. Уртак хезмәт, тырышлык нәтиҗәсендә барлыкка килгән парк булды бу безнең өчен, - диде ул.
Районның мактаулы гражданы Мирсәлим Сәетов:
- Хәтер паркы - безнең өчен тарихи истәлекле урын. Электән Актанышның үзәк мәйданы иде ул. Шушында укучыларны пионерга, комсомолга алдылар. Пионерлар йорты да чараларны шушында үткәрде. Ял кичәләре, хәрби хезмәткә озату да шушында булды. Рим Мостафин да "Ак фильм" киноларын биредә төшерә башлады.
Районда "Сугыш чоры балалары" координацион советының җаваплы сәркатибе Юлия Әхтәмова, сәхнә ветераны Роза Сергеева да әлеге фикерне куәтләде, Хәтер паркы ачылу өлкәннәребезне, тарихны хөрмәтләү, диделәр.
Кадерле хөрмәт
Җиңү паркына килүче өлкәннәр, яшьләр - һәр кеше өчен шәхси экскурсия, тарихи мәгълүматлар алу мөмкинлеге тудырылган иде ул көнне. Актанышның 2 нче мәктәбе укучылары, укытучылары хәрби техника, төрле сугышларда яуда ятып калган яугирләр, тыл хезмәте турында җентекле мәгълүматлар бирделәр, Парк һәм скверлар елының логотибы төшерелгән календарьлар тараттылар. Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре "Сәламәтлек сәгате", дусларча шахмат ярышы, фотокүргәзмә, "Без бергә" күңелле эстафета оештырды. Балалар иҗат үзәге коллективы да кул эшләреннән, парк һәм скверларны чагылдыручы картиналардан күргәзмә эшләгән иде.
Ленин паркында "Президент белән бергә" хәрәкәте, "Яшел планета" флешмобы, "Без чиста планета өчен" акциясендә катнашучы, төрле музыка коралларында уйнаучы сәләтле балалар белән район башлыгы Фаил Камаев аралашты, алар белән селфи төште.
Солых
Мәдәният паркына керү юлында мәдәният хезмәткәрләре, иң элек, районның 305 еллыгын, район оешуга 85 ел икәнлеген искәртеп, биш елга бер имзалап ныгытылучы солыхка район башлыгының имзасын куйдырдылар. Солых нигезендә зыялылык, ата-баба рухына, тарихи хәтергә тугрылык ята.
Мәдәният паркында район сәнгатькәрләре милли мирасыбызның колоритын төрле образлар аша гәүдәләндергәннәр иде. "Китаплар патшалыгында", ачык һавада уку залы, "Китап киштәсе", "Йөгерек паровоз", "Җырлы буяу", "Караоке-бар", "Рәфидәкәй, гөлкәем" ретро-бар, "Таһир коймагы", "ХуҗаИнсаннасыртдин", "Мусин шаржлары" кебек мәдәни утраучыклар паркка килгән халыкны таң калдырды. Төрле әкият геройлары булып киенгән мәдәният хезмәткәрләре, Әби һәм Бабай, сәнгать мәктәбе укучыларының иҗади эшләре һәммәбезне җәлеп итте.
Сәнгать мәктәбе укучылары эшләгән сувенирларны Фаил Мисбах улы карап, Актанышның бренд сувенирын эшләү бүгенге көндә дә актуаль, ачык мәсьәлә, диде.
Бәйрәм тамашада катнашучыларның фикерләре белән дә кызыксындык.
Энҗе Сибгатуллина, Киров авылы китапханәчесе:
- Парклар һәм скверлар елы уңаеннан авылыбызда да Җиңү паркы яңартылды. Тирә-ягына чәчәкләр утыртылды. Парктан кеше өзелми. Бүген "Дуслык" бию төркеме белән Актанышка килдек, халык та безгә кушылып биеде.
Актанышның 1 нче мәктәбенең IX сыйныф, сәнгать мәктәбенең IV сыйныф укучысы Зәйнәп Хәйретдинова:
- Табигатьтә картинаны беренче тапкыр ясавым. Үземә дә бик кызык, рәсемемне карап, киңәшләр биреп, уңышлар теләп китәләр.
Зөһрә Митрофанова, Актаныш авылы:
- Бик күңелле, күркәм бәйрәм. Оештыручыларга рәхмәт. Шәһәрләргә барабыз, күрәбез. Казанның Бауман урамында һәр көнне шундый чаралар үткәрелә. Актаныш та шәһәрдән ким түгел, көннән-көн матурлана. Шушы матурлыкны саклап яшик. Киләчәктә дә мондый бәйрәмнәр кабатланып торсын. Халык күңелле, шат яшәсен, илләр тыныч, дөньялар имин булсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев