Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа Әлемнең «Серле дөнья» Халык курчак театры авыл балаларына табигатьне саклау турында спектакль күрсәтте

Яңа Әлем балалар бакчасына кунакка «Серле дөнья» курчак театры артистлары килгән. Бу хакта безгә балалар бакчасы мөдире Сәрвәрова Гүзәл Рифак кызы хәбәр итте.

Бакчабызда кунакта авылыбызның Халык театры исемен алган "Серле дөнья" курчак театры артистлары булды. Алар безгә бүгенге көндә барлык җиһанны борчыган табигатьнең байлыклары югалу, аны саклау кирәклеге темасын яктыртып "Табигать балалары" театрын тәкъдим иттеләр.

Тамашадан соң театрның режиссеры Ләйсән Мөхәметдинова алып барган әңгәмәдә безнең бакча балалары бик җанлы катнаштылар, туган ягыбызның табигатен сакларга, аның байлыкларын арттырырга кирәклеге хакында сөйләделәр.

Үзебезнең бакчада йөреп, әлеге театрның чын артистларына әверелгән Мансур, Румия, Алинә, Айнурларыбызга сөенеп утырсак, Актаныш кызы Ләйләнең оста итеп үз ролен башкаруына таң калдык.

Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре - әлеге театрның зур артистлары Әлфия Әгъләмова, Дилбәр Хуҗиналарга, мәдәният йорты директоры Данил Филүс улы Әгъләмовка чиксез рәхмәтләребезне җиткереп, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев