Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иҗатын туган ягында зурладылар

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы-шагыйрә, журналист Фәйрүзә Мөслимованың иҗат кичәсе район мәдәният йортында 14 ноябрьдә, изге җомга көнендә булды. Якташыбызны котларга Казаннан иҗатташ дуслары, әдәбият сөюче актанышлылар, авылдашлары һәм мәктәп укучылары җыелды. Фәйрүзә Мөслимова Иске Балтач авылында туып үскән. Иске Кормаш авыл җирлегеннән килеп...

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы-шагыйрә, журналист Фәйрүзә Мөслимованың иҗат кичәсе район мәдәният йортында 14 ноябрьдә, изге җомга көнендә булды. Якташыбызны котларга Казаннан иҗатташ дуслары, әдәбият сөюче актанышлылар, авылдашлары һәм мәктәп укучылары җыелды.
Фәйрүзә Мөслимова Иске Балтач авылында туып үскән. Иске Кормаш авыл җирлегеннән килеп котлаучылар сәхнәгә беренче булып күтәрелделәр. Алар шагыйрәнең туган ягына кайткан саен, авылдашлары, мәктәп укучылары белән күңелле очрашулар уздырылуын горурланып сөйләделәр, күренекле якташларының иҗат чишмәсенең беркайчан да саекмавын теләделәр.
Кайберәүләр бәлки белеп тә бетермидер, популяр җырлар авторы Ринат Мөслимов белән бертуганнар алар. Кечкенәдән иҗат белән кызыксынган кыз Иске Балтач, Иске Кормашта укыганнан соң, Актанышта урта мәктәпне тәмамлауга, Казан дәүләт университетына юл тота, журналистика бүлеген тәмамлый. Башта "Яшь ленинчы" (хәзерге "Сабантуй") газетасында эшли башлый. Ә 33 ел гомере "Ялкын" журналы белән бәйле. 1993 елдан ул - Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы. Дистәгә якын китабы басылып чыккан.
Якташыбызга карата зур хөрмәт күрсәтеп, ерак араларны якынайтып, Актанышыбызга башкаладан килгән Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Рафис Корбанны сәхнәгә дәштеләр.
- Бүген Актанышта зур бәйрәм - әдәбият бәйрәме, - дип башлады ул үзенең тәбрикләвен. - Актаныш ягы - әдәбиятка-сәнгатькә бик күп талантлар, шәхесләр биргән төбәк. Язучылар берлегендә әгъза булып торучы 330 әдипнең 25е - Актаныштан. Иҗаты дәвам итсен, каләме тутыкмасын, Фәйрүзә Мөслимованың без әле тагын бик күп матур-матур шигырьләрен, җырларын көтеп калабыз.
Язучылар берлеге җитәкчесенең бүләк-күчтәнәчләре юбилярны гына түгел, башкаларны да сөендергәндер. Ул Актаныш балаларына яңа гына басылып чыккан китаплар бүләк итте.
Гомере буе диярлек балалар-яшүсмерләр матбугатында хезмәт куйган каләм иясе Фәйрүзә Мөслимованың иҗатының зур өлеше, мөгаен, балаларга багышлангандыр. Ул - аларның дусты, сердәшчесе, киңәшчесе. Аның яшь буын өчен язылган әсәрләрен Актаныш укучылары сәнгати осталыкта башкардылар.
Каләм тибрәтүе мәктәп яшеннән үк башланып, тәүге язмалары, шигырьләре район газетасында дөнья күрә. Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов, газетаның җаваплы сәркатибе Рәмзия Зәкиева, газета каршында эшләп килүче "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгъзалары юбилярны тәбрикләп, изге теләкләрен шигъри хисләргә төреп җиткерделәр.
Районның мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән оештырылган бәйрәм чарасында шагыйрәнең шигырьләренә язылган җырлар да шактый башкарылды.
Кешене бер казанда кайнап, көн саен күрешеп, бер максат, бер эш өчен янып йөргән хезмәттәшләреннән дә яхшырак белүче бармы икән? Бигрәк тә яшьләр күңеленә ул нинди юл тапты икән? Аның хезмәттәшләре дә Актаныш сәхнәсенә аяк басты бу көнне.
"Ялкын" журналының баш мөхәррире, шагыйрә, тәрҗемәче Йолдыз Миңнуллина:
- "Эзләмәгез мине шигырьләрдән, шигырьләрдә генә түгел мин..." дип язган Фәйрүзә Мөслимова бер шигырендә. Әйе, Фәйрүзә апа - безне журналистикага, тормыш тәҗрибәсенә өйрәткән кеше. Аның безнең белән бер коллективта эшләвебезгә бик шатбыз, тагын бик еллар шулай бергә эшләргә язсын.
Журналист, язучы, шагыйрь Линар Закиров:
- Актаныш кешеләренең шәп кеше икәнлекләрен белә идем инде. Фәйрүзә апа белән иңне-иңгә куеп эшли башлагач, шәп кенә түгел, бик шәп кешеләр булуын да аңладым.
Ә студент чагыннан дуслашып, туганлашып беткән яшьтәшләре исә ничек итеп, җитәкләшеп, иҗат дәрьясына йөзеп керүләрен, бер-берсен канатландырып яшәүләрен түкми-чәчми үзләре сөйләделәр. Алар - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 40 елга якын "Ялкын" журналында хезмәт куеп, бүген "Сөембикә" журналында эшләүче Эльмира Закирова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, мөгаллимә Эльмира Шәрифуллина (икесе дә - Актанышныкылар), "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире, публицист, хикәяләр остасы Гөлзада Бәйрәмова. Аларның чыгышларын залдагылар йотлыгып тыңладылар. Татарстанның атказанган артисты Фәрит Мирзануров үзенең җырын бүләк итте.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова чыгышын иң әүвәл залда утыручы яшь буынга адреслады:
- Үзебезнең районнан чыккан танылган шәхесләрне белеп, аларның иҗатлары белән танышып үссеннәр, дип, мәдәни чараларга мәктәп укучыларын җәлеп итәргә тырышабыз. Фәйрүзә апа да кайчандыр сезнең кебек кечкенә булган, беренче тапкыр каләм тибрәткән, ә бүген инде танылган шәхес буларак, аның үзен, иҗатын зурлыйбыз.
Ул район башлыгының Рәхмәт хатын юбилярга тапшырды.
Бәйрәм ахырында Фәйрүзә Мөслимова сүз алды. Башта балаларга атап язган шигырьләрен укыды. Аннары фәлсәфи уйларын, тормышының мәгънәсен чагылдырган "Ярлыка" дигән шигыре белән сүзен тәмамлады:
"...Ашыктым, абындым, егылдым,
Кулларын сузмады беркем дә...
Ниһаять, мәңгелек сөюгә
Күзләрем ачылды.
Я Раббым,
Аһ, озак сынадың син мине.
Ташлама, ярлыка, я Раббым!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев