Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Язмабызга әйләнеп кайтып: Балалар сәнгать мәктәбенең эмблемасы яңадан туды

2023 ел- Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы иде. Нәкъ тә шушы елда мәдәниятебезгә игътибар тагы да артты. Актаныш районы республикада «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсында мактаулы I урынга лаек булды. Районыбызда мәдәният юнәлешен үстерүгә саллы өлеш кертүче Балалар сәнгать мәктәбе әлеге истәлекле елда үзләренең эмблемасын булдырды. Авторы- балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге остазы Айрат Сәрвәров. Эмблеманы укучылар игътибарына чыгаргач, бик күп фикер- тәкъдимнәр кабул иттек. Хәзер исә балалар сәнгать мәктәбенең яңа эмблемасы тагы да матур, камил. Афәрин, Айрат Изил улы!

Айрат Изил улы бик күп балаларыбызны сынлы сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгән күренекле укытучы, рәссам. Педагогның хезмәте укучыларының сайлаган хезмәт юлында да чагыла. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында рәссамнар, архитекторлар шактый. 

Яшь рәссам Раушания Гыймазова исеменнән дәү әнисе Зөһрә Митрофанова остазга багышлап шигырь дә иҗат иткән.

Рәсем ясау һөнәренә

Өйрәтте Айрат абый. 

Белем алырга килгәндә

булганбыз әле сабый.

 

Уятты бездә мәхәббәт, 

Бу һөнәргә карата.

Һәрберебез бик тә теләп

Бу хезмәтне ярата.

 

Үзләштергәч, күпләребез,

Шушы һөнәрне сайлап, 

Өйрәтәбез балаларны, 

Сезнең кебек бик җайлап.

 

Рәхмәтебез, сезгә, абый.

Безгә түзем булганга.

Сәнгать серләрен тирәнтен

Төшендерә алганга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев