Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җиде нурның балкышы

Актанышлар сүзләрендә торды. Быел кабат Казан тамашачысы алдында имтихан тотты. Ике елга бер тапкыр башкалада яшәүче якташларына туган җир сәламен җиткерергә сүз биргән иде алар. Менә инде ничә еллардан бирле бу матур гадәттән баш тартканнары юк. Филармония бинасына керә-керешкә Актаныш җир­легендә җитештерелгән тәм-томнар, кул эшләнмәләре бе­лән сату итү оештырылган. Ту­ган...

Актанышлар сүзләрендә торды. Быел кабат Казан тамашачысы алдында имтихан тотты. Ике елга бер тапкыр башкалада яшәүче якташларына туган җир сәламен җиткерергә сүз биргән иде алар. Менә инде ничә еллардан бирле бу матур гадәттән баш тартканнары юк.

Филармония бинасына керә-керешкә Актаныш җир­легендә җитештерелгән тәм-томнар, кул эшләнмәләре бе­лән сату итү оештырылган. Ту­ган җирдә пешкән ипи тәмлерәк дип, килүчеләр икмәкне күкрәкләренә кыс­ты, үзебезнең як сөтенә җи­тәме соң дип, Актаныш­тан кадәр килгән сөтне, болыннарда үскән үләннәрне өйгә кайткач тәмләп чәй эчү өчен сумкаларына салып куйдылар.

Туган авылларына кайтып килгәндәй дулкынландыргыч хисләр кичергән казанлыларны фойеда тагын да үзенчәлекле чара каршылады. Биредә авылларның килеп чыгышына, анда туып үскән шәхесләргә багышланган нәсел шәҗәрәләре күр­гәзмәсе урнаштырылган иде. Һәркем исемлектән үзенең һәм туганнарын эзләде. Актанышлылар җир­ле тарихны барлау максатыннан шәҗәрә бәйгесе оештырган булган. Шул бай мирасны якташларына күрсәтер өчен башкалага алып килгәннәр. Байсар, Яңа Әлем, Гәрәй авылларына нигез салучы кешеләрнең 12-32 буыны билгеле. Кайбер авыллар әлегә күренекле ке­шеләрнең шәҗәрәсен генә барларга өлгергән. Киләчәк­тә бөтен авыл турында архивлардан мәгълүмат тупламакчылар. Бу безнең Казан концерты өчен дип җыелган материал­ларның бер өлеше генә, әлеге эшне киләчәктә дә дә­вам итәчәкбез, ди актанышлылар.

...Хисләр дулкыны көчле иде бу көнне. Һәркем истә­леккә фотога төшәргә ашыкты. Концерт башланыр алдыннан кунакларны район кырларында үскән ашлыктан пешерелгән икмәк һәм чәк­чәк белән сыйладылар.

- Коллективыбыз зур тү­гел, 380 артист белән килдек. Әле тагын шул кадәре Актанышта үпкәләбрәк калды, - дип башлады сүзен Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев. - Бүген без районда тулы канлы тормыш белән яшәп ятабыз. Игенче­ләребез һәм терлек­че­лә­ребез сезгә үзләренең сә­лам­нәрен җиткереп калды. Бү­ген алар кызу эш өстендә. Язгы чәчү эшләренә керештек. Ходай кушып, быел да мул иген уңышы җыеп алырбыз дип ышанабыз.

Актанышта һәркем җыр­лый, бии белә булса кирәк. Бу көнне нәни балалардан алып, өлкәннәргә кадәр сәх­нәне дер селкетте. Концертта катнашкан иң яшь башкаручыга 5 яшь булса, иң өлкәненә 70 яшь иде. Иске Кормаш авылының ветераннар ансамбле җилдәй җитез хәрә­кәт­ләр белән татар биюен башкарды. Яңа Әлем, Киров, Мари Суыксуы авылларында эшләп килүче ан­самбльләр дә күпләрдә сок­лану тудырды. Район үзә­гендә нинди генә төр сән­гать түгәрәкләре эшлә­ми икән! Сәхнәгә бер-бер артлы агым­судай агылып кына тор­ды алар. Чыгыш ясаучы һәркемнең нинди бәй­ге­ләрдә җиңү яулавын экраннан яктыртып бардылар. Концерт "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы белән үрелеп барды.

- Казан сәхнәсендә эчтә­лекле, матур иҗат концерты белән безне сөендер­дегез, - диде Актаныш якташлык җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов. - Актанышлылар җыр­­лый да, бии дә, хезмәт тә итә беләләр. Бүгенге чара шунысы белән дә истәлекле: райондашыбыз, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә бу көннәрдә дәүләт алдындагы ирешкән уңышлары өчен Россиянең Хезмәт Герое исеме бирелде. Легендар җырчыбыз, райондашыбыз Әлфия апабыз Авзалованы да кемнәр генә белми! Андый олпат кешеләр йөз елга бер генә туа. Үзебезнең район, якташларыбыз белән горурланып яшибез. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә аралашырга язсын. Без, читтә яшәүче актанышлылар, сезне яратабыз, - дип, рәхмәт йөзен­нән районга истәлек бүләге тапшырды.

- Искиткеч концерт карадык, - ди Актаныш кияве Радик Ильясов. - Мин күп районнарның эшчәнлеге белән кызыксынып торам. Әмма актанышлылар кебек Казан сәхнәсендә профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясау­чы бер генә район да юк. Үзешчән сәнгатьтән дәү­ләт коллективына әйләнгән "Агыйдел" ансамбле генә дә ни тора! Концертта артык сүз сөйләмичә, сәхнә өзек­леге тудырмыйча, бер номердан икенчесенә күчү шулкадәр итеп үрелгән ки, исебез китеп утырды.

Бу көнне залда Актаныштан чыккан күренекле кешеләрне дә очратырга туры килде. Тамашачылар арасында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, галим, бакчачы Фарсель Зыятдинов, танылган баянчы Кирам Сатиев, җырчылар Газинур Фарукшин, Асаф Вәлиев, "Казан утлары" журналы редакторы, шагыйрь Илфак Ибраһимов һәм башка ке­шеләрне кү­рергә була иде.

Реклама

- Безнең төп максатыбыз - райондашларны туган якка тарту, - ди район­ Башкарма комитеты җитәкччесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвә­ро­ва. - Шәҗәрәләрне бар­лау­ны да юкка башлап җи­бәр­мәдек. Болар барысы да нәселебезне, үткәнебез­не белү, киләчәк буынга бай мирас калдыру максатыннан эшләнә. Бу бәйрәмне "Җиде тараф - җиде нур" дип исемләгәнбез икән, юкка түгел. Район гербында җиде нур сурәтләнгән. Шушы җиде нурның район тормышында нинди зур роль уйнавын бу чарада ачып бирергә тырыштык.

ЧАРАДАН ФОТОЛАР: Актанышлылар Казан тамашачысын шаккаттырды

Казан Актаныш районы җирлекләренең шәҗәрәләр күргәзмәсе белән танышты

Казандагы якташларга - Актаныш чәкчәге

чыганак: http://www.vatantat.ru/index.php?pg=973

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев