Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Игътибар: бәйге

2014 ел - Россия һәм Татарстан Республикасында Мәдәният елы булу уңаеннан, Актаныш балалар китапханәсе китап укучы балалар арасында түбәндәге бәйгеләр игълан итә. 1. "Минем нәсел - талантлы нәсел" - нәселдәге талантлы туганнар турында инша язу. Конкурста 7 яшьтән 14 яшькәчә балалар катнаша ала. Җиңүче урыннар 7-10, 10-12, 12-14 яшьлекләр арасында...

2014 ел - Россия һәм Татарстан Республикасында Мәдәният елы булу уңаеннан, Актаныш балалар китапханәсе китап укучы балалар арасында түбәндәге бәйгеләр игълан итә.
1. "Минем нәсел - талантлы нәсел" - нәселдәге талантлы туганнар турында инша язу. Конкурста 7 яшьтән 14 яшькәчә балалар катнаша ала.
Җиңүче урыннар 7-10, 10-12, 12-14 яшьлекләр арасында аерым чыгарылачак. Эшләр 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
2. "Шаян караш" - иң кызыклы һәм иң уңышлы фотога конкурс.
Соңыннан кабул ителгән эшләрдән фотокүргәзмә оештырылачак.
Бәйгедә 7 яшьтән 14 яшькәчә балалар катнаша ала. Җиңүче урыннар 7-10, 10-12, 12-14 яшьлекләр арасында аерым чыгарылачак. Эшләр 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.
3. "Талантлар иле" - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында иҗади бәйге.
Һәр төр иҗат аерым билгеләп үтеләчәк. Эшләр 1 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев