Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илчебай кызы Кыргызстан опера сәнгатенә нигез салган

Районыбызның Илчебай авылы кызы Мөнҗия Мөхәммәтзакир кызы Еркимбаева (Солтанова) - Кыргызстан опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе булган танылган опера җырчысы. Быел Мөнҗия ханымның тууына 100 ел тула. Берничә ай элек Төркиянең Әнкара шәһәрендә урнашкан "İdilya" татар ашлары рестораны хуҗабикәсе Лилия ханым Сабир сәнгать, мәдәният, тарих турында сөйләшүләргә чакырды. Төп кунаклар...

Районыбызның Илчебай авылы кызы Мөнҗия Мөхәммәтзакир кызы Еркимбаева (Солтанова) - Кыргызстан опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе булган танылган опера җырчысы. Быел Мөнҗия ханымның тууына 100 ел тула.
Берничә ай элек Төркиянең Әнкара шәһәрендә урнашкан "İdilya" татар ашлары рестораны хуҗабикәсе Лилия ханым Сабир сәнгать, мәдәният, тарих турында сөйләшүләргә чакырды. Төп кунаклар буларак, СССРның һәм Кыргызстанның халык артисты, балерина Айсулу Токомбаева һәм аның бертуганы, Кыргызстанның атказанган сәнгатьчесе Гөлмира Токомбаева катнашуы хакында җиткерде, әлеге сәнгатькәрләрнең әниләре Актаныштан булуын да әйтте. Якташым турында эзләнеп, мин танылган шәхесләргә багышланган китаплар актардым, әмма Мөнҗия Еркимбаева (Солтанова) хакында мәгълүмат күрмәдем.
Очрашуда Айсылу ханым әнисе турында хатирәләрне бик теләп уртаклашты: "Әнием үзенең бала-чагына күңеле белән кайта иде дә моңланып җырлый иде. Авыл янындагы тау башына менеп, Агыйделгә карап җырлауларын сагынып сөйли иде. "Без - болгарлар", - дип, тарихны да аңлатып, авырлыклар алдында бирешмәскә өйрәтеп үстерде. Иң беренче чиратта кешенең рухы көчле булырга тиеш, дия иде. Ә аның рухы бик нык булды. Ул беркайчан да әтисенең "халык дошманы" булуын танымады. Совет елларында да: "Мин -мулла кызы", - диде. Әтисен соңгы мәртәбә күргән кеше дә минем әни булган... Без, 60 нчы елларда, әни белән Илчебайга кайттык. Әмма ул вакытта аларның өе юк иде инде. Ә авыл кешеләре исемнәре теркәлгән кенәгәдә әтисе турында язылган битләр ертылган булып чыкты..."
Мөнҗия ханым Татарстанның Актаныш районы Илчебай авылында 1918 елда туган. Ул - 1927 елда репрессиягә эләгеп хәбәрсез югалган Мөхәммәтзакир мулланың кызы ("Актанышым - ак илем" китабында Илчебай тарихына багышланган язмада Закир хәзрәтнең имам-хатыйб булып торуы искә алына. Менә шул мулла Мөнҗиянең әтисе булырга да мөмкин). Әниләре бик яшьли авырып бакыйлыкка күчә. Әтиләре "халык дошманы" дип гаепләнеп, хәбәрсез югалгач, алты бала урамда кала.
Язмыш аларны төрле якка чәчә, төрлечә сыный. Шуңа да карамастан, авырлыкларга бирешми яшиләр. Мөнҗия дә нык рухын һәм күңел яктылыгын беркайчан җуймаган. Репрессия сәясәте аның тормыш капкасын ике тапкыр каерып ташлый. Беренчесендә тугыз яшендә - туган җирендә "халык дошманы баласы" исемен күтәреп урамда кала. Мескен кызны күршеләре Казанга алып китә. Шунда Хәдичә исемле гарип апа ятим кызны асрамага ала. Яшүсмер чагы шул апаны тәрбия кылып Казанда үтә. "Спартак" аяк киеме фабрикасында эшли, мәктәптә укый. Ә бер конкурста катнашып җырлаган кызны танылган татар композиторы Нәҗип Җиһанов күреп ала һәм җыр-музыка өлкәсенә фатиха бирә. Әмма бу вакытта яшүсмерлектән чыгып барган Мөнҗияне Кыргызстандагы бертуган апасы таба һәм үз янына алдыра.
Монда да аны рәхәт тормыш көтеп тормаган. Кыргызстанда кабат репрессия корбанына әверелә - беренче ирен кулга алгач "халык дошманы хатыны" дип, бәгыренә төшәләр, урамга аталар... Шундый сынаулар күреп тә тормыш көтәргә, якты йолдыз булып кабынырга көч таба ул. Үзе генә зур сәхнәләр яуламый, өч якты йолдыз да кабыза. Өч кызы - Офилия, Айсылу, Гөлмира халык артисты, атказанган сәнгатьче дигән мәртәбәләргә ирешкән сәнгать белгечләре.
Кыргыз операсына нигез салучыларның берсе буларак тарихка кергән, сугыш елларында фронт юлларын татар, кыргыз һәм башка телләрдәге җырлар башкарып узган Мөнҗия ханым гомере буе туган җирен юксынып, татарлыгына тугрылык саклап яшәгән шәхес. Туксанынчы елларда аның "Татар маршы"н язуы, Кыргызстанда татар хорын оештырып җибәрүе мәгълүм. Дөнья күләмендә танылу алган, соңгы 20 елда Төркиядә яшәгән балерина Айсылу ханым: "Әнием - туган җирендә, туган илендә танылырга лаеклы зур шәхес. Ул гомер буе туган авылын сагынып яшәде. Беркайчан да үзенең Илчебай кызы икәнен онытмады, безгә дә туган җиренә карата мәхәббәт тәрбияләде. Туган җирендә, әти-әнисеннән бала чагында алып калган тәрбия белән гомер итте, балачакта ишеткән җырлар белән күңелен юатты... Әнием зур сериаллар төшерерлек, китаплар язарлык сынаулардан гына торган тормыш юлын узган кеше", - диде.
Әлбәттә, бер язмада гына Мөнҗия ханым хакында барысын җиткереп бетерү мөмкин түгел. Быел танылган опера җырчысының тууына 100 ел тула. Шушы түгәрәк дата уңаеннан, милләттәшебезне танытуга бер адым ясау ниятеннән "Мөнҗия" исемле хикәямне яза башладым. Хикәянең башлангыч өлеше озакламый "Идел" журналында чыгар дип көтелә. Әдәби күзаллаулар өстәлсә дә, нигездә ул, җиденче дистәсен ваклаган Айсылу ханым сөйләгәннәргә таянып языла.
Бәлки, бүген дә Илчебай авылында әлеге нәселне белүчеләр бардыр, бәлки ниндидер мәгълүматлар сакланадыр... Өстәмә мәгълүматлар Мөнҗия ханым тормышына багышланган хикәяне тагын да җентекләп-аңлап язу өчен дә, хаталар җибәрмәс өчен дә ярдәм булыр иде (аларны aizi@list.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин).
Ятимлек ачысын татып, җәбер-золым күреп үскән, нинди генә авыр хәлдә калса да сынатмаган, зур уңышларга ирешкән якташыбызның тууына 100 ел тулганда якты исемен туган җиренә кайтару-таныту рухына бер дога булып ирешсен.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев