Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илгә көч-дәрт, иман иңеп торыр, Өлкән затлар ихлас елмайса

Илгә көч-дәрт, иман иңеп торыр, Өлкән затлар ихлас елмайса. Картаям дип, һич тә борчылмаек, Безнең гомер байлык, ләбаса. Җәмәгать башлангычындагы Актаныш районы ветераннар советы 2012 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан оештырылган "Милләтара һәм конфессиональ мөнәсәбәтләрне ныгыту, мәдәният һәм сәнгать" конкурсында катнашып, 100 000 сум грант отты. Шул уңайдан район...

Илгә көч-дәрт, иман иңеп торыр,
Өлкән затлар ихлас елмайса.
Картаям дип, һич тә борчылмаек,
Безнең гомер байлык, ләбаса.
Җәмәгать башлангычындагы Актаныш районы ветераннар советы 2012 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан оештырылган "Милләтара һәм конфессиональ мөнәсәбәтләрне ныгыту, мәдәният һәм сәнгать" конкурсында катнашып, 100 000 сум грант отты.
Шул уңайдан район ветераннар оешмасында булып, уңышлары белән котлап, хәл-әхвәлләрен белешеп кайттык. Сөенгәннәр, шатланганнар. Грант акчасына ветераннар советы каршында эшләп килүче "Гәрәбә" клубы әгъзаларына сәхнә киемнәре тектерергә планлаштырганнар. Быел республикада беренче тапкыр үткәрелүче "Балкыш" фестивалендә ветераннарыбыз уңышлы чыгыш ясады. Хатын-кызлар вокаль ансамбле, Робсон Мусин ялгыз җыр белән гала-концертта катнашып, лауреат булдылар.
- "Гәрәбә" клубының сәхнә киемнәре искергәнлектән, район мәдәният йортындагы иң яхшы киемнәрне биреп тордылар, Энгель Нәвап улының ярдәме зур булды. Казанда безне ул киемнәрдән күргәч, бөтенесе сокланды. Каян алдыгыз, Шәймиев ярдәм иткәндер инде сезгә, диделәр. Анысына да сөендек, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты "Гәрәбә" клубының сәнгать җитәкчесе Луиза Исламова. - Баянчыбыз Мирзанур Фәрухшин белән бергәләп эшлибез. Бик таләпчән, үз эшенең остасы. Инструменталь ансамбль белән дә җитәкчелек итә. Хорда да, вокалда да өч тавышка җырлыйбыз. Район смотр концертларында да гел призлы урыннарны алып киләбез. Өлкәннәр безгә бик теләп киләләр, - ди.
Район ветераннар оешмасы президиумының физкультура-масса эшләре буенча комитет җитәкчесе Дилфат Борһанов, гәпләшүебезне дәвам итеп:
-Безнең чорда андый грант отулар булмады. Гади итеп, Социалистик ярышта җиңүче, дип атыйлар, акчалата бүләк бирәләр иде. Һәм бу грант отуны да акчалата бүләк алу дип аңларга кирәк- республика ветераннар оешмасының Актаныш ветераннарының хезмәтләрен күрүе нәтиҗәсе, безгә бирелгән бәя, дип. Соңгы елларда физкультура-масса эшләрен оештыруның системасы булдырылды. Ветераннар спартакиадасы бездә бишенче тапкыр үтсә, узган ел республикада беренче тапкыр булды. Безнекеләр катнашып җиңү яулады. Район үзәгеннән, Киров җирлегеннән, Уразай, Чалманарат, Тат.Суыксу, Богады авылларыннан бик әзерлекле командалар киләләр Актанышта үткәненә. Район үзәге оешмалары аерым команда куя башлады. "Сельхозтехника" ветераннар оешмасы шундыйлардан. Район бәйгесе республикада алдынгы урын алырга ярдәм итә. Узган елгы республика спартакиадасында ветераннарыбыз командасы авыл районнары арасында беренче урынны алды. Алар арасында Мәкасим Миркасыймов, Мөдәрис Ханов, Фәнис Маликов, Әнисә Шәрипова (Актаныш), Вәсилә Мәрданова (Богады) җиңел атлетика буенча республика эстафетасында беренче булдылар. Такталачыктан Рәмзия Әхмәтова йөзү буенча призлы урында.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 18 гыйнвар, 2013 4 (9750) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев