Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илгә - матурлыкны, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!

Татарча җырларның иң матурлары, иң мәгънәлеләре әниләр турында икән. Бүген районыбызның сәнгать осталары зур әзерлек белән районкүләм Әниләр кичәсен уздырды.

              Әниләр- милләт аналары. Тудырган балаларын тамаклары тук, өсләре бөтен булсын өчен генә түгел, акыллы, тәүфикъле, кешелекле, кечелекле, хезмәт сөючән итү дә аларның зур бурычы.

Аллага шөкер, районыбызда инсафлы әниләр яши. Бүген нәкъ менә алар Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда кунак булдылар.

                  Актаныш- җырчылыр, биючеләр төбәге. Бүгенге тамашада һәр чыгыш, һәр концерт номеры тәрбияви эчтәлекле, җентекләп уйланган, җиренә җиткереп эшләнгән. Шуңа күрә ике сәгатькә якын барган тамашаны бер сулышта кабул иттек. Балаларын, ирләрен хәрби операциягә озаткан аналарга рәхмәт һәм мәдхия сүзләре мулдан яңгырады. Әйе, алар бүген ялгыз түгел, без-бергә, бердәм.

              Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Бөек Ватан сугышы елларында да аналарга, тылдагыларга аеруча авыр булганлыгын искә алды. Бүгенге вәзгыять шул чорларга аваздаш.

- Өлешчә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән ир- егетләрнең әниләре алдында баш иям. Без бу егетләрнең һәрберсе белән элемтәдә. Иртән дә, кичен дә аларның исән-сау булуын телибез. Районыбыз мәдәниятле. Бүгенге тантанага без читтән артистлар чакырмадык. Үзебезнең балалар, артистлар көче белән сезне котларга уйладык,- диде район башлыгы. 

                 Ленар Рафак улы  Рәйлә Зариповага "Ана даны" медален тапшырды. Рәйлә Рәис кызы Кыркаентүбә авылында 5 балага гомер биргән үрнәк әниләрнең берсе.
                         Концертта олы йөрәкле батыр аналар, ятимнәрне сыендырган әниләр турында сюжетлар күрсәтелде. Хәрби хәрәкәттәге егетләр үзләре дә видеосәламнәр юллаган иде. Аларның барысы да әниләрне бәйрәм белән котлады. Актаныш халкына хәйрия ярдәмнәре өчен зур рәхмәтләрен әйттеләр. 

Реклама


                         Әни- гаилә учагын дөрләтүче, күңелләргә илһам салучы. Кызлары белән бергә сәхнәдә әниләр турындагы мәңгелек җырларны башкарган Лилия Хөсәенова һәм Сирина Исламовалар үзләре дә райондашларга һәрьяклап өлге.

Концертны алып барган артист егетләребез Нур Хөсәенов, Әлфис Әхмәтшәрипов, Айнур Гыйльманов, мәдәният йорты каршында эшләп килүче ир-егетләр вокаль ансамбле чыгышлары- хатын-кызларны, әниләрне олылау, хөрмәтләүнең ачык чагылышы булды. "Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективының театральләштерелгән концерт номерлары бүген аеруча ихлас йөрәктән кабул ителде. Ә балаларыбызның җырлары, хореографик композицияләре һәрвакыттагыча көчле алкышларга күмелде. 


                  Концерт тәмамлангач та кузгалырга ашыкмады аналар. Тәмле дә, рәхәт тә, күңелле дә, юата да, уйлата да торган тамаша яшәргә дәрт-дәрман, киләчәккә якты өметләр өләште. Мәдәният-сәнгатьнең көче дә шунда бит аның.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев